А.Алиш «Сертотмас үрдәк» әкияте. Тукыма белән эшләү 

№ 195

(4 нче сыйныфта интеграль дәрес)

Рушания МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казандагы 183 нче гимназиясенең югары квалификация башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– әкиятнең үзендә куелган төп проблеманы ачыклау;

– балаларны тукымадан аппликация ясарга өйрәтү;

– эстетик зәвыкны, мөстәкыйльлелекне, хәрәкәтне, вак кул эшен эшләү барышында бармак мускулларын ныгыту, вак моториканы үстерү, укучыларның политехник белемнәрен арттыру;

– сөйләм телен, логик фикерләрне үстерү;

– хезмәткә мәхәббәт, пөхтәлек, чисталык тәрбияләү, вакытның кадерен белеп эшләргә өйрәтү;

– туган телгә, хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: апликация өчен өлгеләр, макетлар, эш кораллары, материаллар, рәсемнәр, дәреслек.

Эш объекты: үрдәк.

Методлар һәм алымнар: сөйләм, проблемалы, өлешчә эзләнү, әңгәмә, анализлау.

Дәрес тибы: интеграль дәрес.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай халәт тудыру.

  1. Үткән материал өстендә эшләүне дәвам иттерү

Укытучы. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим…».

Балалар, бу сүзләр нинди әсәрдән алынган?

Укучылар. А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятеннән.

Укытучы. Әйе, без бүген А.Алишның әкияте турында сөйләшербез, алган белемнәребезне ныгытырбыз.

Бу әкият татар халык иҗатына керәме? Ни өчен? Фикерләрегезне исбатлагыз. (Укучылар фикере тыңланыла.)

Укытучы. Дөрес, «Сертотмас үрдәк» әкиятен конкрет бер автор язган. Бу – безнең язучылар иҗаты. (Эчтәлекне сөйләтү.)

Бөек язучыбыз А.Алиш төрле әсәрләр иҗат иткән. Балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә әсәрләрендә үгет-нәсихәт бар, безне уяу булырга өнди, яхшылыкка өйрәтә.

А.Алиш бик ярдәмчел, киң күңелле, тыйнак, гади, кешелекле булган.

III. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Әйдәгез, әсәр өстендә эшлик. Уку дәреслекләрен ачып, үрдәккә хас булган сыйфатларны гына укыгыз әле.

– Үрдәк нинди? (Укучылар җавабы.)

– Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр. Бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

– Сүздә тормау – хурлык, сүздә тору – зурлык. (Мәкальне аңлату. Фикерләр әйтү, аралашу.)

– Әгәр дә дусларының сүзләренә колак салган булса, алар турында кайгыртса, йорт җимерелмәс иде.

  1. Дәреслек буенча эшләү

Укытучы. Хайваннарның кайгыртучанлыклары турында җөмләләрне укып үтегез әле.

Укучылар. Саграк бул. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Нәтиҗә. Киңәшкән кеше үкенмәс.

Эш үткәч, үкенүдә файда юк. (Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату.)

Укытучы. Шуңа күрә дә әкият үрдәк өчен бик кызыклы тәмамланмаган. Ярый әле хуҗа, уяу кеше булганлыктан гына, һәр җирдә дошманнарына каршы киртә куйган, йорт җимерелмәгән.

  1. Тукыма белән эшләү

Вакытның кадерен бел. (Мәкальне аңлату.)

  1. Апликация ясау. Укытучының аңлатуы.

Укытучы. Балалар, вакытның кадерен белеп, эшебезне башлыйк. (Парлап эшләү.)

– Тамгалыйбыз.

– Кисәбез.

– Ябыштырабыз.

  1. Укучыларның мөстәкыйль эшләве.
  2. Күргәзмә оештыру, укучыларның эшләрен бәяләү, билгеләр кую

VII. Дәресне йомгаклау

– Укучылар, дәрестә ниләр эшләдек?

– А.Алиш үз әкияте белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?

– Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

VIII. Өй эше

  1. А.Алиш әкиятен рольләргә бүлеп укырга.
  2. Иҗади эш. А. Алиш әкиятенә рәсем ясап килү.

Укытучы. А.Алишка шундый кызыклы да, файдалы да киңәшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең тормыш шундый кыска һәм тиз агымлы, барлык эшләрне дә кабат үзгәртеп булмый. Һәрбер минутның кадерен белеп, әрәм итмичә генә яшик. Күбрәк яхшылык эшләргә тырышыйк.