«Без – табигать дуслары» дигән яшелләндерү проекты

Лилия МУРЗИНА, Ләйсән ФӘРХЕТДИНОВА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Лиана ГАРӘФЕТДИНОВА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

«Әгәр кеше бер елга эш-гамәл фаразласа, ул икмәк чәчә. Әгәр кеше алдагы унъеллыкка фаразласа, ул агач утырта. Әгәр кеше бер гасырга фаразласа, ул бала тәрбияли», – ди япон мәкале.

Тормыш мәшәкатьләре белән мәшгуль булган ата-ана мәктәпкәчә булган чорны, тәрбия бирү артык көч таләп итми торган вакыт дип, баланы телевизор-компьютерга, уенчыкларга тапшыра.

Ә без – тәрбиячеләр – берләшеп, бакчабызны агачлар белән яшелләндерегә уйладык. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм тирә-якны яшелләндерү тәҗрибәсе бирүне проектыбызның максаты итеп алдык. Балаларны да бу эшкә җигәргә булдык. Төркемнәрдә агачлар, үсемлекләрнең кеше сәламәтлеге, Җир шары өчен файдасы турында сөйләдек, китаплар укыдык, кыска фильмнар карадык, балалар рәсемнәр ясады.

1           2          3

Балаларга агач утырту турындагы идея бик ошады. Алар, әти-әниләреннән сорап, агачлар алып киләчәген әйттеләр. Чыннан да, әти-әниләр дә балаларының бу кызыксынуларына бик тә шат булдылар. Һәр төркемдә биш-алты агач алып килделәр Алар арасында чыршы, нарат, артыш, каен, декоратив куаклар бар иде. Бер бала чия агачы алып килгән: «Җимешләр бирә башласа, сез ашарсыз», – дип безне сөендерде.

4      5

 Агачларны утыртыр алдыннан урыннар сайладык. Нинди агачка нинди урын яхшы икәнен ачыкладык. Урыннар әзер булгач, балалар белән утырта башладык. Һәрбер бала үз өлешен кертергә теләде. Кемдер су сипте, кайсысыдыр чокырга балчык төшереп торды. Без моңа бик шат идек.

6        7       8

 2017 елда Бөтенроссия «Кремль чыршысы балалары» проекты эшләп киткән иде. Проектның максаты – Кремль чыршысы «балалары»ын орлыктан үсентегә кадәр үстерү. Кремльнең чыршы күркәләреннән олылар белән балалар орлык җыйды. Россия балалары исә шушы «тылсымлы» чыршы орлыкларыннан үсенте үстерделәр.

 

9

Бу вакыйгадан соң әти-әниләр белән тәрбиячеләр арасындагы мөнәсәбәт тагын да ныгый төште. Бакча тирәли яшь  агачлар аллеясы барлыкка килде. Алар безнең территорияне ел әйләнәсе бизәп торачак.

10

Вакыт үтәр, балалар да үсәр, балалар белән бу агачлар да зураер. Балаларның бу хезмәте озакка истә калыр. Кайчан да булса үз балаларын алып килгәч, горурланып: «Бу агачны, улым (кызым), мин утырткан идем», – дип әйтер. Болар соңгы агачлар булмас, дип ышанып калыйк.