Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай

(Мәктәпкәчә яшьтәге 3 – 4 яшьлек балалар бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

Гөлназ КАШАПОВА,

Казандагы 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларны бәек шагырь Г.Тукай иҗаты белән таныштыру.

Бурычлар. Шагыйрь иҗатына кызыксыну тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыру; әсәрләрен өйрәнү, сәнгатьле сөйләү культурасын, иҗади сәләтне үстерү; Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: балаларны Г.Тукай тормышы, иҗаты, әкият персонажлары, шигырьләре белән таныштыру, мультфильмнар, презентацияләр карау, шигырьләрәрен ятлау, җырларын өйрәнү, мәсәлләрен сәхнәләштерү, иллюстрацияләр ясау.

Җиһазлау: Тукай портреты, китаплары, иллюстрацияләр, чәчәкләр, проектор, экран, асылма бишек.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән.)

Алып баручы. Агачларда хус исле  бөреләр уянган матур мизгелдә, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади малай дөньяга килә. Туган иле, үз халкының язмышы өчен янып яши шагыйрь. Тукай шигърияте – татар халкының бөек мирасы, зур байлыгы. Ул – татар дөньясы чикләрен үтеп, халыкара хәзинәгә әверелгән, шигырьләре дөнья халыклары телләренә иң күп тәрҗемә ителгән шагыйрьләрнең берсе.

Тукай, син мәңге безнең йөрәкләрдә!

1 нче бала.

“Туган тел”не яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

2 нче бала.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнен кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!

3 нче бала.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребеә ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Безнең дуслар барысы да.

Алып баручы. Балалар, кем ул Г.Тукай?

Балалар. Шагыйрь.

(“Туган тел” җыры башкарыла.)

Алып баручы. Ә сез аның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”.

Алып баручы. Безнең балалар шагыйрьнең мәсәлләрен, шигырьләрен дә беләләр. Танышып китик. (Берничә бала Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйли.)

(“Кулъяулык” уены уйнала. Йөгерек көй уйный, түгәрәк буйлап кулъяулык тапшыралар. Кемдә кала, шул урынына барып утыра. Сонгы балага кулъяулык бүләк ителә.)

“Йозек салыш” уены

Асель (йөзек сала). Кемдә йөзек – йөгереп чык!

“Бармак” уены

Әсхәт.

Баш бармак – баш кашый,

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак – ат җигә,

Ченти бармак – чәй эчә.

Арслан.

Олыга – утын ярырга,

Ә сиңа – чыгып алырга,

Уртага – мичкә ягарга,

Ә сина – казан асарга,

Чәнтигә – җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

(Бүлмәдә бер почмакта бишек эленгән. Алина курчак тотып чыга. Риана бишек тирбәтеп утыра (бала йоклата.)

Алина. Риана, әйдә уйныйбыз.

Риана. Юк, мин кызымны йоклатам. Әйдә бишек җыры җырлыйбыз.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Әлли-бәлли көйләрмен,

Хикәятләр сөйләрмен,

Сиңа теләк теләрмен,

Бәхетле бул, диярмен.

Әлли-бәлли ит әле,

Йолдызым-йолдызым,

Арыгандыр тәпиләрең

Көне буе йөгереп

Бишекләрдә йоклыйлар,

Юрганнарга төренеп.

Фәрештәләр саккласыннар

Балам, татлы йокыңны.

Ак бәхетләр каршы алсын

Синең йөрер юлыңны.

Алып баручы. Элек бала ятагын тал чыбыгыннан эшләгәннәр. Сабыйны бишектә тирбәткәннәр.

Алып баручы. Әйдәгез, балаларны тыңлыйк әле. (Ике бала Г.Тукайның “Шаян песи”, “Гали белән кәҗә” дигән шигырьлщрен сөйли. Татар халык биюе башкарыла.)

Тәрбияче.

“Хәтердән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!” – дигән өндәле ноктада бүгенге чараны төгәллибез.