Әбиемнең серле сандыг

№ 211

Әлфия ЯКУПОВА,

Бөгелмәдәге 2 нче «Батыр» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: татар милли киемнәре турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

тәрбияви: балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү;

үстерелешле:

– балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам иттерү;

– милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

белем бирүдә: ләлә, чалмабаш, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисеп – ябыштыруысулларын ныгыту.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезне җылытабыз.

Күзләребезне.

Чәчебездән сыпырабыз.

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз.

Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз. (Учларыннан өреп очыралар.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә кунакка курчаклар килгән. Нинди курчаклар алар? Әйдә карыйк әле. (Татар һәм рус курчаклары.)

Балалар. Татар кызы.

Тәрбияче. Татар кызы икәнен каян белдегез? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, аларның кигән киемнәре татар халкының бизәкләре белән бизәлгән. Без дә сезнең  белән бүген татар һәм рус халкының милли киемнәрен искә төшереп үтәрбез. Татар кызы нәрсә кигән? (Күлмәк.) Әйе, бу – татар хатын-кызлары кия торган күлмәк. Аңа төрле бизәкләр төшерелгән.

Тәрбияче. Ә менә монысы нәрсә? (Камзул) Әйе, балалар, камзул. (Кабатлау.) Ул озын  яки кыска, җиңсез була. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр. Камзулны ирләр дә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигән. Ирләрнең камзулларын – кара төстәге, ә әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр.

Тәрбияче. Ә менә монысы нәрсә балалар? (Дөрес, калфак.) Калфаклар да төрле була икән. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл яулык ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр. Айсылу курчак та бүген нинди матур калфак киеп килгән.

– Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызга да таныштыр, дип уйлыйм. Нәрсә ул? (Түбәтәй)

– Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бу – түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул – безнең әтиләребез, бабаларыбыз яратып кия торган баш киеме.

– Түбәтәй матур бизәлгәнме, балалар?

– Әйе, бик матур бизәлгән. Кырыйларына матур бизәкләр  урнаштырганнар. Гали курчакның да түбәтәе бик матур.

Тәрбияче. Балалар, татар халкы элек-электән матур итеп киенә дә белгән, матур итеп бәйрәмнәрдә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар. Биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, шул уеннарның берсен уйнап, ял итеп китик.

«Түбәтәй» җырлы-биюле уены

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезне экран алдына чакырам. Без сезнең белән татар халык милли киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен карап узарбыз.

Презентация карау

Тәрбияче. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим:

«Борын-борын заманда, бер татар авылында бик матур бер өйдә яшәгән, ди, булган, ди, бер гаилә: әти, әни, малай һәм кыз. Аларның исемнәре А хәрефенә башланган, ди. Уйлап карагыз әле, нинди исемнәр икән? (Айдар абый, Айсылу апа, Алсу, Алмаз.)

Айсылу апаның балалары бик тәртипле, тәрбияле булган. Алар бик күп тылсымлы сүзләр белгән. Ә сез беләсезме?

Әниләре кул эшләренә бик оста булган ди. Кичләрен Айсылу апа чигү чиккән, бәйләгән. Үзенең һөнәрен кызы Алсуга да өйрәткән.

Берзаман әти белән әни шәһәргә эш буенча китеп барганнар. Алсу белән Алмаз уйнарга дусларын чакырганнар. Шуннан соң алар уйнарга тотынганнар.

Кинәт өй тәрәзәләре ачылып китә. Каты җил-давыл өй эченә керә. Һәм бөтен чигүләрне, матур бизәкләрне бетерә. Әйберләр, җиһазлар  төссез, рәсемсез калалар.

Шунда Алсу еларга тотына». Нишләргә инде хәзер безгә?

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, Алсуга менә бу сандыкны бизәргә булышабыз. (Бизиләр.)

Йомгаклау