Авыл мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп  мәктәбенең югары квалификация категорияле  биология укытучысы

Һәркемгә  билгеле: экологик проблемалар – кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология  белән  безнең  һәрберебезнең  язмышы бәйләнгән.Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер-берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без коточкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган гүзәллекне үз кулларыбыз белән бетерәбез. Әгәр дә якын тиз арада сакчыл караш буенча эш алып бармасак, кешелек дөньясы юкка чыгачак.

Экологик тәрбиянең төп максаты – әйләнә-тирәне  яратучы, аңа сакчыл караучы социаль-актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү. Ул түбәндәге мәсьәләләрне үз эченә ала:

  1. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
  2. Табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм системалаштыру.
  3. Экологик белемнәрне пропагандалау.

Табигатьне саклау проблемалары белән балаларыбыз кечкенәдән үк таныша. Әйләнә-тирә дөнья, биология, география дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә моның өчен мөмкинлекләр күп. Табигать кочагында үткәрелгән экскурсияләр үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша. Экскурсияләр агач һәм куакларның экологик хәленә багышлап үткәрелде. Билгеләнгән мәйданда кайсы агачларда каты гөмбә очравы өйрәнелде һәм агачларның санитар хәле турында нәтиҗәләр ясалды. Экскурсияләр вакытында балалар табигать белән турыдан-туры аралаша, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар; сакланырга тиешле тереклек ияләрен барлыйлар, экологик һәм фенологик күзәтүләр алып баралар, гербарийлар төзиләр. Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, табигатькә, тереклек ияләренә аңлы сакчыл караш, кешелеклелек, киң  күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагереның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Республикабыз табигатьне саклау чараларын акча белән тулысынча тәэмин итә алмый. Шуны истә тотып, укучыларыбыз мәктәп, авыл тирәләренә агачлар утырталар, кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясап эләләр, урманнарны чистартып, яшь  агач үсентеләре утыртуда булышалар. Экологик тәрбия укучыларда табигатьнең бер өлеше булган кеше, аның сәламәтлеге турында күзаллауларының аерым системасын булдыра. Шулай ук экологик тәрбия баланың эмоциональ үсешенә йогынты ясый, тере организмнарга теләктәшлек белдерү, гаҗәпләнү, кызгану тойгылары,аларны үзенең кече туганнары итеп тою, әйләнә-тирәлекнең матурлыгын күрү хисләрен үстерә.

Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен төрле мөмкинлекләрдән файдаланабыз. ”Кошлар көне”, “Яшь  натуралист” түгәрәгендә экологик уеннар,”Көзге бал” бәйрәмнәре үткәрәбез,

табигать байлыкларыннан күргәзмәләр, рәсем конкурслары, экскусияләр оештырабыз, ачык дәресләр үткәрәбез. Әйләнә-тирәне чиста тотуга нигезләнгән авыл, район экологик өмәләрендә бик теләп катнашабыз.

Мәктәбебез укучылары дару үләннәре җыеп тапшыруда да үз өлешләрен кертәләр. Мәктәп яны тәҗрибә участогында дару үләннәре бүлегендә үсемлекләрнең төрләре арта бара. Хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек проблемаларның берсе – кеше сәламәтлеге. Аны дарулар белән түгел, ә дару үләннәре белән ныгыту һәм дәвалауның зарурилыгын укучыларга аңлату – төп мәсьәләләрнең берсе. Үсемлекләрнең кайсын җыярга, нинди өлешләрен өзәргә икәнен укучыларга һәрдаим аңлатып торабыз. Шулай ук агулы үсемлекләр турында да мәгълүматлар бирәбез. Укучылар дару үләннәрен саклау һәм куллану үзлекләре турында биология атналыгында һәм экологик чараларда башкаларны да таныштыралар, презентация ясап күрсәтәләр. Экологик тәрбия бирү турында күп кенә материалларым “Мәгариф” журналында басылып чыкты. Мәсәлән, “Фитонцидлар – безнең тормышта”, “Экологик сукмакны ничек оештырырга?”, “Табигать ярдәм көтә”, “Табигатьне саклау формалары”, “Экологиядән тест биремнәре”, “Экология иле”нә сәяхәт, ”Табигатьне саклау формалары”, “Табигать хөрмәт көтә” һ.б. Шул эшләремнең нәтиҗәсе буларак Экология министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдым. Экологик тәрбия буенча төрле эш алымнары куллану табигатькә икенче төрле күз белән карарга, табигать өчен дә җаваплы икәнебезне аңларга ярдәм итә.

Милләтебез борын-борыннан туган җиргә, туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан. Авыл кешесе өчен табигать – эш урыны, муллык чыганагы, уртак сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе. Һәр сукмак, алан, һәр чишмәнең исеме булу, аларга багышлап җырлар чыгару, истәлекләр саклау, табигать турында кайгыртып, «Экологик сукмаклар» буенча эш алып бару – ул табигать белән килешеп, үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп карау, аны хөрмәт итү һәм аңа карата ярату хисе тәрбияләү.

Һәр ел саен мәктәбебез укучылары агачлар утыртуда зур өлешләрен кертәләр, юл буйларын чүпләрдән арындыралар. Питомникта үстерелгән 3000 чыршы үсентесе укучылар ярдәме белән утыртылды. Шулай ук 30 кг файдаланылган батарейкалар җыелды һәм үтильләштерүгә тапшырылды. 2022 елда “Экояз” конкурсында катнашып, “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә җиңүче булдык һәм истәлекле бүләккә лаек булдык.

Кыскасы, һәркем табигатьнең матурлыгын тоя белергә, әкренләп аны яклый, саклый һәм кадерли белергә тиеш. Мәктәп дигән олы йортыбыз шатлыкка күмелсен. Укучыларыбыз җан җылысын биреп үстергән агач һәм куаклар, гөлләр кешелеккә бәхет китерсен, йөзләребезгә яктылык өстәсен!