Укучылар белән эзләнү-тикшеренү һәм проект эшчәнлеген мин ничек оештырам?

№ 159

Энҗе КАЗАКОВА,

Теләче районы Теләче урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы

География – мөстәкыйль рәвештә мәгълүматны эзләп табу, стандарт булмаган карарлар кабул итү, локаль, төбәкара һәм хәтта глобаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын табу ягыннан мөһим фәннәрнең берсе. Тикшеренү, эзләнү активлыгы – ул укучының дөньяны танып белүгә юнәлдерелгән табигый халәте. Нәкъ менә эзләнүгә булган омтылыш баланың үзаңын үстерә дә.

Хезмәтемнең максаты – иҗади шәхес тәрбияләү, тикшеренү эшчәнлеген формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2015 елдан башлап мин укучыларны эзләнү-тикшеренү Һәм проект эшчәнлегенә тарту юнәлешендә эшли башладым. Укучыларны таныштыру һәм әлеге эшчәнлек төрләренә өйрәтү дәрес вакытында гына түгел, дәрестән тыш та дәвам итә. Проектлаштыру барышында алар мөстәкыйль рәвештә тема сайлыйлар, өстәмә мәгълүмат туплыйлар, проект эшләренә, аудитория каршында чыгыш ясарга, анализларга, үз фикерләрен дәлилли белергэ өйрәнәләр.

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә өйрәтү процессында укучыларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына. Укытучы укучыларның эшенә күзәтчелек итә, тиешле төзәтмәләр кертә. Шул ук вакытта укучыларны эшчәнлеккә җәлеп итәргә, һәрберсенең шәхси сәләтләрен ачыкларга, белемнәрен тиешенчә куллану һәм эш нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бирергә кирәк. Укучылар яңа ачышлар ясамаса да, галимнәрнең юлын кабатлыйлар: гипотеза чыгарып, аны исбатлыйлар яки инкарь итәләр.

Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларны тикшеренү эшчәнлегенә берничә төргә бүлеп өйрәтәм. Дәрес вакытында – укытуның тикшеренү методларын куллану, традицион булмаган дәресләр, тикшерү характерындагы өй эшләре.

Тикшеренү эшчәнлеген география дәресләрендә куллану уку материалын яхшы үзләштерергә ярдәм итә. Иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан тиушеренү характерындагы өй эшләре бирәм. Аларны эшләү барышында укучыларның тормыш тәҗрибәсе байый, образлы һәм абстракт фикер өйртү күнекмәләре формалаша. Биремнәр төрле булырга мөмкин: күзәтү, экскурсия, көндәлек матбугат белән эшдәү һ.б.

Укучыларга тикшеренү эшенең нәтиҗәсе итеп төрле варианлар тәкъдим итәм:

– презентация;

– эссе;

– фотоальбом;

– реклама;

– реферат;

– проект;

– буклет.

Проект башкару вакыты да төрлечә була ала.

Мини-эшләр бер дәрескә исәпләнә. Мини-проектларны төркемнәрдә эшләү өчен кулай. Индивидуаль һәм парларда эшләү рәвешендә дә булырга мөмкин. Укытучы өстәмә материалны мөстәкыйль эзләп табу максаты куйса, ике-өч дәрестә дә башкарылырга мөмкин.

Дәрестә мини-проектлар куллану нәтиҗәсендә география фәнен өйрәнүгә карата кызыксыну артты, географик номенклатураны үзләштерү яхшырды. Эзләнү барышында укучылар елгалар, күлләр, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, төрле төбәкләрнең һава торышы шартлары, истәлекле урыннары турында шактый мәгълүмат белделәр. Эш процессында һәрбер укучы эш белән мәшгуль, уңай билге ала, авыр үзләштерүчеләр дә «яңа» номенклатура объектларын үзләштерә.

Кыска сроклы (атналык) мини-проектлар – бер теманы берничә дәрестә өйрәнү.

Уртача сроклылары 3 ай дәвам итә (1 триместр).

Озак сроклы мини-проектларны эшләү бер уку елы буена дәвам итә.

Хезмәтемнең нәтиҗәсе укучыларның уңышларында да ачык күренә:

– Конференцияләрдә эзләнү-тикшеренү эшләре, докладлар белән чыгыш ясыйлар, аудитория каршында сорауларга җавап бирәләр. X сыйныф укучысы Айгөл Җаббарова «Кешелекнең көнкүреш калдыклары» проекты белән катнашып, республикакүләм конференциядә II урынга лаек булды.

– Бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алалар. Әйтик, 2018 елда АйсинәНуруллина дигән укучымның «Россия тыюлыклары» проекты «Табигатьнең дуслары бар: ул – без, син һәм мин» XX халыкара фестиваленең район турында – I урын, ә зона турында II урын яулады.

2019 елда Алисә Габдрахманова «Яшь натуралист» бәйгесендә «Халык сынамышлары буенча һава торышын фаразлау» проекты белән уңышлы чыгыш ясады.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: проект – ул укучыларның танып-белү активлыгы формалаштыруның нәтиҗәле алымы. Эш барышында укучылар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, табылган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык, үз-үзенә ышыныч хисен арттыра.