Кояшта күпме нурлар, шулкадәр безнең дуслар

 № 161

(Өлкән төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Надия ГАЛИМҖАНОВА,

Казандагы 377 нче «Алтын балык» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. «Дус», «дуслык» төшенчәләре белән таныштыру. Сорауларга тулы җавап бирүне үзләштерү.

Бурычлар:

– дуслар кеше тормышында нинди роль уйнаганын аңлату; дуслык кагыйдәләре белән таныштыру; дуслык темасына кагылышлы мәкальләр белән танышуны дәвам иттерү;

– балаларны мәрхәмәтле, бер-береңә ярдәмчел булырга өйрәтү;

– сүз байлыгын арттыру: дус, дуслык, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ихтирамлы, тыйнак, киң күнелле.

Эшләнәсе эш: әңгәмә, төркемдә балалар арасында чыккан аңлашылмаучанлыклар турында аңлашу, мәкальләр белән танышу, «дуслык» кояшы ясау.

Җиһазлау: туп, аппликция ясау өчен төсле кәгазьләр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

(«Дуслар җыры»н тыңлау.)

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

Куш.: Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның.

Безнең дуслык нык булсын

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын.

Тәрбияче. Балалар, әлеге җыр нәрсә турында?

Балалар. Дуслык турында.

Тәрбияче. Әлеге җырда нәрсә турында әйтелә?

Балалар. Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт. Дустына рәхмәт әйтә. Дуслыгыбыз мәңгелек булсын.

Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, бүгенге әнгәмәбез нәрсәгә кагылышлы булыр?

Балалар. Дуслык темасына.

Тәрбияче. Дус кем ул? (Балалар җавабын тыңлау.)

Тәрбияче. Әйе, балалар, дус – синең кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашырга әзер булган кеше ул.

– Дуслардан башка яшәү мөмкинме?

– Балалар, кайсыгыз дуслык төшенчәсен аңлатып бирә ала?

Балалар. Дуслык – сиңа якын кеше белән дус булу ул. Буслык булганда безнең кызыксынуларыбыз, тормышка карашларыбыз охшаш була.

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Миңа сезнең җавапларыгыз бик ошады. Әйдәгез, без сезнең белән уен уйнап алабыз.

«Әйдә, дустым, биергә» уены

Максат: балаларның җыерлы-биюле уеннар белән кызыксынуларын арттыру; төрле уен шартларында хәрәкәтләрне мөстәкыйль рәвештә күрсәтә белергә өйрәтү.

Уен барышы

(Бер бала (Марат) уртага баса. Калган балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. «Кемне сайларсың икән?» сүзләреннән соң туктап калалар. Икенче куплетта уртадагы бала, җырлый-җырлый, бер бала янына килә, аңа кулын бирә, һәм алар бергәләп әйләнәләр. Башка балалар бу вакытта кул чабып торалар.)

Бергә.

Без – бәхетле, шат балалар,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

(Марат), әйдә, бие парлап,

Кемне сайларсың икән?

Марат.

(Ләйлә) янына киләм,

Аңа кулымны бирәм.

Әйдә, Ләйлә, чык уртага,

Бергә биибез, диям.

Тәрбияче. Бик күңелле уен булды, балалар. Афәрин!

Тәрбияче. Хәзер без сезнең белән Нурихан Фәттахның «Велосипедлы Мөнир хикәяен укырбыз.

Сорауларга җавап бирү

Мөниргә әтисе нәрсә алып  бирә?

– Иптәш малайлары Мөнирнең велосипедын күргәч нәрсә диләр?

– Мөнирнең үз велосипеды белән бүлешәсе киләме?

– Ә ни өчен ул Илдуска бирермен дип ышандыра?

– Мөнир Илдуска биргән сүзен үтиме?

– Мөнир белән ахырдан нәрсә була?

– Әлеге хикәя буенча нинди нәтиҗә ясап була?

Тәрбияче. Әйе, балалар, яңа бүләк, яңа уенчык дип, дусларны рәнҗетергә ярамый. Уенчыклар, бүләкләр вакытлыча, ә дуслар мәңгелек.

Дуслыкны саклап калу өчен берничә кагыйдә:

1. Дустыңның серен саклый бел.

2. Дустыңны хөрмәт ит.

3. Авыр чакта, дустыңа ярдәм ит.

4. Дустыңны гафу итә бел.

5. Үз хаталарыңны таный бел.

6. Һәрвакыт дөресен генә сөйлә.

7. Саранланма.

8. Игътибарлы бул.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, тагын бер уен уйнап алабыз. Зур түгәрәк ясап басабыз. Тупны түгәрәк буенча бер-берегезгә йөртәсез һәм яныгызда басып торган дустыгызның яхшы сыйфатларын әйтәсез. (Уен уйнау.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар!

Дуслык турында мәкальләр:

– Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.

– Дуслык таулар күчерә.

– Дустың булмаса, эзлә, тапсаң югалтма.

– Чын дуслык – зур байлык.

– Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

Тәрбияче. Әлеге мәкальләрне тагын да дәвам итеп була, алар бик күп.

Бүгенге әңгәмәбезнең йомгаклап, шуны әйтәсем килә: безнең төркемдә балалар бик күп һәм сез бер-берегез белән бик дус. Шуңа туры китереп, әлеге девизны әйтәсе килә: «Кояшта күпме нурлар, шулкадәр безнең дуслар».

Тәрбияче. Хәзер без, бердәм рәвештә шушы девизга багышлап, аппликация ясыйбыз. Төсле кәгазьдә үзегезнең учыгызны төшереп, кисәбез һәм мин ясаган шушы кояшка нурлар итеп тезәбез.

Тәрбияче.

Балалар, без бүген нәрәсә турында сөйләштек?

– Нәрсәләр эшләдек?

– Әңгәмәнең  кайсы өлеше күбрәк ошады һәм ни өчен?

– Шулай итеп, без ничек яшәргә тиеш?

– Әйдәгез бергәләп «дус яшик», «тату яшик», «матур яшик» дигән сүзләрне кабатлыйбыз.

Тәрбияче. Без бүген куп нәрсәләр турында сөйләштек. Бүген укыган мәкалҗләрне истә калдырыгыз. Бүгенге шөгыльне Р.Миңнуллинның «Дусларың гына булсын» дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Егылсаң, торып була,

Сөйләшеп, көлеп була,

Торсаң йөнереп була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була –

Дусларың гына булсын!

Дусларың гына булсын!