Галәм киңлекләре

№ 176

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен танып белү эшчәнлеге)

Ләйсән ӘХМӘТШИНА,

Апас районы Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; оригами ысулы белән ясау күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар:

– балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән таныштыру. Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү;

– балаларның кызыксынучанлыгын, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү;

– беренче космонавт Юрий Гагарин биографиясе белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм белән кызыксыну хисләре уяту.

Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: сөйләм үсеше, физик үсеш, иҗтимагый — коммуникатив үсеш, нәфис — нәфасәти үсеш.

Методлар һәм алымнар: күрсәтү һәм аңлату,  уен, күнегүләр;  әңгәмә, сораулар.

Материал һәм җиһазлау: компьютер, слайдлар, экран, зәңгәр төстәге җирлек (галәм киңлегендә йолдызлар һәм ракеталар ясап беркетү өчен), кәгазьдән киселгән йолдызлар, планета сурәтләнгән битлекләр, җилем.

Сүзлек: Кояш системасы, галәм – космос, орбита, космонавт, телескоп, ракета.

Шөгыль барышы

1. Оештыру өлеше

Тәрбияче (бүмәдә уйнап йөргән  балаларның игътибарын үзенә юнәлтә). Балалар, карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар. Бу шар.

Тәрбияче. Бүген иртән мин бакчага эшкә килгәндә бу шар безнең бүлмәбезнең тәрәзә төбендә иде. Сез ничек уйлыйсыз, бу шар бирегә кайдан килде икән? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Мин дә ачык тәрәзәдән җил белән очып кергәндер дигән фикердә. Шар оча. Тагын нәрсә эшли?

Балалар. Шар оча, кабара, шартлый.

Тәрбияче. Әйдәгез, без дә, кулларыбыз белән кабартып, шар ясыйбыз.

2. «Минем шарым» дигән бармак уены

Тәрбияче. Һава кертәбез без шарга, (ике кул бер-берсенә каршы куела)

Ф-ф-ф; ф-ф-ф (кулларны иреннәргә тидереп өрәләр)

Ул зур булып кабара. (куллар шар формасын ала)

Кинәт шарым шартлады (уч төпләрен бер-берсенә шапылдаталар)

Инде каян табарга? (Балалар уч төпләрен бер-берсенә шапылдатканда, тәрбияче балаларга сиздермичә генә, шарны шартлата, шар эченнән йолдызлар коела)

3. «Кем күбрәк йолдыз җыя?» хәрәкәтле уены

Тәрбияче. Йолдызлар кайда була, аларны кайчан күрергә мөмкин?

Балалар. Һавада, күк йөзендә, кич белән.

Тәрбияче. Ни өчен көндез йолдызлар күренми? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Әйдәгез, үзегез җыйган йолдызларны тактага ясалган «күк йөзе»нә урнаштырыйк. (Магнит белән беркетәләр.) Сез тагын нинди күк җисемнәрен беләсез?

Балалар. Кояш, ай, планеталар.

4. Тәрбияче (слайдлар ярдәмендә). Кешеләрне элек-электән күк йөзе, йолдызлар, ай, кояш кызыксындырган. Аларны күзәтергә яратканнар. Йолдызларны күзәтү өчен галимнәр телескоп уйлап тапканнар. Телескоп белән күзәткәндә башка планеталар барлыгын белгәннәр. Ә сез нинди планеталарны беләсез?

Балалар. Плутон, Нептун, Меркурий һ.б.

Тәрбияче. Галәмдә барлыгы тугыз планета бар. Алар Кояш тирәли әйләнә. Бер-берсенә бәрелмиләр, чөнки һәрберсенең үз юлы (орбитасы) бар. Бу планеталар һәм Кояш Кояш системасы дип атала. Җир планетасы –тереклек булган бердәнбер планета. Кояш – безгә җылылык һәм яктылык бирүче йолдыз. Мин «Галәм» дигән бик кызыклы уен беләм. Сезнең аны уйнап карыйсыгыз киләме? Кайсы планетада буласыгыз килә? Үзегез теләгән планета битлеген сайлап алыгыз.

5. Ял минуты. «Галәм» уены

(Балалар үзләре теләгән 9 планета битлекләрен алалар һәм сигнал буенча, Кояш системасында урнашу тәртибен саклап, тезелергә тиеш булалар.)

6. Тәрбияче (слайдлар ярдәмендә). Космос кешене һәрвакыт кызыктырган. Башка планеталарда тереклек, һава бармы икәнен белү өчен кешеләр һавага очу турында  хыялланганнар. Башта галимнәребез һава шары уйлап тапканнар. Ләкин ул шар белән галәм киңлекләренә менеп җитү мөмкин булмаган. Күп еллардан соң галимнәр космик корабль, ракета уйлап тапканнар. Галәмгә башта кешеләрне очыртырга курыкканнар Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар. Ул этләрнең исеме «Белка» һәм «Стрелка» булган. Алар галәмне исән-имин әйләнеп кайткач, кешеләр үзләре очкан. Моннан 60 ел элек – 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин галәмгә очкан. Ул «Восток» кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Шуннан бирле 12 апрельдә һәр елны илебез халкы зур горурлык белән Космонавтика көнен  билгеләп үтә. Хәзер вакытта космонавтлар космик станцияләрдә озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Биредә алар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр, медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, гарасат, тайфуннарның якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио-, телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.

– Балалар, ә сезнең космонавт буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.)

– Космонавт нинди булырга тиеш? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, балалар, космонавт бик тә чыдам кеше булырга тиеш. Булачак космонавтлар очышка озак еллар әзерләнә. Алар спорт белән шөгыльләнәләр, парашютта сикерәләр. Космонавт әле тирән белемле дә булырга тиеш.

Без әлегә сезнең белән космоска оча алмыйбыз. Бәлки безгә үзебез ясаган ракеталарны космоска очырып карарга кирәктер. Сез ничек уйлыйсыз, балалар? (Балаларның фикерләре тыңланыла.) Әйдәгез, кәгазь битләрен билгеле бер тәртиптә бөкләп, ракета ясыйбыз.

7. Оригами ысулы белән ракета ясау.

Тәрбияче. Һәрберегез үзегез ясаган ракетаны һавага очырганчы өстәлгә куелган смайликлар арасыннан үзегезгә ошаганын ракетагызга ябыштырыгыз әле, балалар.

8. Йомгаклау. Уен-викторина.

Тәрбияче. Ә хәзер шундый уен уйнап алабыз. Мин биргән сорауга кем дөрес җавап бирә, шул ракетасын космоска очыра. (Сорауга җавап биргән балалар ракеталарын тактага йолдызлар янына беркетә баралар.)

– Космоска нәрсә белән очалар?

– Беренче космонавт кем?

– Галәмгә  иң беренче нәрсәләр очкан ?

– Сез нинди планеталарны беләсез?

– Тереклек булган бердәнбер планетанын исеме ничек?

– Чын космонавт нинди була?

Тәрбияче. Балалар, сез барлык биремнәрне дә уңышлы үтәдегез. Сез очырган смайликлы ракеталарның барысы да әнә ничек матур елмаеп тора. Мин сезгә кызыксынучан, актив булганыгыз өчен рәхмәт әйтәм!