Тылсымлы театр иленә сәяхәт

№163

(Зурлар төркеме өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты)

Лилия МӨХӘММӘТДИНОВА, Яр Чаллы шәhәрендәге 106 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе.

Лидия ОГЕЙЧУК, Яр Чаллы шәhәрендәге 106 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе.

Максат: Театр сәнгате үзенчәлекләре аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Театральләшкән тамашалар аша балаларның сүзлек запасын баетырга, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен, хис-тойгыларын  дөрес тасфирлый белүләрен үстерергә.

2. Балаларда артистлык сәләтен, эстетик зәвыклылык тәрбияләргә.

3. Театр төрләре белән таныштыруны дәвам итәргә, актерлык остаыгына өйрәтергә.

Ярдәмлек җиhазлар, күрсәтмәлелек: матур бизәлгән китап, хат, тылсымлы тартма, хис-тойгыларын  сүрәтләүче таякчыклар театры, дидактик уен: “Тылсымлы капчык”, уенчыклар (кызыл калфак, өч аю, өч дуңгыз, шалкан, алтын йомырка, камыр малай), башлыклар (тычкан, бака, куян, бүре, төлке, аю).

Методик алымнар hәм чаралар:  хат уку, хәрәкәтле уен, дидактик уен, тетральләшкән уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз,  табышмаклар чишү, музыка тыңлау, сөйләү, рәсемнәр күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: театр иле, курчак, актер, әкиятче,  тылсымлы, моңсу, шат йөзле кешеләр.

Алдан алып барылган эш: биремнәр, шигырләр өйрәнү, табышмаклар чишү, санамышлар әйтү , театр, турында әнгәмә, әкиятләр уку.

Шөгыль барышы:

Хәерле иртә-агачлар,

Хәерле иртә-кошлар,

Хәерле иртә-табигать,

Хәерле иртә-дуслар,

Хәерле иртә-кунаклар!!!

Тәрбияче: Балалар, бер-беребезгә карап, елмаеп алыйк әле! Мин сезне күрергә бик шат. Әйдәгез бергә сәяхәткә барыйк?

Балалар, барасыгыз киләме? ( баларның  җаваплары)

— Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз!

(Тәрбияче матур бизәлгән китабын ачып табышмак укый)

Ул— яктылыкка, нурга илтә,
Ул көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең — көләрсең
Көләрлек булмаса — еларсың.

Төрле артистлар белән танышырсың,

Әкият иленә эләгерсең!

Нәрсә ул, балалар? (Театр)

— Театр “илендә” кемнәр  яши, беләсезме? (әкияти геройлар, матур курчаклар  яши)

— Театрда үзегезне ничек тотарга кирәк? (кычкырып сөйләшмәскә, телефонны сүндерергә h.б.)

Мин сезгә “Театр иленә” сәяхәткә барырга тәъкдим итәм. Анда сез төрле могҗиза  күрерсез. Әйдәгез әле, күзләрегезне йомыгыз да тылсымлы сүзләр әйтегез!

 “Китап, китап, китапчык — әкият сөйләп бирче”(3 тапкыр)

(Тылсымлы көй яңгырый, тәрбияче тиз генә Әкиятче костюмын кия)

Әкиятче: Исәнмесез, таныдыгызмы мине! Мин Әкиятче булам!

Балалар, театр күрсәтәбез бергә,

Тезеп сүзләрене сүзгә.

Әкият башлана бездә!

Балалар, сезенен артист буласыгыз киләме? ( баларның  җаваплары ) Бу “Тылсымлы таяк” — минем ярдәмчем. Ул сездән артистлар ясаячак. Әйдәгез зур түгәрәккә басыгыз, күзләрегезне йомыгыз hәм әкрен генә әйләнегез!

Әкиятче (тылсымлы сүзләрне әйтә): “ Әйлән – бәйлән артистка әйлән” (3 тапкыр)

Балалар! Менә безнең юлыбызда, беренче могҗиза барлыкка килде — “Тылсымлы тартма”, ә аның янында кемдер хат калдырган!

(Хатның тышында курчак театры рәсеме, аны ачып карыйлар)

— Бу хат какйдан килгән икән? (курчак театрыннан)

— Хат эчендә табышмаклар язылган. Әгәр сез, табышмакларга  дөрес җавап тапсагыз тылсымлы тартмада нәрсә барын белерсез ?

(Табышмаклар чишү)

Әкиятче: Булдырдыгыз балалар! Табышмакларга җавапларыгыз дөрес булды. Хәзер тылсымлы тартманы ачырга да була. Нәрсә бу, балалар? ( таякчыкта рәсемнәр )

-Дөрес. Тылсымлы тартмада таякчык театры бар.

(Хис-тойгы театры)

-Бу кем? Ул нинди? ( ул шат, елмая, моңсу, ачулы h.б )

-Шат (моңсу, ачулы…) балалар нинди була?  Күрсәтегез әле! ( балалар елмаялар, сөенәләр…)

-Балалар, сез кайчан шатланасыз, сөенәсез? ( баларның  җаваплары )

Дөрес, әти – әниләрегез сезне кочакласа, яратса, күчтәнәчләр алып кайтса, сез шатланасыз.

-Ә кайчан, моңсуланасыз (елыйсыз, ачуланасыз)? ( баларның  җаваплары )

— Ә хәзер без “ Тылсымлы театр иленә — сәяхәтне” дәвам итәбез.

— Балалар, карагыз әле, безне нәрсә каршы ала? ( баларның  җаваплары )

Әйе, тычкан. Ул безгә, “Тылсымлы капчык”  алып килгән!

Дидактик уен: “Тылсымлы капчык”

(Капчык эчендә — Кызыл калфак, өч аю, өч дуңгыз, йомры малай, алтын йомырка, бүре, шалкан уенчыклары, балалар  әкият геройларын танып әйтәләр)

Әкиятче: Балалар! Капчык эчендә, төрле әкият геройлары бар, алар адашкан.

Әйдәгез әле, без аларга булышабыз! Уенны санамыштан башлыйбыз.

Санамыш әйтү

Каенда -карга

Имәндә-чыпчык

Җирдә- елан

hавада-кош

Бар син дә –оч!

-Кемдә калды, шул бала беренче булып капчыкка кулын тыгып, әкият героен тартып чыгара. Бу герой кайсы әкияттән? ( баларның  җаваплары )

Әкиятче: Әфәрин балалар!  Сезең җавапларыгыз, дөрес булды. Сез әкият геройларына, булыштыгыз. Хәзер алар, үз әкиятләренә кайтып китәләр. Сез, әкиятлерне бик яхшы беләсез икән! Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Сез уйнарга яратасызмы? ( баларның  җаваплары ) Әйдәгез, хәрәкәтле уен уйныйбыз!

Хәрәкәтле уен: “ Күрсәт әле үскәнем”

Балалар түгәрәккә басалар. Түгәрәк эченә, кечкенә өстәл куела . Өстәлдә бабай, күбәләк, бака,  рәсемнәре. Музыка уйный, кулдан кулга, балалар тупны, бер берсенә бирәләр. Киңәт музыка туктый, кемнең кулында туп кала, шул бала түгәрәк эченә баса, бер рәсемне ала, аны атый hәм түгәрәктә  хәрәкәтләр белән йөрөп күрсәтә. Балалар кабатлыйлар.

Күрсәт әле,үскәнем,

Ничек бабайлар йөри?

Менә шулай, менә шулай

Шулай бабайлар йөри.

(3 тапкыр уйнала — күбәләк оча, бака сикерә).

Әкиятче: Рәхмәт балалар! Барыгыз да булдырдыгыз. Юлыбызны дәвам итәбез.

Нәкъ урман уртасында

Бик матур  өй тора.

Биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел.

Нәрсә ул? ( баларның  җаваплары )

Әкиятче:

-Дөрес балалар, Теремкәй. Әйдәгез, битлекләр, костюмнарны киегез дә артист булып уйнагыз!

(Артистлар теремкәй янында кала, калган балалар урындыкларга утыралар.)

-Артистлар әзер, димәк башлыйбыз.

-Бу теремкәйдә, кем яши?

Мин тычкан –Чыедык.

Мин бака-Бакылдык.

Мин куян-Озын колак.

Мин төлке-Хәйләбикә.

Мин бүре-Сорыколак.

Мин аю-Камыт аяк.

Әйдәгез дус булыйк, бергә яшик !!! ( Барысы бергә, әйтәләр)

Әкиятче:

-Балалар! Бу геройлар,  безгә кайсы әкияттән килгәннәр? (баларның  җаваплары )

-Дөрес, “Теремкәй” әкиятеннән килгәннәр.

-Безнең артистларга, зур рәхмәт! Кул чабабыз!!!

Рефлексия

-Буген сез, барыгыз да артист булып карадыгыз, бик яхшы уйнадыгыз, сөйләдегез! Әфәрин! Балалар, бик  тырыштыгыз! Чын күңелдән, барыгызны да алкышлыйбыз!!! Бакчага кайтыр вакыт та җитте.

Әкиятче (Тылсымлы сүзләрне әйтә): 1, 2, 3 артист роленнән балалар бакчасына кайтып төш!

(Тәрбияче тиз генә Әкиятче костюмын сала)

Тәрбияче: Балалар! Бүген без кая сәяхәт иттек? Нинди геройлар белән очраштык?

Нинди әкиятләрне искә төшердек? Нәрсәләр эшләдек?

-Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!