Онытырга хакыбыз юк!

№163

(Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Алсу ФӘТТАХОВА,

Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Сугыш… Фашист… Үлем… Әлеге кыска гына сүзләрне ишеткәч, күңелне курку хисе биләп ала, йөрәк сыкрап куя. Без, яшь буын, әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен, бәлки, аңлап та бетермибездер. Ә ерак әби-бабаларыбыз – әлеге афәтне үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә татыган шәхесләр. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан әле дә кан саркып тора.

Тарихта булган мондый дәһшәтне безнең һич кенә дә онытырга хакыбыз юк. Бүгенге заман баласына әлеге афәт хакында сөйләп аңлату, әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны искә төшерү, тынычлык төшенчәсен күңелләренә сеңдерү һәм туган илгә карата ярату хисләрен тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

«Онытырга хакыбыз юк!» дип аталган, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына багышланган дәрестән тыш чара шушы максатны күздә тотып, VII – VIII сыйныф укучылары өчен төзелде.

Максат. Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Сугыш вакыты һәм Җиңү көне темаларына презентация, табигать күренешләре, «Бөек Ватан сугышы тәмамлануга – 75 ел. 1945 – 2020» стенды.

Яңа педагогик технология: театр педагогикасы.

Вакыт: 90 мин.

Кичә барышы

I күренеш

(Сәхнәдә «Дуслык җыры» яңгырый. 4 бала (2 кыз, 2 малай) чыга, парлы бию башкарыла.)

Зөһрә. Дуслар! Нинди матур көн бүген! Табигатьтә язгы хуш ис! Кояш балкый, кошлар сайрый, рәхәт…

Тимур. Әйе, көне дә гади генә көн түгел… Җиңү бәйрәме бүген!

Ләйсән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 75 ел узган. Бу – бер кеше гомере бит!.. Уйлап карасаң, исең-акылың китәрлек…

Илшат. Нәкъ 75 ел туган җиребез тынычлык һавасын сулый. Без дә ирекле, хөр илдә яшибез!

Тимур. Анысы шулай, дуслар… Тик сугыш хакында бик аз беләбез шикелле миңа… Белемнәребез җитәрлек түгел… Авылыбызда сугышны кичкән ветераннар да аз калып бара, алар исән чакта тарихи вакыйгаларны язып алырга, белемнәребезне тирәнәйтергә кирәк дип санамыйсызмы?

Зөһрә. Шулай кебек… Әйдәгез, авылыбызның мөхтәрәм аксакалы, сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән Зариф бабайга барып, хәлен белеп кайтыйк, әле бәйрәм тантанасы башланырга вакыт җитәрлек!

Илшат. Киттек, дуслар! (Чыгып китәләр.)

II күренеш

(«Герман көе» яңгырый. Укучылар Зариф бабай (карт ролен укучы малай яки берәр ир-ат укытучы башкара ала) янәшәсендә фотолар, хатлар карап утыралар.)

Зариф карт. Сугыш башланганда миңа нибары 18 яшь иде. Сугыш башлану хәбәрен без баштарак чын дип кабул итмәдек. Ничек инде, тик торганнан Гитлер безгә каршы ут ачсын? Чик сакчылары кире борырлар үзләрен: әле бит печәнгә төшәсе, чәчкәнне вакытында җыеп та аласы бар. Ничек тиз башланса, шулай тиз бетәр кебек тоелды.

Бөтен кеше каядыр ашыга, кабалана ул көннәрдә. Ирләр дә, артык каты тавышланмыйча, нидер хакында гәпләшә. Тик бу аянычлы хәбәр чын булып чыкты шул… Сугыш башланганның өченче көнендә үк 30 кешегә повестка килеп төште. Әтигә, ике абыема да… Алар сугышка китеп, озак тормадылар, мин дә үз теләгем белән фронтка киттем.

Гади солдат кына булсам да, бик күп сугышларда катнашырга туры килде. Смоленск, Варшава, Луков, Модлин, Прага өчен сугышларда катнаштым. Берничә тапкыр яраландым. Тик гомерем озын булган, исән-имин туган илгә кайтырга насыйп булды.

Сугыш турында күпме сөйләсәк тә, гади солдатларның никадәр газап күреп, үз-үзләрен аямыйча, җилдә, суыкта, окопларда яшәүләрен күз алдына да китерә алмыйсыз сез, балалар! Аны сөйләп кенә аңлатып бетерү мөмкин түгел! Сезгә бу михнәтне курергә язмасын, берүк!

(«За 4 дня до войны» җырына бию башкарыла.)

Зариф карт. Мин сугышка китәсемне бер кешегә дә, хәтта әнигә дә әйтмәдем. Бер төн булса да, тынычлап йокласын дидем. Ләкин авылда берәр хәлне яшереп калып буламы соң? Минем сугышка китәсен әни иртән көтү куарга чыккан җирдән ишетеп кайткан! Бик озак кочаклашып, елашып саубуллаштык. Ул берьялгызы калды өйдә.

Зөһрә. Бик кыен булгандыр әнкәгезгә?..

Зариф карт. Әнкәйләр… солдат хатыннары!.. Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Авылдагы ир-ат эшләргә тиешле бөтен авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә төште. Авырып, ачлыктан да үлүчеләр күп булды… Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Әнкәйне дә бу шомлы хәбәр читләтеп үтми. Әтинең, бер абыемның үлеме, икенче абыемның хәбәрсез югалуы турында бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килә тора. Белмим, әнкәй ничек түзгәндер бу хәсрәткә?..

(Моңлы көй ишетелә. Бер укучы башкаруында М.Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы яңгырый.)

Илшат. Зариф бабай, сугыш хакында сөйләшкәндә, Суслонгер дигән сүзне еш ишетәбез. Нинди куркыныч җир соң ул? Шул хакта да сөйләгез әле безгә!

Зариф карт. Тирә-юньгә даны таралган ул Суслонгерны «Үлем лагере» дип атап йөртәләр. Шушында җибәрелгән солдатлардан пулеметчылар, артиллеристлар әзерләгәннәр. Тик анда бик авыр булган.

III күренеш

(Капка төбе. Берничә хатын-кыз (хатын-кыз укытучылар яки өлкән сыйныф укучылары башкара ала), бала-чага җыелган. Алар янына Хәдичә килеп керә, аның кулында төенчек, эскәмиягә барып утыра, балалар аңа урын бирә.)

Хәдичә. Ахирәтләр! Аллаһка тапшырып, таң белән юлга кузгалырбыз инде. Безгә ияреп, Чишмәбаштан Гайникамал да барам, ди. (Авыр сулап.) Һай, бу каһәр төшкән Гитлерны! Балаларны – әтисез, безне – ирсез, аналарны баласыз калдырып, канлы күз яшьләре түктерә бит, әй, Аллаһым! Шушы көннәрдә генә авылга кара пичәтле ничә хат килде икән?!

1 нче бала. Әни, әни дим, ә сез кая барасыз ул? Сез дә сугышка китәсезме әллә?

Гафифә. Юк, балам, әтиләрегезнең хәлен белергә барабыз без, Аллаһ кушса. Иии, әле генә чалгы белән печән чапкан, балта тотып эшләп йөргән авыл агайларын, вагоннарга төяп, мари урманнарындагы Суслонгер лагерена озатканнар, диген ә?!.

Хәтимә. Шунда сугышка әзерлиләр икән бит, урысчага да өйрәтәләр, ди. Анда би-ик күп, ди, сугышка китәсе солдатлар. (Куркып кына.) Тик менә хәлләре генә бик әйбәт түгел диләр анда эләккәннәрнең, бичаракайларым!

Хәдичә. Андагы солдатларга яшәр өчен казармаларны да үзләренә төзисе икән. Салкыннар башлангач, җылы киемнәр дә бирелмәгән икән әле. Курсантларның көнлек нормасы нибары 200 грамм ипи, ди. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән бик каты кырыла, ди, анда адәм баласы!

Гафифә. «Без монда күргәннәрне эт тә күрмәс! Көне буе эшлисең, ял юк. Җилкә өстендә бүрәнәләр ташыган чакта иңбашлары суелып, канап бетте. Ярма салынган сыек ашны 5 кешегә бер савытка салып бирәләр. Ул бет турында сөйләп тә торасы юк. Коточкыч җәфалар күрәбез без монда. Кайберәүләр качып та карады. Артларыннан куып тотып, кире кайтарганнан соң, бичараларны каты итеп кыйныйлар иде. Күпләр бу михнәткә чыдый алмыйча мәрхүм булды. Сугышка китүең моннан хәерлерәк», – дип сөйләгән җиңгигә дәү абый.

Хәтимә. Әйдәгез, монда сүз куертып торудан бер файда да юк. Төенчекләрне барлыйк та юлга чыгар алдыннан утырып бер дога кылыйк. Әнә, таң да сызылып килә. Барыгыз, балакайлар, сез дә кереп, бераз ял итегез. Иртәгә эшегез күп! Без кайтканчы исән-сау торыгыз! Бер-берегезне карагыз, исән генә була күрегез!

(Дога кылалар, балалар әниләрен кочаклап саубуллашалар, еламсырыйлар. Ут сүнә.)

IV күренеш

(Янадан ут кабына. Үсмер кыз белән кечкенә ир бала чыбык-чабык күтәреп кайтып килә. Икесе дә ачлыктан хәлсезләнгән, аякларын көчкә өстериләр. Бик начар киенгәннәр.)

Малай (әкрен генә). Эх, ашыйсыыыы килә-ә-ә…

Апасы. Энем, ашыйсым килә дисен түгелме? Әйдә, туктап хәл алыйкмы соң әллә?

Малай. Юк инде, апам, сиңа ишетелгәндер, ашыйсым килми әле минем.

Апасы. Энем, әйдәле, менә монда утырып ашап алыйк та, яктыра башлап кеше-кара күргәнче, тизрәк өйгә кайту ягын карыйк. (Сәхнә кырына килеп, аякларын асылындырып утыралар. Кыз бала кесәсеннән кулъяулыкка төргән кабыклы пешкән бәрәңге чыгара, аны урталай бүлә дә яртысын, тоз сибеп, энесенә бирә, ә калган яртысын бик кадерләп кире төреп куя.) Кабыгы белән аша, яме, энем, аның кабыгында битамины күп, ди, иде әти, хәтерлисеңме син?

Малай (бәрәңгене каба-каба). Әтинеме? Хәтерлиииим! Шундый сагындым инде мин аны. Әти турында сорасаң, әни гел елый безнең, име, апам?

Апасы. Әйдә, аша, тамагыңны туйдыр да кузгалырбыз.

Малай. Тукландым, апам, рәхмәт, әнә сиңа да калдырдым әле, син дә аша, яме.

Апасы. Юк-юк, минем әле бөтенләй дә ашыйсым килми. (Малай биргән бәрәңгене кулъяулыгын сүтеп, калган ярты бәрәңге янына төреп куя.)

Малай (сөйләнә-сөйләнә). Тамак туйгач, рәхәт булып китте, име, апам. (Тора, чыбыкларны җилкәсенә салып кузгала.)

Апасы (хәлсез генә тора да җилкәсенә чыбыкларны салам дигәндә егыла). Һай, аягым!!!

Малай (кире йөгереп килә). Апам, җаным, түз инде, өйгә кайтып җитсәк, мичкә дә үзем ягармын, син ятып кына торырсың. Түз инде тагын бер-ике көнгә генә. Әни Суслонгердан кайткач, чыбыкка сине йөртмәс идек. Бәлки, әни ашарга да алып кайтыр әле. Тор инде, апам!

Апасы (авырлык белән генә тора, кузгалалар). Юк, юк, әллә ник башым әйләнеп кенә китте. Әнигә дә берни әйтәсе түгел, без инде хәзер китәләр.)

(Моңлы көй яңгырый. Бер укучы Алсу Фәттахованың «41 нең иркә сабыйлары»дигән шигырен яттан сөйли.)

V күренеш

Илшат. Бабакай, сугыш вакытында әсирлеккә төшүчеләр дә күп булган. Сез үзегез әсирлеккә эләкмәдегезме? Әсир булучыларга «хыянәтче» мөһере дә сугылган бит.

Зариф карт. Анысы инде аерым тарих, балалар. Бәхеткә каршы, әсир төшмәдем мин, тик дусларым арасында андыйлар да булды. Әсирлекнең иң күп өлеше сугышның башлангыч чорына – 1941 елга туры килә. Совет чыганаклары буенча 2 миллион чамасы, ә немец чыганаклары буенча 3 миллионнан артык кеше исәпләнә. Аларны «хыянәтче» дип атау дөрес түгел.

Ничек кенә булмасын, әсирләрнең күбесе туган ягын, гаиләсен, туганнарын сагынып яши, алар янына кайтырга тырыша. 1945 елның 8 февралендә тугыз иптәше белән немецләрнең «Хейнкель-111» самолетына утырып, әсирлектән качкан Михаил Девятаев исеме бөтен дөньяга билгеле. Җитмәсә, бу –гади генә лагерь түгел, ә Балтыйк диңгезенең Узедом утравында немецларның ракеталар сынау үзәге дә була. Әмма сугышка кадәр Казан елга портында капитан ярдәмчесе булып эшләгән Михаил Петровичны әсирлектән кайткач кочак җәеп каршы алмыйлар, эш бирмиләр.

– Әсирлеккә төшүдә минем ни гаебем бар соң? Җаны, аңы булган кеше күрәләтә дошманга биреләмени?! Минем самолетка, часть командиры Бобровны ышыклап барганда ут капты бит, парашюттан сикердем, төшкәндә аңымны җуйганмын, ә уянганда немецләр кулында идем, – дип искә ала бу вакыйгаларны М.Девятаев. «Литературная газета»да 1957 елның 23 мартында Ян Веницкийның М.Девятаев батырлыгы турында очеркы басылгач кына хәл үзгәрә. 1957 елда М.П.Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Муса Җәлил һәм җәлилчеләр хакында сезгә сөйләп торуның кирәге дә юк инде. Ул хакта сез миннән дә күбрәк беләсез.

Тимур. Әйе, бабакай, бик күп авырлыклар кичәргә туры килгән шул сезнең заман кешеләренә!

(Кош сайраган тавыш ишетелә. М.Җәлилнең «Кошчык» шигыре укыла.)

Зариф карт. Менә шулай, балалар, сугышның үз авырлыгы. Тик тылдагыларның, балаларның; лагерьларда, әсирлектә булучыларның хәле дә бик яман иде ул вакытларда!

Тимур. Онытылырлык түгел шул яралар…

Ләйсән. Зариф бабай! Сез бит сугышка киткәндә бик яшь булгансыз. Ә сөйгән кызыгыз бар идеме? Ул сезне сугыштан исән-сау көтеп алдымы?

Зариф карт. Әлбәттә бар иде. Зифа буйлы, кара кашлы, озын кара чәчле, авылның иң сылу кызы Зөлфирә… Бүгенгедәй хәтеремдә, аның мине поездга озата барганы. Үзенең чиккән кулъяулыгын бүләк итеп, әйткән сүзләре:

«Кулъяулыгым сакла хәтер итеп,

Сагынганда алып карарсың.

Онытма син мине, ерак китеп,

Сөюемне шуннан аңларсың».

Аның шул кулъяулыгын сугыш дәвамында кадерләп сакладым, ә бәлки, киресенчә, ул мине саклагандыр?..

(Солдат киеменнән яшь егет гармунда уйный. Кызлар хоры «Солдат моңы» җырын башкара.)

Зөһрә. Рәхмәт сиңа, бабакай! Барысы өчен дә рәхмәт! Җиңү язын китергәнегез өчен рәхмәт! Без Сез алып килгән тынычлык илен сакларбыз, якларбыз! Сез эшләгән яхшылыкны беркайчан да онытмабыз!

Барысы бергә. Сүз бирәбез! Онытмабыз! Онытырга хакыбыз юк!

VI күренеш

(«День победы» җыры яңгырый. Сәхнәгә солдат киеменнән тагын берничә укучы чыга. Һәрберсенең кулында – сугышта катнашкан бабаларының сурәтләре. Аларга Зөһрә, Ләйсән, Тимур һәм Илшат та кушыла.  «Үлемсез полк» йөреше ясап алалар һәм сәхнәгә тезелеп басалар. Сәхнәгә барлык кантнашучылар да чыга.)

1 нче укучы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

2 нче укучы.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.   

3 нче укучы.

Искә алып дога кылдыңмы дип,

Сорау алыр Аллаһ һәркемнән.

Сугышларны кичкән бабаларның

Исемнәрен җуймыйк хәтердән.

4 нче укучы.

Алар узган шомлы гомер юлын

Язмасын тик безгә күрергә.

Тынычлыкның кадерен белеп яшик,

Без, яшь буын, мәңге-мәңгегә!

(Хор башкаруында «Матур булсын!» җыры яңгырый.)