«Могҗизалар кыры»нда – космосны яратучылар

 № 175

(Беренче космонавт Ю.А.Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан интеллектуаль күңел ачу чарасы)

Фирая ГЫЙЛӘҖЕВА,

Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларның акыл һәм иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, космонавт һөнәренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау. «Могҗизалар кыры» өстәле, интерактив такта, музыка, шкатулкалар.

Катнашалар: IV – VI сыйныф укучылары.

Уен барышы

1 нче алып баручы.

Кешелек бу батырлыкны

Һич чыгармас исеннән:

Зәп-зәңгәр булып күренгән

Материклар өстеннән,.

2 нче алып баручы.

Өстеннән чиксез суларның

Сәламнәр юллый-юллый,

Галәмдә очып йөрде ул

Һәм кайтты җырлый-җырлый.

                 (Г.Рәхим. «Ю.Гагаринга»)

1 нче алып баручы. Хәерле көн, укучылар, кадерле кунаклар!

1961 елның 12 апреле. Советлар Союзының барлык радиостанцияләре шатлыклы хәбәр җиткерә: «Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 2 минут. ТАСС хәбәр итүенчә, галәм киңлегенә кеше очкан. Бар җиһан тынып калгандай була. Океаннар һәм илләр өстеннән очып үткән Юрий Гагарин турында бөтен Җир шары халкы сөйли. Әйдәгез, хәзер без дә бу вакыйга турында карап узыйк.

Интерплакат http://edu.glogster.com/glog/34345350/1g5ajtwxd7x сылтамасы буенча карала.

Укытучы. Быел 2021 елның 12 апрелендә беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очуына 60 ел тула. Бүген без шул уңайдан «Могҗизалар кыры» уенына җыйналдык. Бу уен телевизион тапшыру үрнәгендә оештырыла. Уеныбыз космос, астрономия турында булачак.

2 нче алып баручы. Белгәнегезчә, уен берничә турдан тора. Әйдәгез, уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Һәр раундта өчәр укучы катнаша. Һәр хәреф өчен балл куела. Әгәр уенчы өч хәрефне рәттән әйтсә, ике шкатулка алу хокукы бирелә. Бер шкатулкада – приз. Уенда приз да отарга, банкротка чыгарга да мөмкин. «Хәрефне ач» язуы ачылса, уенчы теләсә нинди бер хәрефне ачу хокукына ия булачак.

Уенны башлыйбыз! («Могҗизалар кыры» уены музыкасы яңгырый.)

Укытучы. Беренче тур уенчыларын каршы алабыз. Аларга көчле алкышлар! Сезгә зур уңышлар юллыйбыз. Уенчылар белән танышып алыйк. (Уенчылар үзләре белән таныштыралар.) Рәхмәт, балалар, барабан артында үз урыныгызны алыгыз!

Укытучы. Беренче өчлеккә мондый сорау: Уран планетасын кем ачкан?

(Укучылар чиратлап хәрефләрне әйтәләр. Туры килгән хәрефләр ачыла бара.) (1нче слайд)

У и л ь я м
Г е р ш е л ь

 

1 нче алып баручы. Кыскача мәгълүмат: инглиз астрономы Уильям Гершель 1781 елда яңа планета ача. Телескоп булдыру мөмкинлеге булмаганлыктан, күкне күзәтү өчен ул көзгедән приборлар ясый. Шушы прибор  ярдәмендә ул хәрәкәтләнүче йолдызны күрә. Аны ул Уран дип атый.Телескоп ярдәмендә ачылган беренче планета була ул. Астроном Уран ачуны король Георг III гә багышлый. (2 нче слайд)

Укытучы (2 нче  раундны тәкъдим итә). Алдагы раунд катнашучыларын барабан артына чакырабыз. (Музыка астында барабан артына басалар.) Уенчылар белән танышып алыйк. (Уенчылар үзләре белән таныштыралар.)

Сезгә мондый сорау  бирелә: иң якты йолдыз ничек атала? (Укучылар чиратлап  хәрефләрне әйтәләр. Туры килгән хәрефләр ачыла бара.) (3нче слайд)

С и р и у с

 

2 нче алып баручы. Кыскача мәгълүмат: Си́риус – күк йөзенең иң якты йолдызы, ул Зур Эт йолдызлыгына керә. Аны Җирнең төрле өлкәләреннән күрергә була. Сириус Кояш системасыннан 8,6 яктылык елы ераклыгында урнашкан, һәм  ул – иң якын йолдызларның берсе.

1844 елда Ф.Бессель Сириусның куш йолдыз булуын әйтә. 1862 елда А.Кларк шушы йолдызга охшаш йолдыз ача, Ул Сириус B исемен ала. Кайвакыт йолдызны Сириус A дип тә атыйлар. Ике йолдыз гомуми масса үзәге тирәсендә 50 ел эчендә әйләнеп чыга. 1915 елда Маунт-Вильсон обсерваториясе астрономнары Сириус B йолдызының ак кәрлә булуын ачалар. (4нче слайд)

Укытучы (3 нче раундны тәкъдим итә). Алдагы раунд катнашучыларын барабан артына чакырабыз. (Музыка астында барабан артына басалар.) Уенчылар белән танышып алыйк. (Уенчылар үзләре белән таныштыралар.)

Укытучы. Өченче өчлеккә мондый сорау: дөньядагы иң зур космодромның исеме?(Укучылар, чиратлап, хәрефләрне әйтәләр. Туры килгән хәрефләр ачыла бара.) (5нче слайд)

Б А Й К О Н У Р

 

1 нче алып баручы. Кыскача мәгълүмат: Байконур космодромы (Байңоңыр (богатая долина) – дөньяда иң эре космодром. Казахстан территориясендә, Кызыл Орда өлкәсендә Казалинск шәһәре һәм Жосалы бистәсе арасында, Төратам бистәсе янында урнашкан. (6 нчы слайд)

Тамашачылар белән уен. Экранда кемнәрнең портретларын күрәсез?

космановт

                                                                                                                                                                                       

Җавап: Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина  Терешкова, Владимир Комаров. (7нче слайд)

Укытучы. Финалга чыгучыларны барабан артына чакырабыз (исемнәрен атый).

Укытучы. Финалга чыгучыларга мондый сорау: космонавтикага нигез салучы кем? (8 нче слайд) (Укучылар чиратлап авазларны әйтәләр. Туры килгән хәрефләр ачыла бара.)

Ц и о л к о в с к и й

 

2 нче укучы. Кыскача мәгълүмат Константин Эдуардович Циолковский –күренекле тикшеренүче, авиация һәм космонавтика өлкәсендә иң зур галим, фәндә чын новатор. (9 нчы слайд)

Укытучы. Уеныбыз азагына якынлашты. (Җиңүченең исемен атый.  Катнашучыларга бүләкләр тапшырыла. Уенга йомгак ясала.)

Кулланылган әдәбият:

1. Рәхим Г. Ю.Гагаринга.

2.Сью Бэклейк. Астрономия и космос. – М.: Росмэн, 2017.

https://yandex.ru/images/search

http://edu.glogster.com/glog/34345350/1g5ajtwxd7x https://yandex.ru/images/?from=tabbar

https://yandex.ru/images/search