Инглиз теле дәресләрендә лэпбук куллану

№ 176

(Мастер-класс)

Айгөл ГАЙФЕТДИНОВА,

Чистай районы Данауровка башлангыч мәктәп-балалар бакчасының инглиз теле укытучысы

Максат: инглиз теле дәресләрендә лэпбук куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, лэпбук өчен кирәкле әсбаплар, төсле карандашлар, биремнәр язылган конвертлар.

Мастер-класс барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр, фокус төркемнәр!

Сез серле, кызыклы әйберләр яратасызмы? Әлбәттә, серле, кызыклы әйберләрне балалар гына түгел, без дә бик яратабыз. Бүгенге очрашуда мин сезне шундый серле әсбап белән таныштырырга телим.

Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә? (Фикерләр алышына.)

Бүгенге чыгышымда лэпбук ясау һәм аның ни өчен кирәк икәненә төшенербез.

Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен һәр укытучы эзләнә. Шуңа бәйле рәвештә үзенең педагогик эшчәнлегендә яңа алымнар һәм идеяләр куллана. Менә мин үз эшемдә өр-яңа, кызыклы методик кулланма – лэпбук файдалана башладым. Аны дәрестә да, дәрестән тыш чараларда да, өйдә дә файдаланырга мөмкин. Кызыклы материалларны туплаганда бу эшкә әти-әниләрне дә тартырга була.

Нәрсә соң ул лэпбук? (Фикерләр тыңлана.) Лэпбук ул – интерактив тематик папка яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап. Аны беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе (lap – колени, book – книга, «наколенная книга») җыелма күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап.

Мин лэпбукны икенче төрле кечкенә зур ачышлар китабы дип атар идем. Сез минем белән килешерсезме? Мастер-классның ахырында сезнең фикерләрегезне тыңларбыз. Ә әлегә сез монда бернинди дә серле, кызыклы әйбер юк диярсез. Әйе, чөнки әлегә ул буш. Ә аны серле һәм кызыклы итүдә миңа сезнең ярдәм кирәк.

Димәк, лэпбук төзегәндә иң беренче теманы билгелибез дидек. Ә без бүген ясаячак лэпбукның темасын белү өчен табышмак чишәргә кирәк.

Blue sky is seen. The trees are green.

The world looks new and gay,

Because grey winter’s gone away.

Нәрсә турында сүз бара? Димәк, без сезнең белән бергәләп «Яз» темасына лэпбук төзүгә керешәбез. Теманы ачыклагач, план төзергә кирәк. Планда лэпбукның нинди бүлекләрдән торуы, нинди мәгълүматны үз эченә алуы билгеләнә. Лэпбукны ясау өчен атналап вакыт үтәргә мөмкин. Вакыт бик кыска булу сәбәпле, мин сезгә лэпбукның нигезен, биремнәрне әзерләп килдем. Хәзер төркемнәрдә эшне башлыйбыз.

Биремнәрне укыйбыз. Кайсы төркем эшен беренче тәмамлый, шул төркем безгә эшен күрсәтә һәм лепбуктагы кесәгә беркетә.

1 нче төркем. Табышмакларның җавапларын язарга.    

1. … brings sunny days and winds

So we know that spring begins. (March)

2. This natural phenomenon

Cannot be seen when it is dark

For it’s caused by light hitting rain

To create a colorful arc. (Rainbow)

3. This is something you see in the sky

You’ll need more hints though so I’ll explain

It’s sometimes fluffy and sometimes gray

And can release snow, hail or rain. (Cloud)

4. All about, but cannot be seen,

Can be captured, cannot be held,

No throat, but can be heard. (Wind)

2 нче төркем

1. brings the primrose sweet,

We see daisies at our feet. (April)

2. This is something you see

When outside there’s a storm

It comes down from the clouds

And appears in droplet form. (Rain)

3. I’m a breeze or a squall

A cyclone or gale

I am what is measured

On the Beaufort scale. (Wind)

4. If you look up during the day

Then you will see this lit

Because it is Earth’s closest star

Around which we orbit. (Sun)

3 нче төркем. Шигырь язылган кәгазь битен «гармошка» рәвешендә бөкләргә, бер шигырьне укырга.

The sunshine gleams so bright and warm,

The sky is blue and clear.

I run outdoors without a coat,

And spring is almost here.

Then before I know it,

Small clouds have blown together,

Till the sun just can’t get through them,

And again, it’s mitten weather.

4 нче төркем. Шигырь язылган кәгазь битен «гармошка» рәвешендә бөкләргә, бер шигырьне укырга.

Spring is here! Spring is here!

Winter is gone and two flowers appear.

Three little robins begin to sing.

Four bicycle bells begin

to ring. Five children come out and jump the rope.

Spring is here now! I hope, I hope!

5 нче төркем. Сынамышларның дәвамын табып, икенче биткә ябыштырырга.

Red sky at night, sailors delight; … (red sky in the morning, sailors take warning).

(Перевод. Если небо к ночи красное дождя не будет, если красное к утру – будет.)

The moon her face be red, … (of water she speaks).

(Перевод. Если облик Луны красный – к дождю.)

A wind from the south  … (has rain in its mouth).

(Перевод. Южный ветер приносит дождь.)

If wooly fleeces spread the heavenly way, … (be sure no rain disturbs the summer day).

(Перевод. Если небо звездное – дождя не будет.)

6 нчы төркем. Сыйфатланманы укып, сүзнең кайсы кош турында баруын ачыкларга. Шул кошның рәсемен табып ябыштырырга. (Кечкенә китап килеп чыга.)

1. These birds are called «messengers of spring». Of the migratory birds, the first ones arrive in the spring. They winter in the south of Europe: in Italy, Spain, North Africa: Tunisia, M. Egypt, Algeria.They are small: 18-21 cm in length, weight 75 gr. The neck is short. The beak is long, pointed, curved down, black in color. (Бу кошларны «яз хәбәрчеләре» диләр. Күчмә кошлардан язын алар беренче очып кайталар. Европаның көньягы: Италиядә, Испаниядә, Африканың төньягы: Тунис, Мисыр, Алжирда кышлыйлар.Алар зур түгел: озынлыгы 18-21 см., авырлыгы 75 г. Муены кыска. Томшыгы озын, очлы, аска бөгелгән, кара төстә.)

2. This bird lives in Tatarstan, found in every forest. It doesn’t overwinter in these parts. They did not return until the end of April and flew to Africa in mid-July. It does not hatch its own chicks, but lays eggs in the nests of other birds, never laying more than two eggs in one nest. In an hour, she eats about a hundred bees. (Бу кош – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар апрель ахырында гына кайталар һәм июльнең уртасында Африкага очып китәләр. Ул кошчыкларын үзе утырып чыгармый, ә йомыркаларын башка кош ояларына салып калдыра, беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый. Ул бер сәгатьтә йөзгә якын корт ашый.)

7 нче төркем. Рәсем буенча кечкенә текст төзергә. (Сюжетлы рәсем бирелә.)

8 нче төркем. Яз турында җыр җырларга. (Бер куплетын бергәләп җырлау.)

Укытучы. Менә шундый матур, эчтәлекле лэпбук килеп чыкты. Сез ничек уйлыйсыз, нинди темаларны өйрәнгәндә лэпбук  кулланып була? Бу алымны кайсы сыйныфларда куллана алабыз? Лэпбук куллану нинди файда китерә? (Фикерләр тыңланыла.)

«Яз» темасы буенча менә шундый матур, эчтәлекле лэпбук килеп чыкты. Әлбәттә, язны чәчәкләрдән башка сүз алдына китереп булмый. Тиздән инде кар астыннан беренче чәчәкләр күренер. Ә мин бүген үк инде сезнең белән очрашуга язның беренче чәчәкләрен – умырзаялар алып килдем. Кемгә бүгенге мастер-класс ошады, кем бүгенге очрашуда үзенә нинди дә булса яңалык алды – шулар бүгенге очрашуның истәлеге итеп шәмәхә төстәге умырзаяларны, ә кемгә бүгенге очрашу кызыксыз, яңалыксыз тоелды, сары умырзаяларны алыгыз. Рәхмәт.