Аулак өй

№ 202

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)

Алия НӘБИЕВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам иттерү.

Бурычлар:

балаларда бу гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

– милли җырлы биюле уеннар аша балаларда халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту;

– туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү;

– сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү;

– балаларның сүз байлыгын арттыру.

Җиһазлау. Авыл өе күренеше. Өй тәрәзәсенә матур итеп чигелгән пәрдә эленгән. Өйгә терәп, зур җиз табак куелган, янында комган, өй читенә кадакка тукылган сөлге эленгән. Өй кырыенда – эскәмия, анда йон кабасы тора. Читән, аның өстендә көянтә,читән артында чиккән ашъяулык җәелгән өстәл, өстәл өстендә самовар, милли бизәкләр белән бизәлгән тәлинкә-чынаяк. Тозлы камырдан ясалып, тәлинкәгә куелган милли ризыклар: өчпочмак, бөккән, чәкчәк, шикәр.

Кичә барышы

(Әби йон эрләп утыра. Тальян гармун тавышы ишетелә. ”Авыл көе“яңгырый. Әби урыныннан тора да уртага килеп баса.)

Әби. Эх бар иде бит яшь чаклар! Егетләр гармун уйнап, җыр җырлап, урам әйләнерләр иде. Ә кызлар, кызлар тыйнак кына аулак өйләрдә егетләрне көтәрләр иде. Әй, егетләр килгәч, китәр иде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү дисеңме… (Елмая.) Үтте шул инде яшь чаклар! Хәзер инде сагынып, искә төшереп утырырга гына калды. (Шулчак кызлар йөгереп керә.)

Наимә. Исәнме, әбекәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың, авырмыйсыңмы? Аяк-кулларың сызламыймы?

Әби. Ии-и, балакайларым, Аллага шөкер, исән-сау гына торам әле. Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Әйдәгез, балакайларым, самоварым кайнаган, чәем дә әзер, чәй эчеп алабыз. (Балаларны кулларыннан тотып, чәй өстәле янына чакыра.)

Зәринә. Юк, юк, әби, чәйләр эчеп тормыйбыз, бер йомыш белән кергән идек. Әбекәем, утыр әле, утырып тыңла. (Эскәмиягә барып утыралар.) Әбекәем-матуркаем, садугачым-былбылым, бүген сездә җыелып, кызлар белән кич утырып кына алыйк әле.

Әби. Ии-и, балакайларым, әле бая гына, теге егетләр җырлап урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем. Ярар, ярар, кич утырсагыз утырырсыз, тик, балакайларым, тәртипле генә була күрегез яме.

Наимә. Яхшы, яхшы, әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле генә, җырлап кына утырырбыз, кешегә сүз чыгарырлык итмәбез.

Әби. Ярый, ярый, балакайларым.

Зәринә. Ии-и, әбекәем, бигрәкләр дә әйбәтсең инде үзең. Рәхмәт, әбекәй, сүз тыңлаган өчен. Без хәзер кызларны гына чакырып киләбез. (Йөгереп чыгып китәләр.)

Әби. Мин теге – түбән очтагы Фатихәттәйләргә барып кайтыйм әле. Ул мине кунакка чакырган иде бит. Карагыз аны, ишетсен колагыгыз, тәртипле генә булыгыз яме… (Кызлар артыннан кычкырып. әби чыгып китә. Ике кыз йөгереп керә, як-якка карыйлар, дус кызларын чакыралар.)

Зәринә, Наимә (бергә). Кызлар,әйдәгез, аулак өйгә! (Чигелгән сөлге тотып, кызлар керә. Алар “Сөлге чигәм “биюен башкара. Бию ахырында ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Наимә. Кызлар, егетләр килде бугай. (Сөлгеләрне читәнгә элеп куялар.) Аслан. Кызлар, аулак өйгә кертегез әле.

Зәринә. Кертәбезме?

Бергә. Әйдәгез, кертәбез.

Наимә. Бусага ялын түләп керсеннәр. (Егетләр ишектән кулъяулык күрсәтә, кызлар, йөгереп килеп, кулъяулыкның бер башыннан тартып, егетләрне алып керәләр. Кара-каршы такмак әйтешәләр.)

Егетләр.

Сезнең ара, безнең ара

Алмагач белән каен,

Әй ,дусларым, сезгә сәлам

Миләш яфрагы саен.

Кызлар.

Сезнең ара, безнең ара,

Арабызда таллар бар.

Сездә ничек? Бездә шулай –

Җырлый торган хәлләр бар.

(Егетләр, кызларга кара-каршы биеп килеп, бии башлыйлар. «Челтәр элдем читәнгә» җырлы биюе башкарыла.)

Наимә. Әйдәгез. бер уйнап алыйк әле.

Ренат. Әйдәгез, «Йөзек салыш» уенын уйныйбызмы?

Барысы (бергә). Әйдәгез, әйдә. (Эскәмиягә барып утыралар. «Йөзек салыш» уены уйнала. Ренат йөзек сала.)

Ренат. Кемдә йөзек, сикереп!

Зәринә. Миндә йөзек! (Урыныннан сикереп тора.)

Айгөл. Зәринәне нишләтәбез?

Ясминә. Бака булып сикерсен. (Зәринә зал буйлап бака булып сикереп чыга.)

Аслан. Ай-яй, шәп бака булды бу! (Зәринә йөзек салып чыга.)

Зәринә. Кемдә йөзек – сикереп чык!

Гали. Йөзек миндә! (Сикереп чыга.)

Наимә. Галине нишләтәбез?

Ренат. Син үзеңнең исемеңнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?

Гали. Әлбәттә, беләм. Минем исемем – Гали.Ул – гарәп теленнән кергән исем. Аллаһның бөеклеген танучы, олы, бөек, югары дәрәҗәле, кыйммәтле дигәнне аңлата.

Айгөл. Ай, нинди матур мәгънәле исем.

Әскәр. Мин дә беләм. Әйдәгез, мин дә әйтим әле сезгә. Нинди матур, минем исемем.

Зәринә. Әйдә, ярар, әйтеп кара инде.

Әскәр. Әскәр исеме гарәп телендә гаскәр, армия дигәнне аңлата. ”Таяныч”, ”Сакчы”, ”Сугышчы” кебек киң мәгънәдә килә.

Зәринә:-Чынлап та, матур исем, әйеме?

Аслан. Алайса, мин дә әйтеп күрсәтим әле.

Бергә. Әйдә инде, тыңлыйбыз.

Аслан. Минем исемем Аслан була. Ә сез беләсезме, ул нәрсә дигәнне аңлата? Ул төрки телдән кергән: көчле, гайрәтле, батыр дигән мәгънәдә.

Ренат. Рәхмәт, егетләр! Чынлап та, сезнең исемнәр матур мәгънәле.

Гали. Әйдәгез, дәвам итәбезме? (Гали йөзек салып чыга, йөзек Асланда кала.) Ясминә. Асланны нишләтәбез?

Наимә. Җырлатабыз, җырласын,әйдә.

Аслан. Әйдәгез, алай булгач, мин сезгә такмаклар җырлап күрсәтәм. (Аслан «Алмагачлары» көенә такмаклар җырлый, ә калган балалар бии.)

Зәринә. Кызлар, егетләр, әби кайтыр вакыт та җитә. Әйдәгез, таралышыйк.

Наимә. Әйдәгез, әйдә. Әйдәгез, су буена кулъяулык агызырга төшәбез. (Егетләр, кызларның билләреннән тотып, бер-берсенә карап, сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр.)