Сәләткә беренче адымнар
№171
Регина ТУТУНИНА, Эльмира ХИСМӘТУЛЛИНА,
Казандагы 114 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләр
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәч, кайбер танышларыбыз: «Өйдә балага рәсем ясатырга кирәкме, әллә балалар бакчасында шөгыльләнүе дә җитәме?» дигән сорауны еш бирә. «Бөтен җирне буяп бетерә, өйдә бернинди буяу да тотмыйбыз», диючеләр дә бар. Безнең фикеребезчә, өйдә рәсем ясатуның артыгы юк. Сабыйлар, рәсем ясап, күңелләренә рәхәтлек ала. Бу –балага бер мавыгу гына булачак. Көн дәвамында телевизор, компьютер карап утырганчы, ни белән булса да кызыксынуы аның үсеше өчен кирәк.
Кулына карандаш тоту белән һәр бала үзенчә рәсем ясый башлый. Билгеле инде, бөтенесенең дә рәсеме матур килеп чыкмый. Кайбер бала, бераз гына күрсәтү белән, ничек ясарга кирәклеген шунда ук аңлап ала. Икенчеләр белән исә озаграк шөгыльләнергә туры килә. Мондый вакытта: «Булмый инде», – дип кул селтәргә кирәкми.
Сабыйларга кечкенә әйберләрне ясау авыррак бирелә. Күбесе моны тиз генә эшли алмый. Бу исә аларда үз-үзләренә ышанычын киметә. Пумала, карандаш, фломастер кебек буягычлар белән рәсеме килеп чыкмый икән, гадәти булмаган алымнарны да кулланырга була. Мисалга, кечкенә яшьтәге нарасыйларга уч төбе, уч төбе кырые, йодрык, бармаклар белән дә рәсем ясатып карагыз. «Юкны сөйләмәгез, бу вакытта баламның бөтен җире пычрана», – дип куркырга кирәкми. Югач, бетә ул.
Без балалар бакчасында каты ярымкоры пумала, бөке, балавызлы акбур белән акварель, шәм белән акварель, яфрак, мамык таякчыклар, тылсымлы бау (ниткография) белән дә эшләргә өйрәтәбез. Ә менә мәктәпкә барыр яшькә җиткәндә алар ком, сабын куыгы, бөтәрләнгән кәгазьдә, көпшәле кляксография, трафарет, гадәти кляксография, пластилинография алымнарында да үзләрен сынап карарга тиешләр.
Гадәти булмаган мондый рәсем ясаулар баланың үсеше өчен дә бик файдалы. Ул бу вакытта төрле сурәтләрне күз алдына китерә, фантазиясен эшкә җигә, кул бармаклары ныгый, үз-үзенә ышанычы арта, әйләнә-тирәне яхшырак күрә, аңлый башлый. Нарасыйларны гадәти булмаган рәсем ясауга өйрәтүдән курыкмыйбыз. Бу вакытта алар армый, киресенчә, кызыксынулары арта.
Рәсем ясауны без уен формасында да алып барабыз. Башта бер бармак белән уеннар уйнатсак, аннан башкаларын эшкә җигәбез. Аннан төсләр белән уйнатып алабыз. Уен формасында рәсемгә тарту бала күңелендәге куркуны җиңә, ул үз көченә ныграк ышана башлый, эчке дөньясы үзгәрә, яңа омтылышлар барлыкка килә.
Рәсем ясау бала күңелендә әйтеп бетергесез уңай хисләр ташкыны кузгата. Аның йөзенә карап та кәеф күтәрелүен, шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килүен яки кәефсезләнүен чамалыйсың. Рәсем аша ул күңелен дә ачып бирә.
Рәсем ясау сабыйларның сөйләм сәләтен дә үстерергә сәләтле икәнлеген әти-әниләр белеп торсын иде. Әйләнә-тирә хакында сөйләп, уен күнекмәләре белән рәсем ясатасың икән, аларда сүз байлыгы да арта.