Милли мәгариф – милләтнен киләчәге
№165
Лилия САФИУЛЛИНА,
Алабугадагы 1 нче гимназия-милли белем бирү үзәге директоры, Татарстанның атказанган укытучысы
Бүгенге көндә республикабызда милли мәгарифкә зур игътибар бирелә. Татарстан халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, милли мәгариф системасын формалаштыру, XXI гасырның көндәшлеккә сәләтле шәхесен тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең туган телдә сыйфатлы белем һәм тәрбия алуга булган ихтыяҗын канәгатьләндерү төп максатлардан санала. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халкының мәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру көтелгән нәтиҗәләренең берсе булып тора.
Халыкның тарихы, бүгенгесе, киләчәге, эчке дөньясы аның телендә саклана, тел аша зиһенгә үтеп керә, ә телне саклау, үз чиратында, мәктәп укытучыларыннан зур җаваплылык һәм компетентлылык сорый. Татар мәктәпләре һәм гимназияләре бу өлкәдә әйдәп баручылардан санала.
Бу җәһәттән, гимназиябез – шәһәребездә ныклы адымнар белән эшләп килүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап, аны киләчәк буынга тапшыручы, рухи кыйммәтләрнең асылына төшендерүче белем йорты.
Безнең 1нче гимназия үз эшен 1991 елның августында башлап җибәргән иде. 2018 елның гыйнварыннан шәһәребездәге 27 нче «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берләшеп, «Милли белем бирү үзәге» буларак эшли башладык.
Бүгенге көндə безнең Үзәк дəүлəт мəгариф стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли-төбəк компонентын исəпкə алып, үстерелешле белем бирү мохите оештыру буенча муниципаль база мəйданчыгы булып тора. Гимназиябез – “Дәрестән тыш эшчәнлек мәктәбе” һәм “Җиңүнең таныш йөзләре”, “Шәфкатьлелек каникулга китми” республика грантлары, “Иң яхшы медицина кабинеты”, “Туган якны өйрәнү музее”, “Иң яхшы мәктәп яны бакчасы”, “Гимназия- закон җирлеге”, “Иң яхшы ашханә”, “Тату сыйныф серләре” район һәм республика бәйгеләре җиңүчесе.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны федераль дәүләт стандартларына һәм гимназия таләпләренә җавап бирерлек итеп тәрбияләү максатыннан яңа алымнар куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларны сәламәтләндерү һәм аларның яшерен сәләтен ачыклау чарасы буларак “Кинезиология” проекты, рус телендә һәм инглиз телендә язма һәм телдән сөйләмен формалаштыру максатыннан “Буквограмма» проекты, аңлы, дөрес итеп укырга өйрәтү максатыннан “Ф.А.Зайцевның методикасына алдан ук өйрәтү” проекты сафка басты.
Милли үзәк оешканнан соң, I сыйныфка укырга килүче укучылар саны да 40% ка артты. Милли үзәк буларак оешу федераль дәүләт стандартлары кысаларында балалар бакчалары һәм мәктәп дәвамчанлыгына куелган бурычларны язуда гына калдырмады, ә чын мәгънәсендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Чөнки мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләребез һәм башлангыч сыйныф укытучыларыбыз укучылар тыгыз элемтәдә эшли. Уртак педагогик киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, төрле тәрбия чаралары оештырыла. Бу исә үз чиратында балаларга һәм ата-аналарга мәктәп мохитенә кереп китү чорында уңай тәэсир итә.
Гимназиябезнең укыту-тәрбия процессы елдан-ел үсә, ныгый, камилләшә бара. Ата-аналар һәм укучыларның теләкләрен исәпкә алып, V – VIII сыйныфларда математика, инглиз теллəрен тирәнтен укыту, X – XI сыйныфларда социаль-гуманитар, социаль-экономик юнəлешле профильле укыту сыйныфлары ачылды.
Бердәм дәүләт имтиханнары буенча да нәтиҗәләребез куанычлы. Рус теле, математика, инглиз теле, информатика, химия, физика, җәмгыять белеме фәннәреннән нәтиҗәләр шәһәр, республика күрсәткечләреннән югары. XI сыйныф укучылары даими рәвештә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләрен бердәм дәүләт имтиханнары белән раслый.
Мөгаллимнәребез укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүгә дә бик җитди карый. Олимпиадаларда катнашу, җиңү яулау – ул һәрбер укытучының эш күрсәткече. Халыкара, республика олимпиадаларында укучыларыбыз ел саен җиңүчеләр рәтендә.
Иҗади яктан сәләтле, тырыш, методик яктан ныклы белем базасына ия булган укытучылар укучыларга тирән белем һәм ныклы тәрбия бирү белән беррәттән, үзләре дә фәнни конференцияләрдә, һөнәри бәйгеләрдә, грантларда катнашып җиңү яулыйлар. Укытучыларыбыз да “Сыйныф җитәкчесе”, «Ел укытучысы» бәйгеләре, “Укытучы-остаз”, «Укытучы- мастер», «Өлкән укытучы” республика гранты җиңүчеләре булдылар.
Дәресләрдән соң укучылар өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. Түгәрәкләр укучыларның һәм ата- аналарның сорауларын исәпкә алып оештырыла. Гимназия базасында 23 түгәрәк эшли, аларда 89% укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләргә йөрүче укучылар республика, шәһәр ярышларында, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Шулардан “Көрәш” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр арасыннан өч укучыбыз, спорт мастерлыгына кандидат минимумын үтәп, Бөтендөнья бәйгеседә абсолют чемпионнар булдылар. Ә “Сәйлән” бию төркеме Россиядә генә түгел, Төркиядә үткәрелгән халыкара бәйгедә дә җиңү яулады.
Утыз еллык тарихында гимназиябезнеӊ үз традициялəре дə барлыкка килде. Укытучылар көче белән “Укучыларга рухи-əхлакый тəрбия бирүдə регионныӊ тарихи мəдəни мирасын куллану” дип исемлəнгəн традицион фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Эшебезнеӊ нəтиҗəсе буларак, Алабуга районының мәгариф үсешенә багышланган музей-экспозиция ачылды. Экспозициядә татар мәгарифенең 1837 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш баскычы күрсәтелде. 2019/2020 нче уку елыннан башлап әлеге фәнни-гамәли конференция республика статусын алды.
Гимназиябездә “Халыкара хезмәттәшлек” проекты тулы көченә эшли. 2009 елның 15 декабрендә төзелгән килешү кысаларында безнең 1 нче гимназия белән Төркия Республикасынең Сафранболу шәһәрендәге Мостафа Антеп-углу мәктәбе арасында мәгарифне, мәдәниятне, ике илнең дә телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үзара килешүгә кул куелган иде. Шуның нәтиҗәсе буларак гимназиябез базасында “Сафранболу” төрек клубы ачылды, бу кабинетта төрек теле дәресләре укытыла, төрек халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәтә башладык. Гимназия укучылары 2009 елдан бирле һәр елның апрель аенда Сафранболу мэриясе чакыруы буенча халыкара балалар фестивалендә катнашалар, Мостафа Антеп-углу мәктәбе укучылары белән очрашалар.
Бөек авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның истәлекләрендә өстәл китабына язып куярлык фикер бар: «Сугышта улын хәбәрсез югалткан ана (авар милләтеннән), улының исән булуына өметен җуеп, башына кара шәл ябына. Еллар узгач, Рәсүл Гамзатов чит илгә чыгуының берсендә бу хатынның улы исән икәнлеген белә, аны таба. Кайтып әни кешене сөендерергә теләп: «Улың табылды, кара шәлеңне сал!» – ди. Әни кара шәлне сала. Әмма сорау бирә: «Ул синең белән нинди телдә сөйләште, авар телендәме?» – ди. «Юк, ул авар телен оныткан», – дигән җавап алгач, ана кара шәлен яңадан ябына һәм үзәк өзгеч сүз әйтә: «Ул минеке түгел икән инде”.
Димәк, милләтебез яшәсен дисәк, буыннар күперен тоташтыручы тел, дин, гореф-гадәтләр, тарихыбызны онытмыйк, киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырыйк.
Гомумəн, ирешелгəн нəтиҗəлəребез сөенечле, əмма алда торган бурычлар тагын да колачлы, чөнки милли мəгарифне бары тик яӊалыкка омтылып кына үстереп була.