Халыклар теле – дуслык теле
№ 175
(Татарстанда 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичә)
Гөлнур КАСЫЙМОВА,
Казандагы 98 нче татар-рус урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рания САМАТОВА,
Казандагы 98 нче татар-рус урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Кичә барышы
1 нче алып баручы.
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул…
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне –
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
2 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичәбезне башлыйбыз. Билгеле булганча, быелгы 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Мондый карар Татарстан Республикасында яшәүче күпмилләтле халыкларның бердәмлеген ныгыту өчен кабул ителде.
1 нче алып баручы. Без сезнең белән 21 нче февральнең һәрбер милләт кешесе күңелендә бәйрәм көн булып исәпләнүен беләбез. Бу бәйрәм кайдан барлыкка килгән соң? Бу вакыйга 1952 елның 21 февралендә Пакистанда була. Биш студент бангл теленә дәүләт теле статусын таләп итеп чыгыш ясый, ләкин аларны үтерәләр. Бу вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1991 елның 21 февралендә Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО аны Халыкара туган тел көне дип игълан итә.
2 нче алып баручы. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Туган телебезне ничек яратуыбызны һәм хөрмәт итүебезне без бүген бергәләп ачыкларбыз. Туган телебез турында сөйләшербез, мәкальләрне, җырларны, шигырьләрне, биюләрне искә төшерербез. Әйдәгез, кичәбезнең музыкаль өлешен сыйныфыбызның моңлы тавышлы кызы Әдилә Миннуллина башкаруында «Яратыгыз» җыры белән башлап җибәрик әле.
Укытучы. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхаммәтшин: «Туган телләрне саклауда иң мөһим рольне укыту программалары алып тора», – диде. Бүгенге көндә Татарстанда рус телендә белем бирүче 871 мәктәп, ә татар телендә белем бирүче 675 мәктәп исәпләнелә, дип әйтелә Татарстан Дәүләт Советы биргән мәгълүматта. Шулай ук Татарстанда 132 мәктәп этномәдәни компонентлы укыту программасы белән эшли. Мәсәлән, чуваш телен 88 мәктәптә, удмурт телен – 24, мари телен 16 мәктәптә һ. б. телләрне бик күп мәктәпләрдә өйрәнәләр Балалар, ә сез үзегез нинди телләр өйрәнәсез? (Татар, рус, инглиз телләре.) Сезнең туган телегез нинди тел? (Укучылар үзләренең туган телләре турында сөйлиләр.)
1 нче алып баручы. Ә минем туган телем – татар теле. Тугач та, газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлар тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Габдулла Тукайлар сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бөек шагыйребез Наҗар Нәҗми дә бит татар теле турында бик матур шигырь юллары язып калдырган.
Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Балалар, туган тел турында сез татар һәм рус телләрендә нинди мәкальләр беләсез?
Укучылар.
Не храбрис словом, а покажи делом.
Слово – не воробей, вылетит – не поймаешь.
Слово – серебро, а молчание – золото.
Язык до Киева доведет.
Телләр белгән, илләр белгән.
Сүз – бер көнлек, тел – гомерлек.
Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.
Сөйдергән дә – тел, биздергән дә – тел.
Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
2 нче алып баручы.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
Туган телем- татлы телем! Һәркем өчен газиз һәм кадерле булган бу сүзләрне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Тел -ананың балага биргән иң кадерле бүләге. «Әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Без кадерле әниләребездән бишек җырларын тыңлап үсәбез, яраткан шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен өйрәнеп рухланабыз. Ә хәзер сезнең алдыгызда Арина Осипченко бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Бишек җыруы» шигырен яттан укыр. Ул үзе рус кызы булса да, татар телен бик теләп өйрәнә һәм татарча шигырьләрне дә бик оста итеп сөйли.
Укытучы. Белгәнебезчә, күп телләр белгән саен бүгенге заманда зур уңышларга ирешүе җиңелрәк.
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, марилар өчен – мари теле, әрмәннәр өчен – әрмән теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык! Әйдәгез, сүзне республикабызда дүртенче ел рәттән татар теленнән үткәрелгән олимпиадада призер булган укучыбыз Нармин Хәлиловага бирик әле. Ул үзе азәрбәйжан кызы булса да, күп телләр өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул сезгә үзенең туган телендә һәм татар телендә шигырьләр сөйләп үтәр. (Азәрбәйҗан телендә «Туган җирем» шигырен, татар телендә Г.Тукайның «Туган авыл» шигыре сөйли.)
Укытучы. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аша аңлый башлый, беренче тапкыр «дустым» сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без сезнең үз телегездә никадәр матур итеп сөйләгәнегезне, никадәр матур итеп җырлаганыгызны күрербез. Ә хәзер сүзне Бата Улановка бирәбез. Ул Бурятия Республикасыннан кайткан укучы буларак, сезгә үзенең туган телендә «Сахра» дигән шигырен сөйләп үтәр. (Бурят телендә шигырь сөйли.)
1 нче алып баручы. Безнең бөек татар шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз туган тел турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Гомәр Бәширов: «Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баеткан, матурлаган», дип әйткән.
Әхмәт Ерикәй «Ике канат» шигырендә:
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге юл тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый, – ди.
Хәсән Туфан исә «Туган тел» шигырендә:
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем – бәгърем, син ул, син! – дип әйтә.
Укытучы. Укучылар, кеше нинди милләттән генә булмасын, башка милләт вәкиленә хөрмәт белән карарга тиеш. Ә хөрмәт – дуслык нигезе. Балалар, ә сез дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (Дуслык турында татарча һәм русча мәкальләр яңгырый.)
Укучылар.
Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Дустың булмаса – эзлэ, тапсаң – югалтма.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Дуслык авыр чакта сынала.
Дуслыкта – көч.
В дружбе сила.
Не имей сто рублей, а имей сто друзей.
Дружба дороже денег.
Друг познается в беде.
Укытучы. Рәхмәт, балалар, ә хәзер без сезнең белән яратып җырлый торган «Дуслык» дигән җырыбызны җырлап үтик әле. Безнең бер-беребезгә булган мөнәсәбәтләребез һәрчак җырдагыча нык һәм дустанә булсын! (Җыр башкарыла.)
Укытучы. Укучылар, минем белән һәркайсыгыз килешер, дип уйлыйм: халыклар дуслыгы – аның байлыгы, дибез. Дөньяда барлык милләт вәкилләре дә дус һәм тату яшәсен өчен барлык шартлар тудырылган. Мәсәлән, шәһәребезнең үзәгендә Павлюхин урамында Халыклар дуслыгы йорты урнашкан. Анда бик күп түгәрәкләр эшләп килә. Халыклар дуслыгы йортына йөрүче балалар төрле милләт җырларын, шигырьләрен, биюләрен өйрәнәләр. Алар бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Мәктәбебез укучылары арасында да әлеге Халыклар дуслыгы йортына йөрүчеләр бар, әйе бит? (Укучыларның җаваплары тыңланыла. Халыклар дуслыгы йортында төшкән фотолар күрсәтелә.)
2 нче алып баручы.
Бие, әйдә, бие, әйдә,
Биегәнең күрсеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең 98 ләр, дисеннәр.
Хәзер кызларыбыз безгә татар халык биюен биеп күрсәтер. Алар арасында милләтләре буенча руслар да, татарлар да бар. Ләкин алар һәрбер милләт биюен зур тырышлык һәм осталык белән башкаралар. (Татар халык биюен биеп күрсәтәләр.)
1 нче алып баручы. Чыннан да, һәр халыкның үз туган теле, аның мәдәнияте, милли юлы, милли йөзе, тарихы бар. Һәркем үз туган телен яратырга, кадерләргә, хөрмәт итәргә һәм аның белән горурланырга тиеш! Безнең халыкта бик мәртәбәле әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле милләт халкына, аларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без көчле халык булырбыз.
2 нче алып баручы.
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без – «Туган тел»дән туганнар,
Без – Тукай оныклары!
Укытучы. Хөрмәтле укучылар! Кичәбез ахырына якынлашты. Бүген без бик эчтәлекле һәм кирәкле темага сөйләштек. Минем сезгә теләгем шул: һәркем туган телен яратсын, хөрмәт итсен һәм горурланып яшәсен иде. Телебезне киләчәк буыннарга да җиткерик! Уңышлар Сезгә! Ә кичәбезне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз! (Җыр башкарыла.)