Алфавит

№ 202

Миләүшә ЗАКИРОВА,

Әлмәттәге Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: алфавитны искә төшерү, яттан белү кирәклеген аңлату.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: дәрестә үзләштергән белемнәрне куллану мөмкинлеген аңлау;

предмет: алфавитны хәтерләү күнекмәсен үстерү;

метапредмет: кирәкле мәгълүматны алфавит кулланып табарга омтылыш булдыру.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары, эш төрләре Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге УУГ
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

1. Актуальләштерү өлеше.

Дәрескә уңай халәт тудыру.

– Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.

-– Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм дөрес итеп утырыгыз. Туган тел дәресен башлыйбыз. Барыгызга да күңелле дәрес телим. Кемнең кәефе бик әйбәт, “кояш”ны, кемнең кәефе бик начар “болыт”ны күтәрә. Молодцы, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт. (Укытучы “ кояш” күтәрә.)

Укытучы-укучы, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II. Уку мәсьәләсен кую Проблемага кереш. Яңа белем информациясен аңлау

Башваткыч чишү

– Бу дәреснең темасын

Теләсәк без табабыз.

Дөрес чишәбез икән,

Башваткычның жавабын.

 

1. [к], [п] [ф] [т] – болар нинди тартыклар? (Саңгырау)

2. Калын сузыклардан торган сүз ничек укыла? (Калын)

3. Без нәрсәләрне язабыз hәм күрәбез? (Хәреф)

4. [г], [б], [в], [д] – нинди тартыклар? (Яңгырау)

5. Без нәрсәләрне ишетәбез hәм әйтәбез? (Аваз)

6. Сүзләр нәрсәләргә бүленә? (Иҗек)

7. Барлык авазлар нинди ике төркемгә бүленә: сузык hәм … (тартык).

–Нинди сүз килеп чыкты?

– Алфавит.

– Дәреснең темасын кем әйтә?

– Алфавит.

– Кем яттан сөйләп карыйм, ди?

– Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

– Алфавитны кулланырга өйрәнербез.

– Укучылар, әйтегез әле: нәрсә соң алфавит?

–Хәрефләр җыелмасы.

-Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә алфавит сүзенә ничек аңлатма бирәләр.

-Алфавит – ул хәрефләрнен кабул ителгән тәртиптә бирелгән исемлеге.

 

Максат кую. Проблеманы ачыклау, прогноз ясау (нәтиҗәне алдан күрү), ихтыяри үзрегуляция
III. Уку мәсьәләсенчишү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Физкультминутка

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иҗек-аваз анализы ясау

– Ә хәзер алфавит сүзенә иҗек-аваз анализы ясыйк.

– Бу сүздә ничә иҗек?

– Өч.

– Каян белдегез?

– Сүздә ничә сузык булса, шулкадәр иҗек.

– Урыннарда алфавит сүзенең моделен төзибез.

– Кем тактада күрсәтә?

Матур язу

Дәфтәремне ачамын,

Куямын авыш итеп.

Ручкамны дөрес тотам,

Утырам туры итеп.

– Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык. Бу мәкаль нәрсәгә өйрәтә?

Дәреслек белән эш

1 нче бирем. Дәреслекнен 8 нче бите буенча эш.

 

Бүген бездә кунакта

Төлке туташ, Бүре абый.

Әмир белән Әминәгә

Булышалар әле ярый.

Бүре абый өйрәтә:

Тәртип кирәк һәр эштә.

Үз китабымны куй дип

Көтеп тора һәр киштә.

Китапларны тезәргэ –

Нәрсә кирәк белергә?:

Әйдә без дә булышабыз

Әмиргә,  Әминәгә.

-– Барлыгы ничә киштә?

– 7 киштә.

– Һәрбер киштәгә нинди хәрефләр кергәнен әйтеп чыгыгыз.

1 нче киштә: Алиш, Әгъләмов, Бикчәнтәева, Вәлиева, Галиев.

– 2 нче киштә: Дәрзаман, Еники, Ё-, Җ-Җәлил.

3 нче киштә: Зәйнашева, Исхак, Й-, Кәрим, Лерон, Миңнуллин.

4 нче киштә: Н-, О -, Ө-, Пришвин, Р-.

– 5 нче киштә: Садри, Тукай, Урайский, Фәйзуллин, Хәким.

– 6 нчы киштә: Һадиева, Ц-, Шакир, Щ-.

– 7 нче киштә: Ы-, Энтин, Юныс, Яхин.

– Кайсы хәрефләр турысы буш калды?

– н,ъ,ь.

– Бу хәрефләр сүз башында язылмый.

– О, ө, ү, ц, щ, ж хәрефләре турысы да буш калган.

– Бу хәрефләргә башланган исем-фамилиялэр татар телендә сирәк очрый.

– Китап киштәсендәге хәрефләр нинди тәртиптә бирелгән?

– Алфавит тәртибендә.

1 нче нәтиҗә. Хәрефләрнен билгеле бер тәртибе алфавит була.

2 нче бирем. Дәреслекнен 12 – 13 нче бите.

Әминә әйтә:

Кичә әле тере иде,

Кошлар бүген җансыз калган.

Төлке туташ,

Нәрсә булган?

Кем аларны сихерләгән?

– Әйдәгез, балалар, сез алфавитны яхшы беләсез ич. Кош-корт, җәнлек-жанварларны терелтик. Моның өчен аларның исемнәрен алфавит тәртибендә язарга кирәк.

– Алфавит тәртибендә язу өчен,  сүзнең кайсы хәрефенә карыйбыз? (Беренче хәрефенә.)

– А хәрефенә ничә сүз? (Ике.)

– Кайсы сүз беренче языла? Нәрсәгә карыйбыз? (Сүзнең икенче хәрефенә карыйбыз.)

Тикшерү. Ат, аю, әтәч, бозау, бүре, гөберле бака, дөя, елан,  жираф, җәен, зебра, ишәк, йомран, каз, куян, кысла, ләкләк, мөгезборын.

– Кош-корт, хайван исемнәрен о хәрефенә кадәр язабыз.

– Кайсы хәрефләргә рәсемнәр бирелмәгән? Ни өчен?

– Рус телендэ бу хәрефләргә башланган нинди кош-корт, җәнлек-жанвар исемнәрен беләсез?

2 нче нәтиҗә. Сүзләрне алфавит тәртибендэ язганда, беренче хәрефләренә игътибар итәбез.

3 нче нәтиҗә. Алфавит буенча тиз эшләр өчен, аны яттан белү кирәк.

4 нче нәтиҗә. Әгәр бер хәрефкә берничә сүз булса, икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язабыз.

3 нче бирем. Ысул чыгару.

– Алфавитны күнегүләр эшләгәндә ничек кулланабыз?

– Ысул:

·        алфавитны искә төшерәбез;

·        hәр сүзнең беренче хәрефенә карап, алфавит тәртибе буенча барлыйбыз;

·        алфавит тәртибе буенча урнаштырабыз.

«Кем күбрәк сүз төзи!» уены (Парларда эш)

– Хәрефләрне дөрес куеп,

Ясап була сузне дә.

– Алфавит сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала?

Ал, фил, ил, Вил, ат, тал.

– Сүзләрне дәфтәргә күчереп язабыз.

Сүзлек диктанты

Поши, песи, чеби, төлке, тукран.

– Бу сүзләрне алфавит тәртибендә әйтегез.

Прогноз ясау (нәтиҗәне алдан күрү.), исбатлау, аңлап әйтеп бирү.

 

Үзбәя – Укучылар, бүгенге дәрестә барысын да аңлап, дөрес эшләүче балалар кул күтәрсен.  “Миңа әле тырышырга кирәк” дигән укучылар кул күтәрсен. Ихтыяри үзрегуляция
IV. Рефлекция Билетик на выход

Өстәлдә яткан карточкаларны ике төркемгә бүлегез: “Алфавит” темасына туры килгән һәм туры килмәгән төркемнәр.

– Укучылар, түбәндәге җөмләләрне тулыландырыгыз:

– Мин бүген дәрестә … өйрәндем.

– Миңа … авыр булды, ләкин мин тырыштым.

– Мин иптәшләрем белән …

– Без бүген … өйрәндек.

– Мин бүгенге дәрестә … аңладым.

Үзләштерелгән, үзләштерергә тиешле белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау.