Әлли, әлли, әллилә, барабыз дәү әнигә

(1 нче кечкенәләр төркеме өчен сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Әлфия ИБРАҺИМОВА, Гөлия ӘХМӘТШИНА,

Әлмәттәге 56 нчы «Нәни батыр» гомумүстерешле балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат:

– балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар?) киңәйтү, хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

– сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү;

– йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: сыер, ат, песи, эт уенчыклары; сөт, печән, сөяк; коймалар белән әйләндерелеп алынган уенчык йорт;  «Мин – шофер», «Песи, син кайда яшисең?» УМК җырының аудиоязмасы; «Йорт хайваннары» дигән дидактик пазл уены, ком өстәле, трафаретлар.

Эшчәнлек барышы

(Балалар утырып тора.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген нинди матур көн. Хәлләрегез ничек? (Әйбәт, шәп.) Әйдәгез бер-беребезгә хәерле көн телик!

– Хәерле көн – миңа!

Хәерле көн – сезгә!

Хәерле көн – барыбызгада!

(Песи тавышы ишетелә.)

Тәрбияче. Нинди тавыш бу? (Песи.) Әйдәгез, песине эзлик. Нәрсә булган икән аңа? (Балалар белән песи эзли.)

Тәрбияче. Менә песи. Сиңа нәрсә булды? Ник елыйсың?

Песи. Исәнмесез, балалар! Мин адаштым. Минем өйгә кайтасы килә! Булышыгыз әле миңа!

Тәрбияче. Булышабызмы, балалар? (Әйе.) Кем белә песи кайда яши? (Авылда, әби янында.) Дөрес, балалар, песи авылда әби янында яши! Әйдәгез әле, песигә өенә кайтарга ярдәм итик! (Балалар, машинага (урындыкларга) утырып, авылга баралар. «Мин – шофер» җыры.)

Тәрбияче. Менә килеп тә җитек!

Әби. Исәнмесез! Кунаклар килгән миңа! Узыгыз!

Тәрбияче. Рәхмәт, әби! Без сиңа песиеңне алып килдек.

Әби. Иии, рәхмәт, мин аны шундый озак эзләгән идем! (Песине кулына ала, сыйпый. Песи мырлаган тавыш.)

Әби. Песи нинди матур, йомшак. Песи нәрсә ашый? Нәрсә ярата? (Сөт.) Әйдәгез, песине сөт белән сыйлыйк. (Песигә сөт салалар.)

Әби. Песи ничек мияулый? (Мияу-мияу.)

Тәрбияче. Әби, без бит песи турында матур җыр да беләбез.

Әби. Җырлагыз әле! («Песи син кайда яшисең?» УМК җыры. Сыер тавышы.)

Әби. Балалар, бу нинди тавыш? (Сыерныкы.) Сыер печән ашый, сөт бирә. Ул ничек мөгри?

Балалар. Му-му!

(Ат тавышы ишетелә.)

Әби. Бу нәрсә? (Ат.) Ул ничек кычкыра соң, балалар?

Балалар. Их-ха-ха!

(Эт тавышы ишетелә.)

Әби. Бу нәрсә тавышы соң, балалар? (Эт.) Эт нәрсә ярата? (Сөякләр.)

Тәрбияче. Эт ничек өрә?

Балалар. Һау-һау!

Әби. Балалар, сыер, ат, эт, песи – йорт хайваннары. Әйдәгез әле, балалар, өстәл янына килеп бераз уйнап алыйк. (Салмак кына көй яңгырый.

Өстәл янына басып, трафаретлар белән кинетик ком ярдәмендә йорт хайваннарының рәсемнәрен ясау.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар!

Әби. Мине бүген бик шатландырдыгыз! Менә сезгә миннән күчтәнәч!

Тәрбияче. Рәхмәт! Безгә китәргә дә вакыт җитте. Әби белән саубуллашыйк!

Әби. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, әби! (Балалар, машинага (урындыкларга) утырып, бакчага кайталар. «Мин – шофер» җыры.)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән кая бардык? Нәрсәләр күрдек? Кемгә булыштык? Сезгә авылда ошадымы? Өегезгә кайткач, бу турыда кем белән уртаклашасыз?