Укытучылар династиясе вәкиле мин

№170

Земфия САТТАРОВА,

Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы

Үз профессиям – укытучы һөнәре хакында язасым килеп китте. Яшь чакта, хыялый бер мизгел кичереп, театр артисты буласы килеп йөргән чагым, имтихан бирергә Казанга барып, анда өч көн имтихан биреп, дулкынланып җавап көткән көннәрем әле дә бүгенгедәй истә. Тик хыялым тормышка ашмады, чөнки Чаллы педагогия институтының педагогика факультетына укырга керүем турында хәбәр алдым. Мәктәпне бетергәндә чыгарылыш имтиханын бик яхшы язсаң, институтка керү имтиханы булып санала торган вакытта укыдым мин. Шул чакта педагогика факультетын сайлаган идем. Әниемнен шатлыгы эченә сыймады, ә мин төшенкелеккә бирелеп, ни уйларга да белмичә бер-ике көн йөрдем әле. Аннары, әнием кушканча, Казанны онытып, укытучы булырга әзерләнә башаладым. Хәзер үземә-үзем сорау бирәм һәм җавап таба алмыйм.Ул чакта әнигә каршы барып, чыгып киткән булсам – ни булыр иде икән? Бу сорау һаман да ачык булып кала. Безнең нәселнең укытучылык династиясе өч буын вәкилләрен үз эченә ала. Ул – минем әнием, сеңелем, үзем һэм кызым. Бүгенге көндә бөтенебез дә – укытучылар.

Әнием Зөлфирә Әхмәт кызы Зәкиҗанова, Мамадыш районының Баскан авылына килеп, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда – Чаллы шәһәрендә яши. Үзенең элекке укучылары белэн элемтәдә тора. Кайчак ана киңәш сорап киләләр. Бик зур ихтирамга лаек. Җәй саен авылга кайтып килү анын өчен бик күп дулкынлану-кичерешләр мизгелләре «бүләк итә». Беренчедән, әтиебезнең кабере шунда, икенчедән, авылга кайтып керүгә, авыл халкы аның кайтканын ишетеп, капка төбенә чыгып хәл-әхвәлен сораша, кызыксына. Әниемнең дәресләрендә булган төрле кызыклы вакыйгаларны искә  алып, озак кына сөйләшеп торып, кайвакыт кич җитә. Бу шатлыклы мизгелләрне әнием бик озак исендэ тота.

Сеңлем, минем иң якын кешем – Альбина Ясәви кызы Мостафина Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Үз эшен бик яратып, күңелен биреп башкара. Һәрбер балага индивидуаль якын килеп, әти-әниләре белән эшләүгә  күп көченн куя. Балалар да, әти-әниләр дә аны бик тә хөрмәт итәләр. Икебез дә бер үк эш – мөгаллимлек хезмәте башкаргач, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Бигрәк тә ачык дәресләр уздырасы булганда бер-беребезгә нык булышабыз. Мәсәлән, минем Ризаэддин Фәхреддингә багышланган  дәрестән тыш чарамда сеңлем килеп мөнәҗәт башкарды. Мин ул мизгелдә үземне бик тә горур хис иттем.

Кызым – Зәлия Айдар кызы Саттарова, IX сыйныфны тәмамлап, Чаллы педагогия көллиятендә икенче курста белем ала. Яратып укый, тырышып бөтен булган чараларда катнышырга тырыша.Ул да минем сыман хыялый, тормыш яратучы, менә дигән укытучы булачак, минем чә.

Минем үземә килгәндә, хәзерге вакытта Әлмәт районының Колшәрип урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укытам, 20 еллык педагогик стажым бар. Һәрбер дәрес яңача, һәрбер бала күнелгә якын. Ә аларның җылы карашы минем өчен көчле алкышлар сыман кабул ителә.

Хәзерге вакытта укытучы булу бик авыр. Чөнки электрон кулланмалар алга киткән гасырда тактага акбур белән язып кына балаларда үз фәнеңгә карата кызыксыну уятып булмый. Бала күнелендә эз калдыру – ул безнен кулларада. Без биргән белем актуаль булуы һәм шушы белемне истә калдырту – мөһим максатыбыз. Шуңа ирешү максатыннан төрле чаралар уздырырга тырышам. Кайвакытта дәресләремдә үзем язган шигырьләрне укуны да кулай күрәм. Мәсәлән, V сыйныфтагы беренче тарих дәресен «Тарих фәне нигә кирәк?» дигән шигыремне уку белән башлап җибәрәм. Түбәндә шул шигыремне журнал укучылар хөкеменә тәкъдим итәм.

Үзегез укыткан укытучыларны онытмагыз, хәл белешеп торыгыз. Алдагы тормышыгызда якшы кешеләр генә очрап торсын, барыгызга да унышлар юлдаш булсын! Ә безнең укытучылар династиясе дәвам итәр яшь буынга гыйлем һәм һәм тәрбия бирүдә киләчәктә дә армый-талмый хезмәт куяр дигән теләктә калам.

Тарих фәне нигә кирәк?

«Тарих фәне нигә кирәк?» – дигәч,

Әй, уйлана кайбер балалар.

Ничек инде кирәк булмасын, ди,

Борынгыдан калган язмалар.

Ничек итеп дәүләт булдырганнар,

Ничек итеп ауга барганнар,

Ничек итеп газ плитәсез, майсыз

Тәмле итеп ит кыздырганнар?

Көтү-көтү булып яшәгәннәр,

Шау-гөр килеп балык тотканнар.

Җанварлардан куркып, артка посып,

Чыгар микән диеп көткәннәр.

Чыккан! Ничек чыкмасын, ди?

Кырылып ята эшләнмәгән эш.

Ут сакларга кирәк, аш салырга,

Ирләр ач булсалар күнелсез.

Хәзер генә йөгереп кайтабыз да

Кнопкага гына басабыз.

Өстәл яннарына килеп утырып,

Арып-талып авыз ачабыз.

Юып биргән керне авырыксынабыз

Ишек ачып элеп куярга,

Әй, шаккатыр иде борынгылар

Безнең мондый ялкау булганга.

Нишлисең бит дөнья алга бара –

Цивилизация бик тиз үзгәрә.

Ләкин дөнья куып, онытмыйк без

Ата-бабаларга  рәхмәт әйтергә.

Рәхмәтебез булсын шөгыльләрдә,

Уйларыбыз булсын тирәнтен.

Тарих битләрендә калган белемнәрне

Өйрәник без, дуслар, көннән-көн.