Онытылмас еллар тарихы

№ 157

(ТАССР төзелүгә – 100, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган кичә)

Лилия СӘҮБӘНОВА,

Ютазы районы Урыссу бистәсендәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәпнең математика укытучысы

Кичә барышы

1 нче күренеш

(Әби өстәл артында гаилә альбомын карап утыра. Оныклар – Физалия белән Илнур йөгереп керә.)

Илнур. Исәнме, әбекәй!

Физалия. Исәнме, әбекәй! Хәлләрең ничек?

Әби. Исәнмесез, балаларым! Әйбәт кенә, үзегез ни хәлләрдә? Әти-әниегез әйбәт кенә эшләп йөриләрме, исән-саулармы?

Балалар. Яхшы гына, әбекәй, сиңа күп сәламнәр җибәрделәр һәм күчтәнәчләр!

Әби. Ай, рәхмәт, балалар! Кәефләрне күтәрдегез әле, әйбәт булды!

Илнур. Нишләп, әбекәй. кәефсез утырасың әле?

Физалия. Ни булды, әбием?

Әби. Утырам менә, гаилә  альбомын карап, яшь чакларны искә төшерәм.

Илнур. Безгә да сөйлә әле яшь чакларыңны, әбекәй!

Физалия. Әйе, әбекәй, тыңлыйбыз сине.

2 нче күренеш

Әби. Ииии, балалар, сөйләп бетерерлек түгел шул бу альбом тарихын. Ярар, тыңлагыз. Күрәсезме, балалар, бу – колхоз төзелгән вакытлар. Авыр чаклар иде ул вакытлар. Колхозның ни-нәрсә икәнлеген кешеләргә аңлатырга, төшендерергә кирәк идее. Халык имана жирләрен тапшырып, күмәк хужалыклар төзергә тиеш иде. Ул елларда бар эшне кул белән эшли идек. Күрәсезме, апалар иген басуында эшли.

(Сәхнәдә кырда эшләүче апалар күренә. Исәнләшәләр, акрын гына көйләп эшлиләр, үзара сөйләшәләр.)

Сабира. Кызлар, ишеттегезме, Абдулла кичә сөйләп торды: «Ниндидер колхозлар төзелә, ди, бар нәрсә уртак булачак, ди, нинди тормыш булыр икән ул? Бар кешегә дә колхозга керергә кирәк, ди».

Шәмсия. Ничек була соң ул «уртак»? Мин керергә теләмим.

Сабира. Кәшифә, сез керәсезме соң ул колхозга?

Кәшифә. Белмим, атыбызны, сыерыбызны уртакка бирәсем килми, әнә Камилә керсен, аларның бер әйберләре дә юк! Аларга колхоз төс!

Камилә. Камилә дә, Камилә, нәрсә кирәк сезгә?

Шәмсия. Кайчан эшли башлыйсыз инде? Уңышны ничек җыеп бетерәбез? Гел сүз сөйләп вакыт уздыралар!

Тәскирә. Күп сөйләшмәгез, тиз эшләгез!

Сабира. Эшлибез, эшлибез!

(Азрак эшләгәч, ял итәләр. Сабира (Роберт Миңнуллинның «Алтынга мактау» шигырен укый. Салмак көй яңгырый.)

3 нче күренеш

Әби. Ииии, балалар! Шулай колхозга бөтен кеше кереп беткәч, яхшы тормышлар төзелә башлады. Авылдашларның кайберсе шахталарга, Чиләбегә, Магниткага, Харьковка заводлар төзергә китте. Илебез матур гына күтәрелгәндә, безнең башка олы кайгылар төште. Бөек Ватан сугышы башланды. (Авыр көй уйнатыла.) Бик авыр еллар булды, булган ашлыкны, кием-салымны фронтка озаттык. Ашарга юк иде, колхозда эшләргә хатын-кызлар, балалар, картлар гына калды. Иң авыры бабагызны сугышка озату булды.

Балалар. Сөйлә әле, әбекәй, безнең бабай турында!

4 нче күренеш

(Сәхнәгә Кәшифә белән Кәбир чыга.)

Кәбир. Кайда йөри инде бу Кәшифә? Безнекеләр жыелып бетте инде! Кәшифә!

Кәшифә. Мин монда, сиңа әйберләр жыеп йөрим!

Кәбир. Ии, Кәшифә, сугышны бик авыр диләр, озакка китәм. Үзеңне, балаларны сакла. Мин булмагач, йорттагы бар эш тә үзеңә кала.

Кәшифә. Иии, Кәбир, кайгырма, без әле колхозда, бергә. Тырышырмын, балаларны үстерермен, үзең генә исән-сау кайт тизрәк!

Кәбир. Безне жиңү белән көт, дошманны илебездән куып чыгарырбыз, ләкин барыбыз да өйгә кайтмабыз шул, сау бул.

5 нче күренеш

Әби (сугыш турында шигырь укый).  

Киткән чакта егетләр сугышка

Буп-буш булып калды ихата.

Каһәр сугыш, ул елларны түгел,

Кеше гомерләрен югалта.

Кайтыгыз, солдатлар, сез, кайтыгыз,

Хәтерләрдә генә булса да.

Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,

Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына

Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.

Туйда сүзләр әйтелми калдылар,

Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,

Күпме еллар әрәм калдылар.

Исән булганнарның яшьлекләрен,

Елларын булса да алдылар.

Шулай, балалар, көрәш сугыш кырында гына тугел, тылда да барды, апалар көндез эшләп, кичләрен караңгы төшкәч, жыелышып фронтка оекбашлар һәм бияләйләр бәйләде.

6 нчы күренеш

(Кич утыру. Тыныч кына көй яңгырый. Кәшифә күрше-күләнне кич утырырга чакырган.)

– Исәнмесез, әйдәгез!

– Исәнмесез!

– Кереп утырышыгыз, эшләребезне дәвам итәрбез, хәлләрегез ничек, нинди хәбәрләр ишетелә?

– Мин кичә Сәрияне күрдем, аның ире Мәскәү янында һәлак булды дигән хәбәр килгән.

Тәскирә. Иии, ходаем! Авыр кайгы.

Сабира. Әйе, мин дә хат ташучы килгәнен куркып кына көтеп торам инде, нинди хәбәр килер дә мина сумкасыннан нинди хат чыгарып бирер, дим.

Шәмсия. Ә мина беркөн хатында ирем кызык  итеп язды: Бөек Суганнардан сина сәләм, дип язды. Озак уйлагач, таптык, ул Великие Луки шәһәрендә хезмәт итә икән.

(Бәйләп утыралар. Тыныч кына көй яңгырый. Көйгә кушылып җырлыйлар.)

Кәшифә. Менә Сабира бәйләп тә бетергән, уңган да инде ул, бер кичкә бер кием оекбаш бәйләп бетерә.

Камилә. Мин дә бетерәм, аз гына калды.

Шәмсия. Тырышабыз инде, барыбыз да.

Кәшифә. Ярар, сугышка посылканы иртәгә җыеп жибәрербез. Сау булыгыз, иртәгә таңнан тагын эшкә бит, таралышыйк. Тыныч йокылар сезгә.

6 нчы күренеш

Әби. Менә шулай, балалар, бөтен халкыбызның тырышлыгы белән, дошман жиңелде! Сугыш бетте. (Музыка яңгырый.) 1945 елның 9 нчы маенда безнең гаскәрләребез дошманны жиңде. Илебезгә җиңү, шатлык белән кайттылар. Балалар, ә быел Бөек Җиңүгә ничә ел булды?

Балалар. Ә без беләбез, 75 ел! Безгә мәктәптә укытучы апа сыйныф сәгатендә Бөек Җиңү турында сөйләде. Иртәгә Кәрәкәшле музеена барабыз, диде.

Әби. Ии, балалар, тарихны онытмагыз, илебезнең яхшы кешеләре булып үсегез.

Балалар. Әбекәй, әйдә, күңелләрне күтәреп , бәйрәм итик әле!

Әби. Әйдәгез, Физалия кызым. бар күрше әбиләрне дә чакыр.

(Күрше әбиләре күчтәнәчләр белән керәләр. Чәй эчәләр.)

Илнур. Әбиләр, әйдәгез, кәефләрне күтәреп, бер биеп алыйк!

Әбиләр.  Ии, улым, без бии алмабыз шул, сезне карыйбыз.

(Татар бию көе яңгырый. Балалар бии. Бар катнашучылар, тезелеп, «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын җырлыйлар.)