Археология язмышым булгандыр инде
№56
Фаяз ХУҖИН,
тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, А.Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары
1969 елның җәендә безне, пединститутның бер төркем студентларын, борынгы Биләр каласына археологик практика үтәргә җибәрделәр. Экспедиция җитәкчесе профессор Альфред Хәсән улы Халиков иде. Бер ай чамасы дәвам иткән казу эшләрендә катнашып, без, булачак тарих укытучылары, археология фәнен яратып өлгердек, борынгы тарихыбыз серләренә төшенә башладык. Ә миңа исә шул чакта ук археология «җене» кагылган булып чыкты.
Биләрдән туп-туры туган авылыма кайтып төштем. Әти-әниемә, туганнарыма экспедициядән алып кайткан чүлмәк китекләрен, тимер кадак, пычак ише әйберләрне күрсәттем. Кызыксынып карадылар. Бигрәк тә VII сыйныфка күчкән Гөлфирә исемле сеңлемә ошады борынгы табылдыклар.
Бер-ике көн үттеме икән, сеңлем, күлмәк итәгенә ниндидер әйберләр тутырып, минем янга килеп басты.
– Фаяз абый, чүлмәк китекләре таптым. Сыер фермасы янында гына. Җир өстендә аунап яталар.
Итәгендәге табылдыклары минем алга, өйалды идәненә сибелде. Авызымны ачып калдым. Болгар керамикасы түгел иде бу. Күренеп тора – борынгырак. Тупас кына итеп кулдан әвәләп эшләнгән чүлмәкләр.
– Бу чүлмәкләрне бик борынгы кешеләр ясаган булырга тиеш. Моннан мең, хәтта 2 мең еллар элек. Болгар чүлмәкләре түгел бу. Әйдә, киттек, күрсәт тапкан җиреңне.
15–20 минут дигәндә без инде борынгы кешеләрнең торулыгын тапкан идек инде. Аулаш белән Зичә елгасы кушылган урында. Якынча 150 х 200 м мәйданны биләп торган. Җир өстендә, чыннан да, әллә никадәр чүлмәк китекләре. «Кайсы чор кешеләре калдырган соң бу археологик истәлекне?» дигән сорауга җавапны шул көнне үк таптым. Бронза гасыры кешеләре! Әйе-әйе, мин үзем, үз кулларым белән җир өстеннән бронза урак күтәреп алдым! Беркавым вакыттан соң тагын ике урак, сөңге очы, пычак-хәнҗәр һәм орчык башы табылды. О, минем ул вакыттагы халәтемне аңласагыз икән! Археологиядә беренче ачышым иде бит бу!
… Студент елларым сизелмичә үтеп тә китте. Кулыма диплом алуга ук, Биләргә, Альфред Хәсәнович янына ашыктым. Ул мине якты йөз белән каршы алды һәм: «Археологиядә тәҗрибәң бар инде синең, быел мөстәкыйль рәвештә казырсың», – дип, миңа зур гына участок бүлеп бирде. Җәмигъ мәчеттән ерак түгел бер җирдә. Практикант студентлар белән эшкә тотындык. Беренче табылдыкларга караганда, алай зур ачыш көтелми кебек иде (хәйләкәр җитәкчебез белеп биргәндер инде, дип уйлап куйдым хәтта). Ялгышканмын. Х гасырга караган катламда стеналары балчыктан сыланып эшләнгән торак йорт урыннары сакланган. Безнең яклар өчен ят булган тандыр мич калдыклары килеп чыкты. Мондый йортларда болгарлар яшәмәгән, әлбәттә. Шәрык халыклары культурасы өчен хас бу йортлар. 922 елда Багдад илчелеге составында килгән төзүчеләр яшәмәгәнме икән биредә? Бик мөмкин!
Кыскасы, археологиягә беренче адымнарым уңышлы булып чыкты. Яшьлек еллары күптән узып киттеләр. Уйлап куям: әүвәлге ачышларым очраклы булды микән? Ай-һай, язмыштыр, күрәсең.
Редакциядән: «Мәгариф» журналының күптәнге даими авторы – күренекле тарихчы-галим Фаяз Шәрип улы Хуҗин бу көннәрдә үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтә. «Мәгариф» журналы укучылары, республикабызның барча укытучылары исеменнән аны олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, тынгысыз эшендә иҗади уңышлар, яңа фәнни ачышлар теләп калабыз.