Әкиятнең ялганы юк, бар акыллы хикмәте

Әкиятнең ялганы юк, бар акыллы хикмәте

(Зурлар төркеме өчен иҗади уен)

Ландыш ХАФИЗОВА

Елена ГАЛИЕВА

 Чаллыдагы 118 нче «Алмакай»

 балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Максат. Театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурыч:

  1. Балаларны театрда эшләүчеләрнең һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү.
  2. Режиссер, костюмер, гример, декоратор–рәссам роленә керергә мөмкинлек бирү,  һәрбер һөнәрнең кирәклеген аңларга булышу,
  3. Аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
  4. Әкият геройларының эмоциональ халәтен күрсәтә белергә өйрәтү.
  5. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  6. Мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү.
  7. Балаларның фикерләр төрлелеге өчен мөмкинлек тудыру.
  8. Әкият аша балаларда ярдәмчеллек, сабырлык, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау:  Театр  һөнәрләре белән таныштыру өчен костюмнар бүлмәсе, бизәнү бүлмәсе, рәссам бүлмәсе, интерактив такта, «Түбәтәй» дигән җырлы – биюле уен өчен музыка,  аю, куян, төлке, бүре өчен костюмнар, әби, бабай, кыз костюмнары, тактада убырлы өе күренеше, кунакларны сыйлау өчен ризыклар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче (балалар белән бүлмәгә керә):

– Балалар, безгә күп кунаклар килгән. Исәнмесез, кунаклар!

– Без сезне бүген куанып каршы алдык. Үзебезнең яхшы кәефебезне дә бүләк итәсебез килә. Әйдәгез,

– Кояш нурларын учыбызга җыябыз,

Битләребезне җылытабыз.

Үзебезнең яхшы кәефне янәшәдә утыручыларга таратабыз.

Бер-беребезгә карап елмаябыз,

Менә һәрберебезнең күңеле күтәрелеп тә китте.

–  Балалар, карагыз әле,  безне бүген  нәрсә каршы алды? (Зур, матур йорт, театр).

– Димәк, театр – ул зур, матур бина.

– Әйтегез әле,  театрга кешеләр ни өчен киләләр? (Балаларның җаваплары). Кешеләр театрга ял итәргә, күңел ачарга, спектакль карар өчен киләләр.

– Карагыз әле, бу театр турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Аның уты сүнгән, караңгы, эчендә кешеләр дә юк)

– Ни өчен эшләми икән ул театр ? Сез ничек уйлыйсыз?  (бәлки җылысы юктыр, суы юктыр, эшләүчеләр юктыр).

–  Әйе,  кайбер кешеләр өчен театр ул – эш урыны. Театрда кемнәр эшлиләр, сез нинди театр һөнәрләрен беләсез?  (актерлар, режиссерлар, рәссамнар, декораторлар, костюмерлар, гримерлар, билет сатучылар). (Слайдларда шушы һөнәр ияләре бер-бер артлы ачылып китәләр).

– Спектакльдә кемнәр уйный (актерлар).

– Режиссер кем әле ул? (ул актерларга рольләр  бирә, ул рольләрне уйнарга өйрәтә).

– Костюмерлар нәрсә өчен җаваплы? (актерларга дөрес итеп кием сайларга булышалар).

– Гримерлар нинди эш башкара? (актерларга грим салалар).

– Шушы һөнәрләрне сайлап бу театрда сезнең эшлисегез киләме? (Әйе)

– Әйдәгез театрны ачабыз. Анда эшли башлыйбыз.

(Экранда якты, матур бина)

– Кемнең нинди һөнәр сайлыйсы килә?

(Костюмер, гример, декоратор, рәссам, актерлар)

– Кем режиссер була?  (теләге буенча бер бала сайлап куела Руслан).

Руслан. Гример һәм костюмер үз урыннарыгызны тәртипкә китерегез.

Руслан. Без, дусларым, әйдәгез, театрда эшне башлыйбыз. Актерлар, сез үзегезгә костюмнар сайлагыз. Тиешле гримм сайларга гример ярдәм итәр.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп. Хөрмәтле кунаклар,  сезнең кемнең нинди әкият герое булып уйнарга теләгәнен  беләсегез киләме?

– Ягез әле, әйтеп карагыз.

Балалар, бе-бер артлы  үзләре сайлаган әкият героен хәрәкәтләр, жест, мимика белән күрсәтәләр. (Костюмнар кияргә кереп китәләр.)

Бабай, әби, кыз, аю, бүре, куян, төлке һ. б .

Берничәсе «Мин нинди?» дигән сорау да бирә.

 (Балалар, костюмер белән  үзара киңәшләшеп костюм сайлыйлар.

Гример  янына кергәч, исәнләшәләр, кем булырга теләгәннәрен әйтәләр.

Бала белән гример, бала белән костюмер, бала белән бала арасында әңгәмә..

(Киенгән балалар гример бүлмәсенә керәләр,  гримм салганнар киенәләр.) 

 Руслан. Кунаклар, актерлар киенә торсыннар,  мин сезгә  шигырь сөйлим. «Хәерле көн». (Вәсимә Хәйруллина)

Киенгәннәр көзге янына килеп, үзләрен тәртипкә китерәләр, урындыкларга утыралар.

Тәрбияче. Актерлар әзер икән. Бигрәк матур киемнәр сайлагансыз. Сез кайсы әкиятләрдән килдегез? Бу геройлар нинди әкиятләрдә бар икән, әйтегез әле. (Белгән татар һәм рус әкиятләрен әйтәләр.)

Убырлының бер читтә торганын күреп, тәрбияче Балалар,  ни өчен убырлыбыз  шундый күңелсез икән? Ничек уйлыйсыз? (балаларның җаваплары: ул себеркесен югалткан, аның чәче таралмаган, ул тарагын югалткан, адашкан, өен югалткан, аның дуслары юк )

Тәрбияче. Әйдәгез, ни өчен икәнен үзеннән сорыйбыз.

Убырлы. Мин адаштым, өемне югалттым.

Тәрбияче. Без аңа ничек ярдәм итә алабыз? Ничек күңелен күтәреп булыр икән аның? (балаларның җаваплары )

(балалар белән киңәшләшә, алар бергәләп убырлыга яңа өй салырга карар кылалар)

Тәрбияче. Телисеңме, без балалар белән хәзер сиңа булышабыз.

Убырлы. Ничек итеп?

Тәрбияче. Ничек итеп, балалар?

Балалар. Без сиңа яңа өй салып бирәбез.

(Тәрбияче игътибарны декорацияләргә юнәлдерә, урман декорациясе җыела).

Ширмадан өй, агачлар, түбәсе– зонтиктан. Тәрәзәсе кәгазьдән. Тәрәзә төбенә гөл дә ясыйлар. Өстәлгә тәмле ризыклар, чәчәк, салфеткалар  куялар. Татар бизәкләре төшкән тастымал өй куырыена эленә.

Балалар. Йә, ничек, без ясаган өй ошадымы соң сиңа, убырлы?

Убырлы. Ай-яй-яй, бигрәк матур булды бу,  рәхмәт сезгә, дусларым. Тик минем өем төрле якка борылып йөри торган иде.

Тәрбияче. Түбәсе генә борыла торган булса, ничек? (борып күрсәтә.)

Убырлы. Шәәәәп!

Тәрбияче. Балалар, сез актерлар гына түгел,  декораторлар да булдыгыз. Күп эшләдегез, хәзер ял итеп алырга да була.

Бабай Искәндәр. Әйдәгез, минем түбәтәй белән бергәләп уйнап та алыйк әле. («Түбәтәй» уенын уйныйбыз)

 

Түбәтәйне кигәнсең,

Ераклардан килгәнсең,

Шушы матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

 

Түбәтәең, түбәтәй,

Түбәтәең  укалы.

Синең матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

Бергә бигрәк күңелле  икән.

Тәрбияче. Дусларың булса һәрвакыт күңелле. Әйдәгез, дуслык турында мәкальләр дә әйтешик әле. Кунакларга да хөрмәт күрсәтеп, алардан  сорыйк әле.

Хәзер «Башы – бездән, ахыры – сездән» дигән уен.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.

Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

 

Тәрбияче. Хәзер яңа өйне котлап, сыйланып алсак та була.

(Күчтәнәчләрне өстәлгә куеп, өстәл янына утыралар.)