Алтын көз

№163

Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасының тәрбиячесе

 Максат: Табигатькә мәхәббәт,тирә-юньне танып белү аркылы балаларда экологик культура тәрбияләү.Үсемлекләрнең сезонлы үзгәреше,аларның әйләнә–тирә мохит белән бәйләнешен күзалларга ярдәм итү.Төсләр лексикасын ныгыту.Сөмбелә бәйрәме турында белемнәрен арттыру.

Ярдәмлек: Көзге яфраклар,картина, яшелчә- җиләк җимеш, конверт салынган кәрзин.

Дәрес барышы

Тәрбияче: балалар, без югында безнең бүлмәдә бер кәрзин калдырып киткәннәр.Уртанчылар төркеменә дигән язу бар, кемнән икәне язылмаган.Әйдәгез, уйлашыйк әле, кем калдырды икән бу кәрзинне.Карыйк, нәрсәләр барын.(Тәрбияче ала, балалар нәрсә икәнен әйтеп баралар.)

-Кыяр, помидор,яфраклар, суган, алма, слива, чия.

Тәрбияче: Бу әйберләрне безгә кем калдыра алыр  икән ?

Балалар: Көз,Сөмбелә,Уңыш бабай.

Тәрбияче: Мин дә бу кәрзинне безгә Көз калдыргандыр дип уйлыйм.

Сөмбелә яки Уңыш бабай дисәктә ялгыш булмас,чөнки алар барысы да көзне аңлата. Менә тыңлагыз әле.

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул “Сөмбелә”

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек “Сөмбелә”.

Сөмбелә – башак дигән сүз.Өлгергән башак,уңыш,көзге муллык дигән сүз. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә килә безгә  Сөмбелә,көзге уңыш бәйрәме.

Карагыз әле,Сөмбелә безгә нинди  төстәге яфраклар алып килгән?

Балалар:Кызыл,сары, куе сары төстә.

Тәрбияче: Балалар кайсы агачлардан коелды икән бу яфраклар,уйлап карагыз әле.(Тәрбияче күрсәтә, балалар әйтеп бара.)

Балалар: Каен,имән,өрәңге, миләш агачларыннан коелганнар бу яфраклар.

Тәрбияче: Сез белмисезме,нигә көз көне агачларның  яфраклары коела икән?

Балалар:Саргаялар,кышка әзерләнәләр һ.б..

Тәрбияче: Дөрес,балалар, көз көне агачлар әкрен сулый башлый. Алар язга кадәр ял итәләр, хәл җыялар. Әгәр яфраклар коелмаса,кыш көне агач ботакларына бик күпләп сыланып,ботаклар сынып төшәр иде. Анан соң коелган яфраклар агачларның тамырын да җылытып тора.Коелган яфракларны кая куябыз без?

Балалар: Агач,куак төпләренә өябез, кышкы суыкта туңмасыннар өчен.

Тәрбияче: Менә күрәсезме,яфраклар агачларга кыш чыгарга ярдәм итәләр. Ә хәзер көзге уңышлар турында сөйләшеп үтик. Көз көне нинди уңышлар җыялар?

Балалар:Кыяр, кишер, кәбестә, алма, ашлык һ.б.

Тәрбияче:Әйе, басуларда ашлык җыялар,аннан безгә икмәк пешерәләр. Бакчаларда яшелчә, җиләк- җимеш җыялар. Халык кышка әзерлек алып бара. Көз көне уңыш мул булса, язга кадәрле яшәргә иркен була.

Карагыз әле,балалар,монда кәрзин төбендә конверт бар икән.Карыйк әле аны. Монда ниндидер рәсемнәр бар, сезгә өләшим әле мин аларны. Язу да бар икән. Укый: “Кадерле балалар, мин сезгә үтенечем бар: бу конвертка минем үз рәсемнәремне генә тутырып куя алмассызмы икән. Дөрес салсагыз мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем. Сөмбелә.”

Тәрбияче:Балалар,сезнең Сөмбеләгә ярдәм итәсегез киләдер бит? Рәсемнәрегезгә яхшылап карагыз да, анда елның кайсы вакыты сүрәтләнгәнен сөйләп,рәсемнәрне тиешле урынга куйыйк.

(Рәсемнәрдә көз, кыш, җәй вакыты сүрәтләнгән.)

Балалар: Минем рәсемдә көз сүрәтләнгән. Агачларның  яфраклары  саргайган, җиргә  коела  башлаган.

-Бу рәсемдә балалар су коена .Бу җәй көне.Бу рәсемне конвертка салмыйбыз һ.б.

Тәрбияче:Булдырдыгыз,балалар,барыгыз да рәсемдә кайсы ел вакыты сүрәтләнгәнен бик яхшылап аңлаттыгыз.Сөмбелә кәнәгать булыр безнең эштән. Ял итеп алыйк  инде,”Көз” уеннын уйныйк. Кем “Көз” була?

(Балалар түгәрәккә баса, “Көз” уртада кала.)

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә  сары,кызыл,

Алтын,матур төсләр бар.

 

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы,суык көннәр бар.

(Гөлсинә Гәрәева көе һәм сүзләре.)

 

Тәрбияче: Сез бик җитез балалар,яңгыр берегезне дә чылатырга өлгермәде. Мин сезгә табышмак әйтәм,сез җавабын табыгыз.

-Үзе тук  кебек,

Кайгысы юк кебек,

Җылый башласа,туктамый.

Балалар: Яңгыр.

Тәрбияче:Менә мәкальне аңлатып бирегез әле.”Көзге көн бала кебек, әле көлә, әле җылый.” Көн җылый яки көлә беләмени?

Балалар: Яңгыр яуса – җылый диләр, кояш чыкса – көлә.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, көзге көн үзгәреп кенә тора бит: әле генә ялтырап кояш чыга,шул арада пыскып яңгыр ява башлый. Көн ямьсезләнә,кошлар туңа. Балалар карагыз әле, минем кулымда нинди кош башлыгы?

Балалар: Сыерчык.

Тәрбияче:Сыерчык кышны кайда уздыра?

Балалар: Җылы якларда.

Тәрбияче: Бу турыда без шигырь өйрәнгән идек,кайсыгызның исендә?

(Ике бала кара-каршы сөйлиләр.)

Кошлар киткәндә.

 

—                     Сыерчыгым, нигәкитәсең?

Сагынырмын синекиткәчтен.

—                     Көз җитте бит инде,мин туңам,

Килгән идем җәйгекостюмнан.

(Бари Рәхмәт.)

Тәрбияче:Балалар  сыерчык нигә бездән китә?

Балалар: Көз җиткән,сыерчык туңа.

Тәрбияче:Әйе, сыерчык салкында туңа. Аннан соң сыерчыкка азык та булмый, ул бит бөҗәкләр белән туена. Ә кыш көне бәҗәкләр, кортлар каерылар, яфраклар астына яшеренеп калын кар белән капланып калалар.

Балалар тагын нинди кошлар җылы якка очып китә?

Балалар: Кара карга, сандугач,карлыгач, тургай,кыр үрдәкләре,кыр казлары һ.б.

Тәрбияче:Ә кышлаучы кошларга без ничек тә булса ярдәм итә алабызмы?

Балалар: Җимлекләр ясап элеп кошларны ашата алабыз.

Тәрбияче:Әйе, балалар ,кошларга без кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш. Кошлар бит безнең канатлы дусларыбыз.

Ә хәзер бүгенге дәрескә йомгак ясап,көз  турында хикәя төзибез. Менә бу картинага яхшылап карагыз һәм белгәннәрегезне исегезгә төшерик әле.

(2-3 бала хикәя сөйли.)

Алтын көз килде. Көннәр суынды. Агачлар сары,кызыл, алтын төсләргә кереп яфракларын коя башлады. Күчмә кошлар җылы якларга очып китте. Кырларда,бакчаларда мул уңыш җыйдылар.Еш кына салкын яңгыр ява.Бар табигать кышка әзерләнә.