Әхлаклы балалар тәрбиялик
Зөлфирә НУРИЕВА,
Балык Бистәсе районы
Биектау авылы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: мәктәпкәчә тәрбиядә әхлак тәрбиясе бирүне камилләштерү.
Бурычлар: әхлак тәрбиясе бирүдә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын, педагогик компетентлыгын арттыру. Бирелгән сорауларны һәм биремнәрне чишкәндә, фикерләү сәләтен үстерү, тәкъдим итә белергә өйрәтү. Педагогларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Мастер-класс барышы
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар.
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазифасы үз балаларының кече яшьтән принципларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.
– Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Риза Фәхреддин “Балачактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип, зирәк фикерен язып калдырган. Балачак – кешенең бөтен тормышына нигез булып тора, тормышының алдагы баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле дә инде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлаклы, әти-әнисен, кешеләрне хөрмәтләүче, үз илен яратучы, табигатьне саклаучы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклар әсәрләре, бишек җырлары, поэзия, мәкаль һәм әйтемнәр, әкият, табышмаклар, сәхнәләштерү, музыка сәнгате аеруча мөһим роль уйный.
Төп өлеш
Без бүген сезнең белән уен дөньясына керербез. Белгәнебезчә, укыту һәм тәрбия бирүдә уен төп өлешне алып тора. Сезнең игътибарга берничә төрле уен алымнары тәкъдим итәм.
“Кояш“ интерактив уены
Тормышыбызда барыбызга да якты кояш юлны яктырта, барыбызга да ул җылылык бирә. Ватан безгә кояш кебек, ул безгә яктылык, җылылык һәм шатлык бирә. Сезнең алда кояш, ул безнең җирдәге тормышыбызны яктырта, ләкин ул нурларсыз. Сезнең һәрберегез нурларда, «Туган ил» сүзенә бер кушымча язачак һәм кояшка ябыштырачак.
“Яхшы сыйфатлар” Сез үзегезнең тәрбияләнүче балаларда нинди сыйфатлар күрергә телисез? Бергәләп әлеге бала күңеленә аның эчке дөньясын баета, әхлак сыйфатларын ача торган сүзләр белән түгәрәкне тутырабыз.
Тәрбияче “мәхәббәт” сүзе әйтә катнашучылар дәвам итә.
Менә бала күңеле нинди якты һәм матур булды. Хөрмәтле коллегалар, без, әлеге күнегүне башкарып, балаларның социаль-әхлакый үсеше буенча якынча исемлекне билгеләдек.
Тулы исемлек экранда бирелгән:
Игелеклелек
дуслык
намуслылык
хөрмәт
назлылык
мәхәббәт
мәрхәмәтлелек
тугрылылык
горурлык
кунакчыллык
матурлык
хайваннарга мәхәббәт
әниләргә мәхәббәт
Ватанга мәхәббәт
хыял
фантазия
чисталык
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлаклы, әти-әнисен, кешеләрне хөрмәтләүче, үз илен яратучы, табигатьне саклаучы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләүдә туган тел аеруча мөһим роль уйный. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган тел, туган як, туган якның матурлыгы турында күп шигырьләр, поэмалар язган. Аның шигырьләре балаларны укырга, эшләргә, башлаган эшен жиренә житкерергә өйрәтә. Экранда Г.Тукайның шигыре, әсәрләре рәсемнәре күрсәтелгән. Сезгә шуннан Г.Тукайның нинди әхлакый төшенчәләр турында аңлатырга теләгәнен әйтергә кирәк.
(«Эш беткәч уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт”, «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк» Шүрәле, Су анасы, Туган авыл, Туган тел, Безнен гаилә, Яз килә – кечкенә чактан эшкә өйрәтү, кеше әйберенә тимәскә, мәрхәмәтле булу, табигатьнең, туган якның матурлыгы белән соклану, ярату.) Шагыйрь нигездә бәхет, хезмәт, тырышлык ятуын анлатырга, житкерергә тели.
Йомгаклау.
Хәзер барыбыз да түгәрәккә басыйк. Хөрмәтле тәрбиячеләр. Мастер-класс ахырына якынлашты. Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Нинди теләк, тәкъдимнәрегез бар? (Катнашучыларның җаваплары тыңланыла.) Сүземнең ахырында бергәләшеп «Туган тел» жырын башкарырга тәкъдим итәм.