Поликультуралы белем бирү яссылыгында толерант шәхес тәрбияләү

№163

Алсинә ХӘСӘНОВА,

Казан шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет-интернат мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Россиядә поликультуралы белем бирүгә ихтыяҗ узган гасырның 90 нчы елларында ук туды, чөнки Конституция нигезендә Татарстанда ике тел- татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Бу ихтыяҗлык бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмады, киресенчә, көн кадагында булган проблемаларның берсе булып тора. Россия регионнары арасында Татарстан күпмилләтлелеге буенча алдынгы урыннарның берсен яулый. Бүгенге көндә Татарстан җәмәгатьчелеге алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып балаларга күптармаклы мәдәни һәм поликультуралы белем бирүне үстерү тора. Республикабыз жирлегенең оешу үзенчәлекләре нинди  булуга карамастан,  белем бирү өлкәсендәге алгарыш гомумдәүләт мәнфәгатьләрен һәм биредә яшәүче халыкларның милли-мәдәни аерымлыкларын исәпкә алып үткәрелергә тиеш. Поликультуралы белем бирү аша халыкларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен көчәйтү һәм культурасын үзара баету, үз халкының тарихын һәм башка халыкларның яшәү рәвешен өйрәнү аша укучыда универсаль культура тәрбияләү заманча белем бирүнең мөһим бер өлеше булып тора.

“Яхшы кеше булу өчен, ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, – дип язган бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. Укыту системасында  белем һәм тәрбия бирү бер-берсенә үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара торган процесслар, шуңа күрә дә мәктәпнең ике төп функциясен билгеләп үтү кирәк. Беренчесе – мөгаллимнең балаларны укытуы, тәрбия бирүе, икенчесе – яшь буынга халыкның рухи мирасын тапшыруы. Киләчәк буынны рухи яктан бай итеп күрәсе килә, чөнки рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле, уку-укыту процессында әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.

Поликультуралы шәхес тәрбияләүдә дәресләрдән тыш  мәктәп күләмендә уздырылган төрле чаралар да ярдәмгә килә. Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытырга, укучыларда  бер-берсенә һәм олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә булыша. Мәктәп күләмендә ел саен  “Татар варислары” фестивале, “Туган телләр бәйрәме”, “Нәүрүз”, “Масленица”  бәйрәмнәрен уздыру традициягә керде. Фестиваль кысаларында рәсемнәр, шигырьләр, җырлар бәйгесе уздырыла. Бу чаралар укучыларны  башка халыклар культурасы белән таныштыра,  аларга карата кызыксыну уята,   ихтирам хисе тәрбияли.

Күпмилләтле дәүләт шартларында социаль тотнаклылык күпчелек очракта педагогиканың поликультур һәм толерантлык педагогикасы булуына бәйле. Поликультур белем бирү гомуми белем бирү компоненты буларак, бүтән мәдәниятләрне яхшырак аңлауга юнәлтелгән, ул төрле мәдәният вәкилләренең үзара бер-берсен аңлауга, яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә. Поликультур белем бирү үзенчәлекле эчтәлеге һәм методикасы белән төрле традицион мәктәп фәннәрендә урын таба.

Толерантлыкның мәгънәсе бердәмлекне тану нигезендә, шул ук вакытта кешелек төрлелегендә бер-береңә бәйле булу, башка кешенең хокукларын хөрмәт итү, шулай ук бүтәннәргә зарар кылудан тыелып калу, чөнки бер кешегә китерелгән зыян башкаларга һәм үз-үзеңә дә начарлык эшләүне аңлата.

“Толерантлык” төшенчәсе төрле мәгънәви төсмерләргә ия. Татар телендә ул “түземлелек, сабырлык”ны аңлата; инглиз телендә әйберне яки күренешне тыныч, каршылыксыз кабул итүне; француз телендә кешенең ирегенә, яшәү рәвешенә, фикер йөртүенә, сәяси һәм дини карашларына, тәртибенә хөрмәт белән карау.

Укучыларны үз милләте мәдәнияте белән таныштырып, аларга без шәхес буларак үзләре һәм башкалар турында мәгүлүмат бирәбез һәм шуның аша милли үзенчәлекне гомумкешелек сыйфатлары аша күрсәтәбез.

Җир шарындагы бөтен кешеләргә кирәк булган кыйммәтләрне үзләштерүне бала иҗади эшчәнлек аша гына туплый ала, чөнки бары тик иҗади эшчәнлек кенә балаларның дөньяны танып белү позициясен, дөрес, усал, яхшы ягын аңларга мөмкинлек бирә.

Минем уйлавымча, балаларның үсешендә ике үзара бәйләнгән юлны аерырга була:

  • берсе – табигый “җитлегү”,
  • икенчесе – мәдәни камиллек, тәртипнең һәм фикерләүнең мәдәни ысулларын үзеңдә булдыру.

Шулай итеп, укучыларның үсеше өчен туган як мәдәнияте аның өчен чыганак(контекст) булып тора.

Укучыларның зурлар дөньясы системасына керүе үз халкының һәм башка этник төркемнәргә керүче  халыкларның мәдәниятен, телен үзләштерү процессы аша башкарылырга тиеш. Башка балалар белән аралашу мөнәсәбәтләрен контрольдә тотып дөрес юлга юнәлтергә омтылу. Бу эш балаларның балалар дөньясы үзенчәлекләрен истә тотып башкарылырга тиеш, чөнки өлкәннәр мәдәнияте алар өчен “антимир” булып тора.

Укучыларны туган телгә өйрәткәндә мин аларда башка халыклар мәдәниятләренә хөрмәтле караш, аңлау, дуслык  һәм ачык, түземле мөнәсәбәт формалаштырырга тырышам. Безнең республикада яшәүче милләт вәкилләрен мин үзара күрше яшәүче халыклар итеп кенә түгел, ә бөтен дөнья әһәмиятенә ия булагн сәнгать әсәрләрен тудыручылар, геройлар итеп тәкьдим итәм.

Уртакка әйләнгән традицияләр, бәйрәмнәр, гадәтләр аша мин укучыларны татарлар һәм руслар белән таныштырам. Греклар белән укучыларны аларның легендалары, мифлары аша; украиннарны – аларның җырларын тыңлатып; төрекләр белән – аларның сынлы сәнгате аша таныштырам. Шулай итеп, мин укучыларның гомумкешелек кыйммәтләренә якынаюын булдырам, аны ныграк аңлаешлы, тоеп була торган һәм эмоциональ төсмерле итәргә тырышам.

Бала тәрбияләү икенче бер кешене аңлый белүне формалаштыру, яхшылык эшләү, җәмгыять кабул иткән үзара мөнәсәбәтләр нормаларында ориентлашуны, конфликттан ситуациягә бәя бирү юлы һәм ул ситуациядән этик чыгу юлын күрсәтүне күздә тота.