Әкият аланында

Әкият аланында

(Зурлар төркемендәге балалар өчен)

 

                  Резидә ШӘРИФУЛЛИНА,

 1 нче квалификация категорияле

татар теленә өйрәтүче тәрбияче.

Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА,

 югары квалификация категорияле

татар теленә өйрәтүче тәрбияче

Азнакайдагы 18 нче катнаш төрдәге

 «Улыбка» балалар бакчасы.

 

Максат: театральләшкән эшчәнлек аша балаларда тирә-юнь турында белемнәрен  камилләштерү.

Тәрбия бурычы: кызыксынучанлык, мөстәкыйллек һәм активлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: фикер йөртү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына дөрес бәя бирүне камилләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка , слайдлар карау, үләннәр белән тәҗрибә уздыру, анализ ясау.

Күрсәтмәлелек: алъяпкычлы театр, куян, куян кызы (кулга кия торган курчак) балаларга җитәрлек билгеләр, киез итекләр, дару үләннәре рәсеме, кышкы киемнәр рәсеме, куян кызы әкиятен сәхнәләштерү өчен атрибутлар, эмоцияле маскалар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә  яхшы кәеф һәм кояш нурларын юлдаш итеп алып килдем. Әйдәгез бер-беребезгә шат елмаю бүләк итик  (балалар бер-берсенә карап елмаялар). Балалар, минем сезнең белән якыннан танышасым килә. Мин Резидә Закариевна, синең исемең ничек? (микрофон ярдәмендә танышу).

Тәрбияче: Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Дусларым, сез әкиятләр тыңларга яратасызмы? Мин сезгә бик матур әкият алып килдем. Утырып тыңлыйбызмы?  Рәхим итегез!

Бер Куянның бик иркә кызы булган. Әнисе кызын бик яраткан, ул аңа ярминкәгә барып киез итекләр алып кайтып биргән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә күп итеп рәхмәт әйткән.

Ләкин, Куян кызы жылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ул аны салып ташлый икән. Әнисе кигезсә,  тагын салып ташлаган.

Кар өстеннән  дә, боз өстеннән дә яланаяк йогерә икән.  Берничә көн шулай йөргәннән соң, аксый, аксый әнисе янына килгән.

– Әни, әни, минем аягым бик авырта!..

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз. Куян кызы, итекләрен салып дөрес эшләгәнме? Итекләрне салып ташлагач Куян кызы белән нәрсә булган? (Балалар  җаваплары тыңлана). Дөрес балалар, куянга салкын тигән, аягы шешкән. Аны ничек дәваларга мөмкин?

Балалар: Дару бирергә, баллы чәй эчерергә, дару сөртергә.

Тәрбияче: Дәвалауның тагын берәр сере юк микән?

(Альяпкычта эзләнә). Карагыз әле, нәрсә бу?

Балалар: китап…

Тәрбияче: Бәлки китап ярдәм итәр. Әйдәгез, келәмнәребезне урынына куыйк та китаптан эзләп карыйк, бәлки безгә китап ярдәм итәр.

Китап түгел ич бу, монда ниндидер түгәрәкләр. Алып карагыз әле. Бу билгеләрне сез берәр җирдә күрмисезме? (Өстәлдә). Кемдә нинди билге, шул билгеләр безне  уенга чакыра.

– Һәр төркемгә  шушы шаблонга туры китереп пазллардан рәсем җыярга кирәк. Әйдәгез, үз билгебез янына барыйк. Нәрсә килеп чыгар икән?… Рәхим итегез.

Тәрбияче: Куян кызын кемнәр һәм ничек  дәвалый ала, бар дәвалау ысуллары да бармы? (дарулар җитми, сөт эчерергә мөмкин, бал белән чәй,  мәтрүшкәле чәй, әнисе, табиб, Доктор Айболит). Авырмас өчен тагын  нәрсә эшләргә  кирәк? (җылы киенергә, чыныгырга, итек кияргә).

Тәрбияче: Сез нәрсә җыйдыгыз? (җылы киемнәр). Сезнең киемнәр арасында бар әйбер дә җитәме? Кирәкле җылы киемнәрне элгечкә элеп куеыгыз.

Тәрбияче: Балалар, җылы киемнәрне кайдан алырга була?

Балалар: Базардан, кибеттән.

Тәрбияче: Мин сезне ярминкәгә чакырам, безгә куян кызына матур итекләр кирәк. Ярминкәгә әкият геройлары булып киенеп барабызмы? Мин сезгә үзегезгә ошаган алъяпкычны кияргә тәкъдим итәм. Барабыз, барабыз! Ярминкәгә барабыз.

 Тәрбияче: Ярминкәгә чакырабыз,

Рәхим итеп килегез,

Тәмле сыйлар, шәп товарлар

Сезне көтә күрегез.

Итек-читек, энә-безләр

Матур итеп текккәннәр.

Кирәкмиме, алмыйсызмы?

Әллә киеп карыйсызмы?

Ярминкәдә итекләр шундый күп, алар парларын югалтканнар.

Интерактив уен: «Парын тап».

Тәрбияче: (Тәрбияче итекләрне табып ала). Балалар, карагыз әле Куян кызына нинди матур итекләр табылды. Элекке заманнарда ярминкәләрдә җырлап биеп, спектакльләр уйнап күрсәткәннәр. Әллә без дә артистлар булып әкиятнең кайбер өлешләрен уйнап күрсәтикме? Костюмнарыбыз да бар. Сез ничек уйлыйсыз?

Куян кызы елый-елый әнисе янына килгән. Куян кызының шешкән аягын күреп бик кайгырган. Шулвакыт тиен тәрәзәгә шакыган. Ул Куянга еламаска кушкан, тынычландырган. Тиен, Куян һәм Куян кызы бергәләп Доктор Айболитның өенә килсәләр анда бик күп җәнлекләр дәваланырга килгәннәр. керпенең эче авырткан, төлкенең теше сызлаган, бүренең кулы авырткан, аюның башы авырткан. Доктор Айболит Куян кызының шешкән аякларын күреп гаҗәпләнгән, аңа дару сөрткән. Өч көн дигәндә Куян кызының аяклары төзәлгән. Ул матур, бизәкле итекләрне бер дә салмый киеп шатланып йөри икән.  Куян кызының аяклары төзәлгәнгә урман җәнлекләре бик шатланганнар.

Бүгенге эшчәнлек сезгә ошаган булса,  ошаган кәефегезне  үзегезгә туры килгәнен сайлап күрсәтә аласыз. Ни өчен бу кояшны сайладын?

       Тәрбияче: Балалар, без бүген нинди яхшы эш эшләдек? Сез булдырдыгыз, афәрин!