Авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыру өчен бармак уеннары
Гүзәлия ВӘЛИЕВА,
Балык Бистәсе районының Биектау авылы
«Кояшкай» балалар бакчасының
югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Зөлфирә НУРИЕВА,
Балык Бистәсе районының Биектау авылы
«Кояшкай» балалар бакчасының
I квалификация категорияле тәрбиячесе
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның авыл хуҗалыгында һөнәрләр, хезмәт эшчәнлегендә заманча техниканың роле турында тулысынча күзаллавы әле формалашып җитмәгән. Балалар бөртекле культураларның ничек үстерелүен күрмиләр, кибетләрдә икмәк, яшелчә һәм ярмаларның ничек һәм кайдан барлыкка килүен белмиләр. Балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтергә, фермер, агроном, сыер савучы, тракторчы, игенче, терлекче, комбайнчы, тегермәнче, ипи пешерүче һөнәрләре белән таныштыру, хезмәт процессының структурасы, кешенең хезмәт эшчәнлегендә махсус техниканың роле, хезмәт эшчәнлеге компонентлары арасындагы үзара бәйләнешне аңларга ярдәм итү максатында бармак уеннары уйлап чыгардык. Әти-әниләр бу уеннарга иллюстрацияләр ясадылар. Бармак уеннары балаларны төрле тактиль хисләр белән таныштыра, нокталы һәм гомуми массаж хисабына вак моториканы үстерә, баланың һәм ата-ананың эмоциональ бәйләнешен ныгыта, баланың ишетү сәләтен үстерә, хәрәкәт активлыгын төрлеләндерә, интеллектын үстерә (акыллылык, тапкырлык, җитезлек, реакция тизлеге, хәтер, фантазия), эмоциональ киеренкелекне бетерә, сүзлекләрен киңәйтә. Сезнең игътибарыгызга авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында бармак уеннары тәкъдим итәбез.
Баш бармак сукалый,
Имән бармак тырмалый.
Урта бармак – чәчүче,
Атсыз бармак – игүче.
Чәнти бармак кем була?
Кырлар докторы була.
***
Бармак, бармак, кайда булдың?
Бу абый белән кырлар эшкәрттем,
Бу абый белән иген иктем,
Бу абый белән тегермән тарттым,
Бу абый белән ипи пешердем.
***
Бу бармагым – игенче,
Бу бармагым – терлекче,
Бу бармак – сыер савучы,
Бу бармагым – бакчачы.
Ә бу бармак кем була?
Бу – умартачы була.
***
Олыга иген игәргә,
Ә сиңа аны җыярга,
Уртага он иләргә,
Ә сиңа камыр изәргә,
Чәнтигә хуш исле ипи белән
Бар дусларны сыйларга.
***
Олыга утын ярырга,
Ә сиңа чыгып алырга,
Уртага мичкә ягарга,
Ә сиңа ипи пешерергә,
Чәнтигә кызарып пешкән ипи белән
Бар дусларны сыйларга.
***
Ала каргага – арпа,
Аккошка – арыш,
Саесканга – солы,
Бүдәнәгә – бодай,
Чыпчыкка – борай.
***
Бу бармак – тракторчы,
Бу бармак – комбайнчы,
Бу бармак – йөк ташучы,
Бу бармак – йөк үлчәүче,
Бу бармак – пешерүче,
Ипекәй – менә шулай
Тырыш хезмәт җимеше.
***
Карга килер – сөт салыр,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – май салыр,
Песнәк килер – болгатыр,
Чыпчык килер – пешерер,
Кабарып торган күмәчне
Барыбызга да өләшер.
***
Биш бертуган зурдан кубып эш башлады.
Олы малай, тирләп-пешеп, печән чапты,
Икенче ул, кызып-кызып, күбә куйды,
Өченче ул, тырыша-тырыша, чүмәлә салды,
Дүртенче ул, йөгерә-йөгерә, тырма тартты,
Бишенче ул, нәни булгач йөгерә-йөгерә, абыйларының күңелен күрде.
***
Баш бармак – бабай – тракторчы,
Имән бармак – әби – пешекче,
Урта бармак – әти – комбайнчы,
Атсыз бармак – әни – терлекче,
Чәнти бармак – булам мин үзем,
Үсеп җиткәч булам агроном.