Ана теле укытучысы булуым белән бәхетле мин

№79

Роза САБИТОВА,

Красноярск крае Казачинское районы Отношка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршы һәм наратлар арасында урнашкан Гамурино дигән авылым өстенә салмак кына ябалак-ябалак кар ява. Шул яуган карны тәрәзә аша күзәтәм. Бу сокландыргыч аклык, сафлык күңелемне әллә кайларга, еракта калган бәхетле балачакка алып кайта… Мин кем? Мин – өч балалы гаиләдә язгы ташкыннар вакытында дөньяга аваз салган беренче бала. Мин бәхетле, бик бәхетле! Чөнки минем белән янәшәмдә бәләкәй чакта ук туган хыялым бара. Нинди хыял дисезме? Бу – укытучы булу, кеше баласыннан Кеше ясау. Синең күзләреңә кызыксынучан күзләрнең текәлеп каравы, бала күңеленең нечкә җепләренең синеке белән бергә бәйләнүе, үзең белән бергә атлаганда ул баланы ярты адымга алда барырга мөмкинлек бирү – үзе бер бәхет. Моннан да ләззәтлерәк ни бар бу дөньяда?! Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәч, Миңзәлифә апа кулымнан йомшак кына тотып, мин утырасы парта янына алып барган чакта йөрәгемдә: «Мин дә укытучы булам!» – дигән хыял туды. Укырга кергәндә мин инде укый да, аз гына русча аралаша да белә идем, шунлыктан миңа уку бик җиңел бирелде. Башлангыч мәктәпне үз авылымда тәмамлаган чакта, өйдә минем уенчыкларым да IV сыйныфны тәмамладылар. V сыйныфта рус әдәбияты дөньясына А.С.Пушкинның «Сказка о попе и работнике его Балде» дигән әкияте белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Клавдия Андреевна Гуркова алып керде. Мин әдәбият укытучысы булырга хыялландым. Шул вакытта миңа уку җене кагылды. Идән юганда, өй җыештырганда очраган бер гәҗит-журналны укып, эш онытыла иде. Рәхмәт әниемә, үзе укырга яратканга күрә, мине бер дә орышмады. Теге «җен»не уятырга минем бәхеткә мәктәпкә яңа укытучы килде – рус әдәбияты укытучысы Любовь Андреевна Розниченко. Тәбәнәк кенә (безнең сыйныф малайлары аннан озынрак буйлы иде), сөйкемле, ягымлы тавышлы апа барыбызның да күңеленә хуш килде. Ул баянда уйный, ә без җырлар җырлыйбыз. Уку еллары уза торды, без үсә бирдек. Ә укытучылар, балалар беренче кардан төрле сыннар ясаган кебек, бездән Шәхес ясый барганнар икән. VIII сыйныфта укыганда рус телен һәм әдәбиятын укытырга дип практикага Отношка авылы кызы Афия апа Сибгатулина кайтты. «Булачак укытучы» дигән хыялым тамгасын маңгаемнан таныгандыр, мөгаен, без аның белән нык дуслаштык. Дуслашуын дуслаштык та, Афия апа миңа: «Син, Роза, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга тиеш», – дип, җанга пошаман салды. Һе! Үзе – әдәбият укытучысы, үзе мина: «Бәләкәй балаларны укытырсың», – ди. Күңелемдә «ике укытучы» көрәш алып бара башлады. Чит авылда ике ел уку (IX – X сыйныфлар) миңа үземне сынарга мөмкинлек бирде. Бик нык уйландым, Миңзәлифә апа да күз алдымда елмаеп тора, үзе шәһәрдә яшәсә дә. Искә төшкән саен, минем кулым аның җылы учында тоела. Дүрт ел институтта укыганнан соң, туган авылыма башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайттым. Тугыз ел эчендә кеше балаларыннан Кеше ясарга тырыштым. Кияүгә чыгып, бер малай һәм бер кыз табып, гаилә бәхетенә ирештем. Көтмәгәндә, тормышым баш әйләндергеч борылыш ясап куйды: үзем тәмамлаган мәктәпнең директоры – әтиемнең бертуган энесе Хәлил Кави улы Әсвәтуллин миңа туган тел укытучысы булырга тәкъдим ясады. Бер дә икеләнеп тормадым. Ул вакытта Казан университеты укытучылары – профессорлар, методистлар безнең яіларга килеп, Красноярск краеның татар телендә сөйләшүче укытучыларын ике атна дәвамында телне укыту методикалары, алымнары белән таныштырдылар, лекциялар укыдылар. Шулай итеп, мин узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап Отношка мәктәбендә туган тел укытучысы булу бәхетенә ирештем. Кеше балаларыннан Кеше ясавымны дәвам иттем. Рәхмәт ата-аналарга, җыелышта карар чыгарып, туган телебезне балалар оныта бара, милләт буларак без югалабыз дип, край башкарма комитетыннан туган телне укытырга рөхсәт алганнар. Нәтиҗәдә татар теле мәркәзе Казан белән Красноярск крае арасындагы ерак ара да якыная төште. Программа төзеп, аны Мәгариф министрлыгында раслатуга ирештек. Казанда курсларда тәҗрибә тупладым, белемемне арттырдым. Үзем укытсам да, үзем һаман укыйм! Ләззәтләнеп туган тел дәрьясына укучыларым белән бергә чумдым. Мин бәхетле! Бик бәхетле! Афия апа да миңа күз кысып елмаеп тора…