«Аулак өй» кичәсе

(Сыйныфтан тыш чара)

Гөлназ ГАЛИӘСКӘРОВА,

Казандагы күппрофилле 187 нче лицейныың I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, борыңгы йолалары белән таныштыру;

– борыңгы уеннар, җырлар-биюләр аша туган телгә хөрмәт, кызыксыну уяту;

– укучыларның рухи дөньясын баету, туган телне яратырга өйрәтү.

Бәйрәм барышы

(Бәйрәм узачак зал борынгы өй эчен хәтерләтеп бизәлгән. Чиккән сөлгеләр, сандык , чигүле мендәрләр куелган.)

Катнашалар: ике әби, малайлар һәм кызлар, алып баручы.

Әби. Кызым, кем бар икән? Кара әле.

Камилә. Ярар, әби.

(Күрше әби керә, исәнләшә.)

Күрше әби. Исәнмесез, күршеләр, хәлләрегез ничек?

Әби. Исәнме, күршекәем. Бик вакытлы кердең әле, балалар кунакка китте, менә оныгым белән боегып утыра идек.

Күрше әби. Эх, ахирәткәем, без яшь чакта бик күңелле итеп аулак өйләр уздыра идек. Кызлар-егетләр бергә җыелып, җырлар җырлый, уеннар уйный идек.

Әби. Хәзер яшьләр ял итә дә белмиләр, телевизор, ноутбукка, телефонга карап тик утыралар, дөньяларын онытып.

Камилә. Әби, нәрсә була ул аулак өй?  Сөйләп бир әле безгә.

Әби. Бер кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка китсә, бу өйдә аулак өй була иде. Кызлар янына егетләр киләләр иде. Шул чагында яшьләр уен-көлке, җыр-бию оештыралар иде.

Камилә. Әби, әйдә, без дә аулак өй үткәрәбез.

Әби. Бик рәхәтләнеп, син кызларыңны чакыр. (Кыз ноутбук аша кызларны чакыра.) Мин кызларга хат җибәрдем, хәзер килеп җитәрләр.

Күрше әби. Менә кызлар килеп тә җитте.

Алып баручы.

Хуш киләсез, кунаклар,

Рәхим итегез түргә!

Сезне көттек бик сагынып,

“Аулак өй” үткәрергә!

Халкыбыз йолаларын

Искә төшерик әле.

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй” үткәрик әле.

(Милли көй астында кызлар кул эшләре эшлиләр. Чигү чигәләр, бәйлиләр. Һәрбер кыз нәрсә булса да эшләргә тиеш. Кемдер чигә, кемдер тегә.)

Күрше әби. Кызлар, берәр җыр җырласак, күңеллерәк булып китәр.

(“Шәл бәйләдем” җыры. Җыр җырлаганда кызлар әбиләреннән карап, бию хәрәкәтләре дә ясыйлар.

Егетләр аулак өйгә барырга әзерләнәләр.)

Илдар. Егетләр, бүген Камиләләрдә аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.

(“Их, сез, матур кызлар” көе уйнатыла, гармун тотып, малайлар керә.)

Кәрим. Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, “Аулак өй”гә кертегез әле.

Кызлар. Юк, юк, кертмибез.

Малайлар. Кызлар, кертегез инде, без сезгә бүләк алып килдек.

Кызлар. Әллә кертәбезме?

(Малайлар керә. Кызлар – бер якка, малайлар икенче якка тезелеп баса.)

Булат. Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.

Ясминә. Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.

Илдар. Һай кызлары, кызлары, янып тора күзләре.

Сәминә.

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

Кәрим.

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

Малайлар. Кызлар, кертегез инде!

Кызлар. Ярый инде, керсеннәр!

Әби. Бигрәк оста сөйлисез икән. Булдырдыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз! “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?

Малайлар, кызлар. Беләбез, беләбез!

(Санамыш ярдәмендә йөзек салучыны билгелиләр.)

Сәминә. Йөзек салучыны үзем билгелим!

Әке, бәке, кыек сәке,

Саескан, чыпчык,

Син кал, бу – чык!

Йөзек салучы. Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?

(Тотылган уенчы я җырлый, я бии, я шигырь сөйли.)

Камилә. Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Булат. Әйдәгез, такмаклар әйтешәбез!

Альберт.

Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Ясминә.

Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печән салам казларга.

Илдар.

Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

Булат.

Йөзләремә килешәсең,

Кайлардан гына белгән.

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Әби. И безнең яшьләр дә булдыра икән. “Аулак өй”дә төрле уеннар уйный идек. Үскәнем, түбәтәең бик матур икән, әйдәгез, “Түбәтәйле” уенын уйныйбыз.

Бергә. Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. (Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар. Җырлап әйләнәләр.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

(Түбәтәй калган бала уртага чыга, түбәтәйне башына кия, балалар аңа карап җырлыйлар.)

Туп-туп-туп түгәрәк түбәтәй (2 тапкыр)

Түбәтәең укалы,

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. (Түбәтәй кигән бала бирем үти.)

Кәрим. Кызлар, без сезгә бүләккә бию дә алып килдек. (Малайлар биюе.)

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Әби. Рәхмәт, балалар, бик әйбәт ял иттердегез, яшьлекне искә төшердегез.

Күрше әби. Бигрәк тә күңелле ял булды. Болай булгач, гореф- гадәтләребез югалмый икән. Рәхмәт сезгә, балалар!

Алып баручы.

Очраштыра, кавыштыра

Дуслаштыра “Аулак өй”!

Уйната да, җырлата да,

Биетә дә “Аулак өй”!

“Аулак өй”дә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Хөрмәтле кунаклар! Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!

Шуның белән безнең “Аулак өй” кичәсе тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!