Могтәбәр остазым
№ 157
Нияз МИҢГАЛИЕВ,
мәгариф ветераны
XX гасырның 80 нче елларында миңа Казандагы Марксизм-ленинизм университетында укырга туры килде. Ул чакта, үзгәртеп корулар чорында, икътисад бүлегендә белем алу аеруча мөһим һәм кызыклы иде. Әлеге уку йорты Бауман урамында (хәзерге Татарстан Фәннәр академиясе бинасында) урнашкан иде. КПСС тарихыннан зачет-семинарларга ныклап әзерләнергә кирәк. Университетның бай китапханәсендә китаплар гаять күп. Ленин томнарын алып, семинарларда җавап бирү өчен, уку залында өзекләр, өземтәләрне дәфтәрләребезгә язып алабыз (ул чакта кесә телефоннары, компьютерлар юк). Китапханәдәге Ленин томнарына тузан кунып өлгерми иде…
КПСС тарихы лекцияләрен профессор, тарих фәннәре докторы Әгъдәс Борһанов алып барды. Аның лекцияләре тирән эчтәлекле, безне кызыксындырган сорауларны да үз эченә ала иде. Коммунистлар партиясе нык урнашкан илдә, шул чорда «авыр, куркыныч, четерекле» сорауларга турыдан-туры җавап бирде. Һәр лекциядән соң яраткан остазыбызны «билгеле хезмәткәрләр» алып китмәсә ярый инде дип курка идек. Итагатьле, тирән белемле, көр тавышлы, мәһабәт гәүдәле яраткан остазыбыз күңелебездә шул кыяфәттә истә калды. Аның кыскача тәрҗемәи хәле турында да язып үтим әле.
Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов 1920 елның 17 октябрендә Бөгелмә кантоны (хәзерге Лениногорск районы) Сарабиккол авылында туа. Балачак еллары Баулы районының Камышлы авылында һәм Бөгелмә шәһәрендә уза. Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районындагы Рязаново авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Ә.Борһанов 1939 елдан 1947 елга кадәр Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була, Смоленск, Мурманск оборонасында, Төньяк Кореяне азат итүдә катнаша, Тын океан флотының Порт-Артур хәрби диңгез базасында да (Кытай) хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы сугышчан медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда читтән торып Бөтенсоюз юридик институтын уңышлы тәмамлый, аннары 1954 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасына укырга җибәрелә. 1947 – 1948 елларда Әгъдәс Хөсәен улы Үзбәкстанның Маргилан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары башкарма комитеты сәркәтибе, 1948 – 1949 елларда Үзбәкстанда Фирганә шәһәре прокуратурасы тикшерүчесе. 1949 – 1958 елларда Таҗикстанда башта юрист-консультант була, аннары югары уку йортларында укыта. 1958 елдан Ә.Х.Борһанов – Казан шәһәрендә. Ул Казан авиация, Казан педагогия институтларында, Казан дәүләт университетында студентларга белем бирә. 1966 елда ул, «Октябрь инкыйлабы һәм вак буржуаз партияләр» дигән темага диссертацияне уңышлы яклап, тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1973 елда ул Мәскәү шәһәренә китеп бара. Башта Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институтында укыта, ә 1979 елдан Мәскәү консерваториясендә эшли. 1985 елда профессор гыйльми дәрәҗәсе ала; 1988 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтына эшкә күчә. Әлеге институт 1990 елда Россия дәүләт гуманитар университеты итеп үзгәртеп корыла. Хезмәтләре Октябрь инкыйлабы тарихына, совет крестьяннары тормышына, философиягә, милек социологиясенә, хәзерге замандагы милли мөнәcәбәтләргә һәм милли-мәдәни автономия мәсьәләләренә карый. Ә.Борһанов Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда (1989), 2002 елда III Бөтендөнья татар конгрессында Мәскәү татарларыннан делегат буларак катнаша. Әгъдәс ага Борһанов 2018 елның 8 ноябрендә Мәскәүдә вафат була. Казандагы Арча зиратында җирләнә.
Мәскәүгә күчеп киткәч тә, төрле җаваплы эшләрдә эшләгән, күпсанлы шәкертләргә белем биргән. Быел Ә.Х.Борһановның тууына – 100 ел. Вафатына кадәр аның эшчәнлеге белән даими кызыксынып бара идем. Ул биргән белемнәр мөгаллим булып эшләгән вакытта миңа бик тә кирәк булды (нәсыйхәт бүлеген җитәкли идем). Әйе, хөрмәтле остазыбыз үзеннән соң якты эз калдырды…