Актанышым – ак илем

№ 123

(Туган төбәккә багышланган КВН)

Эльвира ИСЛАМОВА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар-интернатның I квалификация категориялепедагог-китапханәчесе

Максат. Укучыларда туган төбәккә, аның халкына мәхәббәт, соклану һәм горурлык хисләре тәрбияләү; табигатебезне сакларга, аңа мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакыру.

Укытучы. Авылыбыз табигатьнең иң гүзәл, иң матур җиренә урнашкан. Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер үзенең туган авылын сагына. Туган җир, туган авыл – иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә.

Актаныш ягы матур,гүзәл табигате белән генә түгел, ә ерак гасырларга сузылган чал тарихы белән дә үзенә җәлеп итә.

Борынгыдан килгән урман, дала,

Агыйделе, Чулман, Иделе.

Сәфәренә чыккан ерак бабам

Матурлыгын күреп хәйран кала

Ак чәчәкле ул таң иленең.

Борынгыдан килгән дала, кырда

Агыйделнең җыеп ак ташын,

Ерак бабам ап-ак кала корган

Сукалаган җирен, чәчкән, урган,

Ак иленең булган Илбашы!

Борынгыдан килгән Идел-Йортта

Ак юлы бар ап-ак илемнең.

Актаныш, дип, бабам исем кушкан

Ядкарен һәм амәнәтен аның

Мәңгелеккә илтер идем мин!

                              (Мөхәммәт Мирза)

Алып баручы. Ә хәзер укучылар ике командага бүленәбез. Сез үзегезнең командагызга исем уйлыйсыз.

I тур

1 нче команда – «Аккош», 2 нче команда – «Агыйдел» исемле. Алар үзләре белән таныштырып китә.

«Аккош» командасы. Актаныш – аккошлар иле. Аккош – гүзәл, горур кош. Аккошка, туган якларына әйләнеп кайту өчен, җил-давыллар да, яшенле болытлар да киртә түгел.

«Агыйдел» командасы. Агыйдел – Идел һәм Камадан кала Татарстан җиреннән ага торган өченче зур елга. Агыйдел турында халык аһәң белән тулган кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар чыгарган:

Агыйделкәй буе гөлләр тулы,

Гөлләрендә сөмбелләр тулы;

Күлләрендә йөзәр кыр казлары,

Талларында былбыллар тулы.

I тур – «Моны һәркем белергә тиеш!»

Алып баручы. Туган җиребез, аның тарихы, күренекле шәхесләре турында беләбезме соң без? Әйдәгез, сорауга җавапны бергәләп эзлик.

1. Актаныш кайда урнашкан? (Актаныш һәм Татарстан карталары күрсәтелә.)

Җавап. Районыбыз Татарстанның көнчыгышында урнашкан. Районыбыз Татарстанның көнчыгышында урнашкан. Җөмһүриятебез күгендә кояшның тәүге нурлары Актанышыбызда кабына. Актаныш –Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган җире дә әле ул.

2. Актаныш исеме каян килеп чыккан? Актаныш исеменең тарихы турында нинди риваятьлар беләсез?

1 нче укучы. Актаныш авылы территториясенә кешеләр моннан 300 –400 ел элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Нөркә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның атамасы авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.

Бер кешегә каяндыр кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. «Миңа синең әтиең таныш бит», – дигән сүзне дә әйтә.

Малай әтисенә барып:

– Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра, – ди. (Килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була. Һәм ул ак чырайлы булган, курәсең.)

Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкач:

– Минем малай сине «Ак танышың килгән, сине чакыра»,  дип әйтте, –дип көлеп сөйләгән, имеш.

Шуннан соң бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән. Бу – халык этимологиясе. Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы ´Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны «Актаныш буасы» дип тә йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

2 нче укучы. Икенче риваять буенча, имеш, Актаныш аккошлар иле булган. Ә аккошлар табигатьнең иң чиста, изге һәм матур урыннарын сайлый. Ихтимал, бу риваятьтә хаклык бардыр.

Актанышның урыны бик матур. Ул яшеллеккә күмелгән. Елга-инеш буйлары, тау итәкләре, юл буйларына, чокыр тирәләренә агачлар утыртылган.

Актаныш Агыйдел һәм Иске Идел елгалары буена утырган. Актаныш авылы уртасыннан Актаныш елгасы ага. Ул зур түгел, авылны икегә аера. Авылда тагын Ак инеш бар, аны һәрвакыт карап һәм чистартып торалар. Инеш Актаныш елгасына кушыла. Авылдан ерак та түгел тагын Озын күл, Чөгәнә күле, Бака күле, Үлек күле исемле күлләр урнашкан.

Актанышның ике ягында Нөркә һәм Бүләк урманнары бар. Бүләк урманы янында гына матур агач корылма белән уратып алынган чишмә чыга. Һәр ел саен җәй көнне чишмәне чистарталар һәм корылмасын буйыйлар.

3. Безнең авылда,районда бүгенге көндә ничә кеше яши? (Актаныш авылында – 8919, районда 32690 кеше яши.)

4. Актанышта татарлар ничә процент тәшкил итә? (98 % )

II тур – «Безнең гоурлыгыбыз»

Алып баручы. Актаныш – республикабызда татарлар иң күп яшәүче төбәк. Бездә бөтен чаралар, аралашу уку-укыту бары тик саф татар телендә. Бу – безнең горурлык.

1. Районыбызның иң күренекле шәхесләре дип кемнәрне саныйсыз? (Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Энгель Нәвап улы Фәттахов)

2. Актанышта туган язучылар, шагыйрьләр бик күп. Сез алардан кемнәрне беләсез? Әсәрләрен укыганыгыз бармы?

Җавап. Гамил Афзал, Марат Әмирханов, Нур Баян, Лилия Гыйбадуллина, Нур Гыйззәтуллин, Айдар Җамал, Гөлнара Җәлилова, Рифкать Җәлилов, Фарсель Зыятдинов, Вахит Имамов, Риза Ишморат, Гөлнур Корбанова, Ләбиб Лерон, Зәет Мәҗитов, Мөхәммәт Мирза, Әмирҗан Моталлапов, Фәйрүзә Мөслимова, Мирһади Разов, Данил Салихов, Сәмига Сәүбанова, Индус Сирматов, Таңчулпан, Миргалим Харисов, Роза Хәлилуллина, Рахмай Хисмәтуллин, Лена Шагыйрьҗан, Ленар Шәех, Әлмира Шәрифуллина, Ягъсуф Шәфыйков, Айгөл Әхмәтгалиева. (Китаплар күргәзмәсе күрсәтелә. Укучылар укыган китапларын атый.)

3. Актаныштан чыккан сәхнә йолдызларын беләсезме?

Җавап. Җырчылар Әлфия Авзалова, Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех,   Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров, Хәнәви Шәйдуллин, Газинур Фарукшин, Салих Хөснияров.

4. Нинди артистларны беләсез?

Җавап. Татарстанның атказанган артистлары Дилбәр Әбүнәгыймова, Гүзәл Гарәпшина, Ришат Гыйздәтуллин, Нур Хөсәенов, Гөлшәһидә Сәләхова; Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Замир Мостафин, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Роза Салихова, Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин.

5. Актаныш төбәгеннән чыккан кайсы композитор, музыкантларны атый аласыз?

Җавап. Фәнис Гыйльметдинов, Илгиз Закиров, Рәис Нәгыймов, Кирам Сатиев, Иттакый Халитов, Инсаф Хәбибуллин, Илһам Хисмәтуллин, Азат Хөсәенов.

6. Күренекле рәссам, архитекторлардан кемнәрне беләсез?

Җавап. Рәссамнар Зилфәт Басыйров, Фаил Зыязов, Васил Маликов, Әсгать Сәфәргалин, архитектор Фирдәвис Ханов.

7. Күренекле журналистлардан кемнәрне атый аласыз?

Җавап. Эльмира Закирова, Рина Зарипова, Әлфия Саматова, Рафак Тимергалин, Мирхәт Хөснимәрдәнов, Йосыф Хуҗин.

8. Күренекле галимнәрдән кемнәрне беләсез?

Җавап. Гали Арсланов, Леонид Арсланов, Виктор Афанасьев, Габделхәй Әхәтов, Альбина Вәлиева, Рөстәм Вәлиев, Айрат Габидовский, Рамил Гәрәев, Рауис Госманов, Таһир Гыйлаҗев, Фидәис Гыймранов, Назиф Зиннәтуллин, Клара Зиннәтуллина, Фидүс Кәрамов, Әхим Кәримов, Хәлиф Курбатов, Наип Лаисов, Камил Малов, Рөстәм Мәрданов, Фәйрүзә Мостафина, Фәнис Нәбиев, Камил Сәйфетдинов, Мансур Солтанов, Рауза Солтанова, Альберт Фәтхи, Кадрия Фәтхуллова, Алмаз Ханов, Фәрит Хатипов, Равил Хәертдинов, Филүс Хисаметдинов, Дөлфәт Шәрипов.

9. Районыбызда ничә халык театры бар? (14)

10. Тумышы белән Актаныш төбәгеннән булган кайсы танылган спортчыларны беләсез?

Җавап. Марафончы Фирая Рифкат кызы Солтанова-Жданова, халыкара класслы шахматчы Алисә Галләмова, милли көрәш буенча Татарстан чемпионы Морат Әмирханов, ТРның һәм РФнең спорт остасы Айнур Әнвәров, ТР чемпионы, милли көрәш буенча спорт остасы Илфат Әнвәров, милли көрәш буенча Россия чемпионы Илфир Әнвәров, милли көрәш буенча РФнең спорт остасы Марат Галиев,–шахмат буенча ФИДЕ остасы Фәһим Гәлимов, милли көрәш буенча РФнең спорт остасы Рүзил Ганиев, марафончы, РФнең атказанган спорт остасы Фәрит Ганиев, милли көрәш буенча Рфнең спорт остасы Марс Гафаров, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Марсель Гыйлаев, ТРның иң көчле чаңгычыларның берсе Фәнәви Зарипов, шахмат остасы, 6 мәртәбә ТР чемпионы Илдар Имамов, ТР милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Илгиз Минһаҗев, РФнең спорт мастеры Раушат Насыйров, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, РФнең спорт остасы Илшат Сибгатуллин, җиңел атлетика буенча спорт остасы Фирдәвес Шәемов һ. б.

III тур – «Актаныш кешеләре нинди?»

1. Актаныш сүзенең һәр хәрефенә районга хас сыйфатлар әйтергә.

А – агыйделле, аяз

К – күренекле, кызыклы, кояшлы ,культуралы

Т – тарихи, тыныч

А – ашкындыручы

Н – нигъмәтле, нык, нурлы

Ы – ышанычлы

Ш – шаккаткыч, шәп һ.б.

2. Алтын йолдыз каһарманнары кемнәр алар?

Җавап. Баян Дәүләтов, Хәсәнов Заманов, Николай Орлов (Гатаулла Минаев), Гомәр Һадимөхәммәтов, Сәгыйрь Гыйльманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов, Александр Сальников.

3. Актаныш турындагы бу шигырьләрне кемнәр язган?

Актанышым шат кояшның

Көләч нурын ябынган,

Гүзәллеккә хәйран булып,

Йөрим урамнарыннан.

Кызыл миләшләр бер якта,

Бер ягында юкәләр,

Юкәләрем, миләшләрем

Шаулый-шаулый үсәләр.

                                               (Лилия Гыйлем)

Юанычым, таянычым,

Талчыгып кайтыр төшем.

Кара кашлар, кара күзләр

Иле син, Актанышым.

Моңнарында ишетелә

Кәккүкләрнең моңлы тавышы.

Мин дә синең ерактагы

Тавышың, Актанышым.

                                             (Роза Хәлиуллина)

Агыйделдә ал таң ата,

Балкып яңа көн туа.

Агыйдел, Җир, бөтен җиһан

Алтын нурга коена.

                                       (Мөхәммәт Мирза)

Актанышны яратмыйча,

Китми бездән беркем дә.

Аннары яши алмыйлар

Актанышсыз бер көн дә.

(Роберт Миңуллин)

(Бәйгегә йомгак ясала, җиңүчеләр бүләкләнә.)

Алып баручы. Безгә тарихыбызны онытмаска, аны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Үткәне, бүгенгесе матур булган Актанышыбызның киләчәге дә матур булсын иде.