Афина мәктәпләрендә һәм гимнасийләрендә

(5 нче сыйныфта тарих дәресе)

Айнур ҖӘЛӘЛИЕВ,

Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбенең I квалификация категорияле

тарих укытучысы

Максат:

– укучыларны Афина полисында белем бирү системасы белән таныштыру, кеше тормышында белем бирүнең мөһимлеген аңлауга ярдәм итү;

– Афина мәктәпләре һәм гимназияләре үрнәгендә гармонияле үсеш алган шәхескә ихтирамлы караш формалаштыруга ярдәм итү.

Бурычлар:

белем бирүдә: Афина мәктәпләре һәм гимназияләре, Афина җәмгыяте тормышында аларның әһәмияте турында күзаллау формалаштыру;

үстерелешле: төрле мәгълүмат чыганаклары (текст, схемалар, иллюстрацияләр) белән эшли белүне камилләштерү:

– эзләнү характерындагы проблемаларны мөстәкыйль хәл итү;

– укучыларның нәрсә үзләштергәннәрен аңлау һәм аңлавы;

– укытучы һәм төркем белән хезмәттәшлек итү;

– үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү;

тәрбияви:

– башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

– гуманистик традицияләрне һәм белем бирү кыйммәтләрен үзләштерү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Планлаштырыла торган фәнни нәтиҗәләр:

– төрле тарихи һәм заманча чыганаклардан мәгълүматны өйрәнә һәм системалаштыра, аның социаль һәм танып-белү кыйммәтен ача белү;

– хәзерге җәмгыятьтә тарихи белемнәрне урынлы куллана белергә әзерләү.

Методик нәтиҗәләр:

– иҗади бурычларны хәл итә белү;

– үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен төрле формаларда (хәбәр, хикәя, презентация һ.б.) тәкъдим итә алу;

– хезмәттәшлеккә, күмәк эшләргә әзерлек; мәктәптә, социаль даирәдә мәдәниятара багланышлар нигезләрен үзләштерү.

Төп төшенчәләр һәм терминнар. Педагог.  Палестра. Мирон. Поликлет. Дискобол. Гимнасий.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрес ахырына кадәр шушындый яхшы кәеф саклансын иде дигән теләктә дәресебезне башлыйбыз.

  1. Үткән теманы кабатлау

Укытучы. Укучылар, алдагы дәрестә үткән теманы искә төшерик әле.

Укучылар җавабы. ( П 37, Афина алиһә шәһәрендә )

Укытучы. Әйдәгез, кабатлап китү максатыннан, бер тест эшләп алырбыз.

  1. Нәрсә ул Полис?

а) Борынгы Грециядә шәһәр-дәүләт; ә) Борынгы Грециядә шәһәр;

в) шәһәр белән идарә итү органы исеме.

  1. Афина дәүләтендә бу полиста яшәү хокукы өчен кем салым түләгән?

а) коллар; ә) гражданнар; б) сәүдәгәрләр.

  1. Афинадагы төп базар мәйданы:

а) Акрополь; ә) Агора; б) академия.

  1. Афинада кем пошлина түли?

а) күченүчеләр; ә) Афинага товар алып килгән сәүдәгәр; б) гражданнар.

  1. Афиналыларга илтәләр:

а) җитен тукымалары; ә) фил сөяге; б) балчыктан уенчыклар; в) коллар; г) шәраб; д)статуялар.

6 Билгеләмә һәм төшенчәләрне туры китерергә.

а) калкулык; ә) Афинаның төп мәйданы; б) чүлмәк ясау остаханәләре районы

1) Керамик. 2) Агора. 3) Акрополь.

 

А Ә Б
     

 

  1. Колонналарның түбәсен тотып торган ярымачык бина.

а) фронтон; ә) портик; б) кариатиды.

  1. Афина гражданнарыннан жирәбә буенча сайлана.

а) Бишьйөзлек шурасы; ә) Парфенон; б) академия.

Җаваплар: 1-а, 2-б, 3-ә, 4-ә, 5-аәв, 6-321, 7-ә, 8-а.

Укытучы. Укучылар, вакыт чыкты, ә хәзер эшләребезне тикшерәбез. Моның өчен партадашыбыз белән эшләребезне алмашабыз. Менә сезгә җаваплар, шуның ярдәмендә тикшерегез. (Җаваплар бирелә. Укучылар эшләрне тикшерәләр.)

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә алган билгеләрегезне алдыгызда торган таблицага тутырып барырсыз. Эш төрен күрсәтеп, үзбәя графасына билгеләрегезне куярсыз.

 

Эш төре Үзбәя Укытучы бәясе
1 Тест    
2 Төркемдә эшләү    
3 Фишбоум яклау    
4 Дәрестәге активлык    

 

Укытучы. Тестның нәтиҗәләре билгеле булды. Ә хәзер билгеләрне белеп китик. Кемнәр “5”ле) алды, торып басыгыз әле, кемнәр “4”ле, кемнәр “3”ле?

Ярар, ә хәзер хаталарга анализ ясап үтик.

III. Яңа теманы аңлату

Укытучы. Укучылар, тактага игътибар итик. Сез анда мәкальләр күрәсез. Әйдәгез әле, бергәләп, төшеп калган сүзләрне табыйк.

Бер … кырык наданга бирешмәс. (Бер укымышлы кырык наданга бирешмәс)

Аю беләгенә ышана, адәм … ышана.  (Аю беләгенә ышана, адәм белеменә ышана) 

Укытучы. Укучылар, бу сүзләрне гомумиләштереп, кайсы сүз белән аңлата алабыз? (Мәктәп, уку йорты, гимназия)

Укытучы. Без әлеге вакытта кайсы ил тарихын өйрәнәбез әле? (Борынгы Греция, Афина)

Укытучы. Мәктәп сүзе белән бәйләнгән нинди әйберләрне әйтә аласыз?  Монын билгеләү өчен шушы схеманы тутырып китик .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы. Мәктәп кебек  тагын нинды уку йортларын әйтә аласыз? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Димәк, бүгенге дәресебезнен темасы? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Укучылар, темабыз билгеле, хәзер инде бүгенге дәрескә максатлар куеп китик.

  1. Кемнәр белем биргән?
  2. Афина мәктәпләре һәм гимназияләре турында.
  3. Ул заманда нинди фәннәр укыганнар һәм уку әсбаплары.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрес темасын өйрәнгәндә, безгә “Фишбоун” ярдәмгә килер. Дәрес барышында без шушы балык скелетын тутырып барырбыз

 

 

 

 

 

ААап

 

 

 

 

 

Укытучы. Теманы өйрәнгәндә, борынгы Афина тарихына караганын балык кабыргасы-ның өске өлешенә язабыз, ә хәзерге заманга караганын сөякнең аскы өлешенә язып куябыз.

Без эшебезне төркемнәрдә алып барырбыз. Хәзер һәр төркемнең җитәкчесен билгеләрбез. Фишбоунны шул укучы тутыра, ә калганнар аңа ярдәм итә.

Бүгенге көн мәктәбебездә укучыларга кем белем бирә? Җавапны фишбоунга язып куйдык. Ә борынгы Афинада белем бирүчене кем дип йөрттеләр һәм ул нинди булды икән? Моны без дәреслекнен 181 нче битендәге беренче подтемадан белербез. (Укучылар эшли. Аларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. Укучылар, сез мәктәптә нинди әсбаплар кулланасыз? Фишбоунны тутырабыз. (Укучылар эшли.)

– Ә хәзер Афина мәктәбендәге язу материаллары булып нәрсәләр торды икән, моны дәрес-лектән табып, фишбоунга язып куябыз.

– Хәзерге заман мәктәпләрендә нинди фәннәр укытыла? (Укучылар эшли.)

– Афина мәктәпләрендә нинди фәннәр укытылган? Алар хәзерге мәктәпләрдә укытылган фәннәрдән аерыламы? (Укучылар эшли.)

– Ә хәзер, укучылар, физкультминут үткәреп алабыз. Монын өчен барыбыз да басабыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм, алар хәзерге заман һәм борынгы Афина мәктәпләренә дә кагылыр. Әгәр сүз хәзерге мәктәпкә кагыла икән – чүгәлибез, Афина мәктәбенә кагылса – кул чабабыз. (Физкультминут үткәрелә.)

– Укучылар, борынгы Афинада кызлар мәктәптә укымаган. Аларга белемне әниләре биргән. Ягез, әйтеп карагыз әле, аларны әниләре нәрсәләргә өйрәтте икән? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Укучылар, сез мәктәптән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе. Хәзерге заманда укучылар өчен махсус спорт мәктәпләре, спорт түгәрәкләре һәм башка төр түгәрәкләр бар. Ә борынгы Афинада нинди спорт мәктәбе булган? (Укучылар җавабы. Фишбоун тутыру.)

– Палестрадагы уку тәртибе белән дәреслекнең 182 нче битендәге подтемадан танышып китик әле. Аларны Фишбоунга теркәп куябыз.

Укытучы. Укучылар, хәзерге заман гимназиясе белән борынгы Афина гимнасийсе арасында аерма бармы? (Укучылар җавабы. Фишбоун тутыру.)

Укытучы. Без сезнең белән балык сөякләрен тутырып бетердек. Балыкның нәрсәсе тутырылмыйча калды? (Укучылар җавабы. Койрык өлеше.)

Укытучы. Әйе, койрык өлешенә без бүгенге темага нәтиҗә ясыйбыз. Ике чорны да исәпкә алып, без белем ни өчен кирәк дигән сорауга үз фикерләребезне язып куябыз. (Укучылар җавабы. Фишбоун тутыру.)

  1. Ныгыту

Укытучы. Укучылар, менә безнең фишбоун тутырылып бетте, хәзер һәр төркемнән берәр укучы, чыгып, эшегезнең нәтиҗәсе белән таныштырып китәр. Беренче төркем – балыкның өске өлешендәгесе, ә икенче төркем аскы өлешендәгесе белән таныштырыр. (Укучылар фишбоун эшләре белән таныштыра. Икенче төркем укучылары – беренче төркем укыганнарга, беренче төркемнәр икенче төркем җавапларына үзләренең өстәмәләрен әйтә.)

Укытучы. Шулай итеп, укучылар, кабатлап әйтегез әле, без бүген  нинди тема өйрәндек? (Укучылар җавабы.)

Без үз алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы соң? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Бүген алган белемнәрне ничек үзләштергәнебезне  белү өчен таблица тутырып карыйк.

 

  Әйе Юк
1 Педагог итеп махсус белемле кешене генә куйганнар    
2 Афинада балалар җиде яшьтән укый башлаганнар    
3 Стиль – язу өчен махсус таяк    
4 Кызлар мәктәптә укымаган    
5 Палестрада рәсем ясарга өйрәнгәннәр    
6 Гимнасийләрдә матур сөйләргә өйрәткәннәр    

 

  1. Рефлексия

Үсеш баскычы

.VI. Өй эше

  1. 38 нче параграфны укырга, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.
  2. 185 нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
  3. “Афина мәктәбенә сәяхәт” дигән темага хикәя язарга.

Укытучы. Менә, укучылар, сезгә өч төрле өй эше, үзегез теләгәнен көндәлегегезгә язып куегыз, шуны үтәп килерсез. (Үзбәяләрдән чыгып, билгеләр куела.)

VII. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, дәрестә актив катнашканыгыз, игътибарлы булып, белемнәрне яхшы үзләштергәнегез өчен мин бик шат. Һәрчак шулай белемгә омтылыгыз. “Бер укымышлы кырык наданга бирешмәс” дигән мәкальне онытмагыз.