«Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

№ 160

(Зурлар төркеме балалары өчен)

Фәридә ШӘФИГУЛЛИНА,

Чирмешәндәге 2 нче «Каенкай» балалар бакчасынын I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат:

– әниләргә, олыларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

– әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя бирергә өйрәтү;

– балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: магнитофон, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре, татар халкының орнаментлары төшкән сөлгеләр, самовар, чынаяклар, чиләк белән көянтә, бала караваты, курчак, милли  ризык муляжлары, өй атрибуты.

Катнашалар: әни – Әмина апа; олы кыз – Айгөл; уртанчы кыз – Алия; кече кыз – Алсу; тиен, алып баручы.

Тамаша барышы

(Салмак кына музыка уйный. Өй күренеше.)

Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән, ди, Әминә исемле бер ялгыз хатын. Аның булган, ди, өч кечкенә кызы. Әминә апа кызларын бишек җырларын җырлап үстергән. («Уйный-уйный үсәбез» проекты, аудиоязма, Бишек җыры №59, 43(а)

Әни (җырлый, кулында курчак, әйләнгәләп биеп ала).

Кояш ятты бишегенә,

Күзләрен йомды.

Кошлар да сайрамый инде,

Җилләр дә тынды.

Яфраклар да серләшмиләр,

Йоклады  каен.

Кушымта (2 тапкыр җырлана):

Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик,

Кызым, кызкаем.

Чышшшш! (Курчакны бишеккә сала.)

Алып баручы. Әниләре кызларының өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип көне-төне эшләгән дә эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.) Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр. (Кызлар, берәм-берәм чыгып, уртага басалар.)

Олы кызы – Айгөл. Авылда иң  чибәре. Уртанчы кызы – Алия. Бик оста куллы кыз булган. Кечкенә кызы – Алсу. Акыллы булуы һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган.

(Айгөл белән Алия арасында диалог. Алия күлмәккә карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу вакытта әнисенә булыша.)

Алия. Минем күлмәк матурмы? (Сикергәләп әйләнә, күлмәген күрсәтә.)

Айгөл. Әйе, синең күлмәгең бик матур. Ә мин үзем матур. (Чытлыкланып көлә.)

Алып баручы. Кызлар үзара шулай  уйнашып, шаярышып яшәгәннәр. (Күңелле музыка астында кызлар биеп ала, ә Әмина апа кызларга бирнә җыя. Өч төенчек төйни. Биюдән соң кызлар әниләре янына йөгереп киләләр. Кочаклыйлар. Әниләре кызларын кул болгап озата.)

Алып баручы. Кызлар менә шулай бик матур булып үсеп җиткәннәр һәм аларны кияәүгә алырга дип берсеннән-берсе матур, батыр егетләр килгән.

Олы кыз Айгөл авылның иң батыр егетенә тормышка чыкты. Ә уртанчы кыз Алия, үзенә яр итеп, балта остасын сайлады. Кече кызны гармунчы егет үзенә яр итеп алды.

Бер ел үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Ә Әминә апа һаман берүзе. Кызлары да әниләре янына юлны оныттылар… Көтмәгәндә Әминә апа бик каты авырап китте. (Музыка. Әни чиләк белән су алып керә. Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә тотына. Телефонын ала.)

Әмина апа. Хәлемдә авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә барырга? (Урындыкка килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый.)

И-и, онытып та торам бит әле! Минем бит урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә. (Әни белән тиен телефоннан сөйләшә.)

Әни. Исәнме, Тиен. Хәлләрең ничек?

Тиен. Исәнме, Әминә апа. Хәлләрем әйбәт. Үзеңнең хәлләрең ничек соң?

Әни. Тиен дустым, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны минем яныма чакыр әле.

Тиен. Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа. Хәзер чакырам. Сау булып тор.

Алып баручы. Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул олы кызы – Айгөл яшәгән йортка юнәлгән. Ә олы кыз ләгән чистарта икән. (Тиен белән олы кыз арасында диалог. Тиен ишек шакый.)

-Кем бар анда?

-Бу мин тиен.

-Тиен, кер, уз өйгә!

-Исәнме, Айгөл. Хәлләр  ничек?

-Әйбәт, тиен.

-Айгөл, әниең   бик  авырый, әйдә  аның  янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик  барыр идем, тик менә  вакытым  юк, тазлар  чистартасым  бар.

-Ай-яй, яй! Юньсе  зкыз! Кал шул  тазларың  белән.

Алыпбаручы. Тиеннең  шулай  дип  әйтүе була, Айгөл  ташбакага әйләнә.

(Әйләнә-әйләнә  сәхнә  артыначыга, ташбака киеме киертелә)

 

Тиен   шуннан  соң  уртанчы  кызы  Алия   янына  чыгып   чапкан. Алия  бу вакытта   җеп  чырный    икән.

(Уртанчы кыз белән тиен  арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Бу мин тиен.

-Тиен, кер,уз өйгә!

-Хәерлекөн, Алия. Хәлләрен  ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алия, әниең  авырый, әйдә  аның  янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик  барыр идем, тик вакытым  юк. Җеп  чырныйсым бар.

-Ай-яй! Юньсез  кыз!  Бөтенләйгә кал шул  җебең  белән.

Алыпбаручы. Тиеннең   шулай  дип  әйтүе   була, Алия  үрмәкүчкә  әверелгән.

(Әйләнә-әйләнә  сәхнә  артына  чыга, үрмәкүч  киеме киертелә)

Тиен  бик  аптыраган  бу  хәлгә  һәм  өченче  кыз   янына   чыгып  чапкан. Алсу бу  вакытта    камыр   баса икән.

(Кече кыз  белән  тиен  арасында диалог. Тиен  ишек  шакый)

-Кем бар анда?

-Бу мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрең  ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алсу, әниең  авырый, әйдә  аның  янына, ул сине чакырды.

-Әнием  авырый? Мин хәзер  аның  янына барам. Әнием, әнием…

Тиен:

-И акыллы   кыз, гомерең  буена  игелек   куреп  яшә!!!

(Кыз  әнисе  янына  чаба, кочаклап ала, хәлләрен  сорый)

-Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең  ничек?

-Авырып  киттем бит әле, кызым. Хәлем  дә юк. Сезне дә бик сагындым.

-Хәзер-хәзер, әнием, дару алыпк  иләм. (Дару бирә)

-И, рәхмәт, кызым. Ярый әлесин бар, алмам. Гомер буе игелек  күреп  яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең   өчен. Әни, әйдә, бергәләп  чәйэчеп  алыйк  әле. Хәлеңдә  яхшырып  китәр. (Музыка)

(Әни  белән кыз өстәл  янында чәй эчепк  алалар)

Алыпбаручы. Кече кыз  бик  бәхетле  гомер   кичергән, кешеләр дә, әнисе  дә  аны  бик  яраткан, хөрмәт   иткән.

Ахырдан балалар чыгып басалар, шигырь сөйлиләр

Айгол:

Әни! Әнием! Бу сүзләрдә күпме мәгьнә ята.Һәр кешенең әнисе дөняда берәү генә. Мин дә  дөньядагы ике кояшны беләм.Берсе анын күктә – җирне җылытса, ә икенчесе безнең өйдә яши, ул – минем әнием.Юкка гына борынгылар “яктылык- кояш янында,  ә  яхшылык – ана янында” диеп әйтмәгәннәр.

Алия:

Шуңа күрә дә безне  кадерләп, яратып үстергән әниләрне онытмыйк!Аларны хөрмәт итик, авыр вакытларында ярдәм кулы сузыйк, кырык эшең  кырык якта ятканда да  әниләребезгә йөгерик, берүк соңга калмыйк!!!

Алсу:

Кошларсыманаерылыпкитеп

Онытмагызтуганякларны

Һәмустергәната – ананы!!!!!

Әни:

Онытмагыз безне туган якны, туган нигезне!

Нигездә бит сагына сезне!

Онытмагыз безне ешрак кайтыгыз, балалар!

Якын булсын һәрчак аралар!!!