Сихри планеталар

№ 176

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен эшчәнлек)

Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 129 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларда Кояш системасындагы планеталар турында күзаллау булдыру, планеталарның үзенчәлекле якларын ачыклау, урнашу тәртибе белән таныштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларның галәм, беренче космонавтлар турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын арттыру. Космонавтларның исемнәрен хәтердә калдыруны дәвам иттерү. Турыга һәм кирегә санау алымнарын ныгыту;

үстерелешле: балаларның бәйләнешле сөйләм телен,логик фикерләвен, аң-зиһенне, күзаллауны, игътибарлыкны үстерү, шатлык хисләре уяту. Әвәләү эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерүне дәвам иттерү. Пластилиннан әвәләп ясый белү күнекмәләрен камилләштерү;

тәрбияви: галәм белән кызыксыну хисләре уяту; туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, иҗади сәнгать, танып-белү, физик яктан үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйльэш.

Җиһазлау: ЛЭПБУК, кәгазьдән ясалган баш киеме – шлем; Кояш системасы макеты, экран, ноутбук, сок таякчыклары, уенчык йомыркалар (киндер сюрприз), табигый  чимал (чикләвекләр), пластилин, такта, салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш: Кояш системасы, планета, космонавт, шлем, скафандр, иллюминатор.

Алдан эшләнелгән эш: матур әдәбият әсәрләрен уку: «Йолдызлар белән сөйләшеп…», Рәшит Гәрәй «Юрий Гагаринга»; Рафис Корбан «Кояш – безнең дустыбыз»; Разил Вәлиев «Максат», «Без – кояш балалары»; Фәнис Яруллин «Йолдызлы кич»; әңгәмәләр үткәрү, галәм турында презентация, рәсемнәр карау, табышмаклар әйтешү; «Һава транспорты» дигән лото уенын, «Ракетаны төзе», «Нинди планета артык?», «Конструктор» (геометрик фигуралардан ракета җыю) дигән дидактик, «Җирдә калма», «Йолдызларны җыю» дигән сикерүле; ярыш элементлары белән «Кем тизрәк җыя?» уеннарын уйнау.

«Яшь космонавтлар» (Г.Мөхәммәтшин сүзләре. Ф.Әхмәтов көе) җырын тыңлау, иҗат эшчәнлеге: «Космоска юл тоттык» темасына кисеп-ябыштыру.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Кызыксындыру. Эмоциональ халәт тудыру.

2. Лэпбук белән эш. Космонавтларның фотосурәтләрен карау, искә төшерү, әңгәмә үткәрү, сорауларга җавап бирү.

3. Ял минуты.

4. Макет белән эш: планеталарның урнашу тәртибен, үзенчәлекле якларын ачыклау.

5. Пластилиннан очкыч тәлинкәдәге чит планета кешесен ясау.

6. «Кояш һәм Ай» дигән хәрәкәтле уен.

7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

(Балалар уен мәйданчыгында тыныч кына уйныйлар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, кемдер шакый, тыңлагыз әле! Кем бар анда?

Хат ташучы. Бу – мин, сезгә тартма алып килдем. Сезгә космостан бүләк җибәргәннәр. (Тартманы биреп чыгып китә.)

Тәрбияче. Балалар, карыйк әле: нинди бүләк икән ул? Ә монда баш киеме. Кайсыгыз әйтеп бирә ала: бу нинди баш киеме һәм аны кайда кулланалар? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес, бу косманавтларның баш киеме – шлем. Ә костюмы ничек дип атала? (Скафандр.)

Тәрбияче. Бик дөрес, костюм-скафандр. Аны космонавтлар галәмгә очканда, ачык галәм киңлекләренә чыкканда кия. Баш киемнәре шлем дип атала.

Конструктор Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясый. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә. Шуннан соң алар спутникка төрле хайваннар утыртып, сынау уздыра.

Ә нинди хайваннарны галәмгә җибәргәннәр? Кушаматларын кайсыгыз истә калдырды? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, беренче очышны «Белка», «Стрелка» кушаматлы этләр ясый. Алар Галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач, кешеләр үзләре очкан. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. 1961 елның 12 апрелендә «Восток» кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясала. Ул космонавтның исеме ничек? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес, ул – Юрий Алексеевич Гагарин.

Ә хатын-кыз космонавт ул кем? Җавабыгыз дөрес, ул –Валентина Владимировна Терешкова.

Монда өстәл янына килегез һәм аларның фотосурәтләрен лэпбуктан күрсәтегез эле. Космик спутник ясаучы конструктор Сергей Павлович Королёвның, космонавт Алексей Архипович Леоновның фотосурәтләрен күрсәтегез әле?

ХАБИРОВА

 

Тәрбияче. Инде әзрәк ял итеп алыйк.

Уң аягың дөп-дөп бас, дөп-дөп бас!

Сул аягың дөп-дөп бас, дөп-дөп бас!

Кулларыңны чап уңга, чап сулга, куй алга!

Кулларыңны чап алга, чап артка, куй алга!

Уңга борыл, алга атла бер адым,

Сулга борыл, алга атла бер адым!

Тәрбияче. 12 апрель нинди көн буларак билгеләп үтелә? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес. Шуннан бирле 12 апрель һәр елны Космонавтика көне дип билгеләп үтелә.

Әйтегез әле, ракетаның тәрәзәсе ничек дип атала?  (Иллюминатор.) Бик дөрес. Бу сүзне бергәләп кабатлыйк әле.

Иллюминатор аша карасак, без нәрсәләр күрә алабыз? (Кояшны, планеталарны, йолдызларны һ.б.)

Тәрбияче. Үзегез белгән планеталрны атагыз әле? (Балалар җавабы.)

Кояш ул – зур йолдыз. Кояш тирәли әйләнгән планеталар Кояш системасын тәшкил итә. Кояш – Кояш системасындагы төп яктылык һәм җылылык чыганагы.

Безнең Кояш системасында тугыз планета бар: беренчесе –Меркурий, икенчесе – Венера, өченчесе – Җир, дүртенче – Марс, бишенчесе –Юпитер, алтынчысы – Сатурн, җиденчесе – Уран, сигезенчесе – Нептун, тугызынчы –Плутон.

Һәр планетаның үз орбитасы, үз юлы бар. Әйдәгез, бергәләп карыйк, саныйк. Бу – Кояш һәм аның планеталары. (Планеталарны макеттта күрсәтү, аңлату, сөйләү, балалар белән берлектә планеталарны рәттән һәм кирегә санау.)

Тәрбияче. Меркурий Кояшка иң якын планета һәм иң кайнар планета санала. Венера планетасын иң матуры дип атыйлар. Җир – тәртип буенча өченчесе, зәңгәрсу төстә. Марс – ачык,янып торучы учакка охшаган планета. Юпитер Кояш системасындагы иң зур планета санала. Сатурнның аермалы ягы шунда: ул боҗралар белән әйләндереп алынган, һәм ул – иң салкын планета.Уран,Нептун зур планеталарга керәләр.Нептун-кояштан иң ерак планета. Ә Плутон – иң кечкенә планета.

Тәрбияче. Иҗади сәнгать үзәгенә үтик һәм очкыч тәлинкәдәге чит планета кешеләрен ясап карыйк. Безгә такта, пластилин, уенчык йомыркалар, чикләвекләр, сок таякчыклары, салфеткалар кирәк булачак. (Балалар көй астында үзләре күз алдына китергән чит планета кешеләрен ясый.)

ХАБИРОВА1

 

Тәрбияче. Булдырдыгыз, мин бик шат! Кул чабып алыйк әле үзегезгә!

Хәзер инде бергәләп уйнап алыйк. («Кояш һәм Ай» уенын уйныйлар.)

Уен барышы. Ике бала уенны алып баручы итеп санала. Алар, бер читкә барып, калган уенчыклар ишетмәслек итеп, берсе – «ай», икенчесе «кояш» итеп билгеләнәләр.

Уенда катнашучылар бер-бер артлы басалар, куллары белән алда торучының җилкәсенә куялар. Кояш һәм Ай алар янына килә, балаларга каршы басалар. Кулга-кул тотынышалар һәм, аларны өскә күтәреп, капка ясыйлар. Балалар, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә,капка аша үтәләр:

Зәңгәр күктән җем-җем итеп

Йолдызлар чакыралар.

Тиздән «Союз» корабында

Безне каршы алалар.

Ай белән Кояш, соңгы булып килгән баланы туктатып, шыпырт кына: «Син кайсы якка күчәсең: Кояшкамы, Айгамы?» – дип сорыйлар. Бала шыпырт кына кайсы якка күчәсен әйтә һәм үзе теләгән якка баса. Уен дәвам итә. Ахырдан кайсы якка күпме бала күчкәнлеге ачыклана. Кемгә күбрәк бала күчкән, шул җиңүче була.

Йомгаклау

Тәрбияче. Бүген без кемнәр турында сөйләштек? Кем ул космонавт? Нинди планеталарны истә калдырдыгыз? Нинди кыенлыклар килеп чыкты? Сезгә аеруча нәрсә ошады? Өегезгә кайткач, кемгә сөйлисез?