Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
№ 154
(III – IV сыйныф укучылары өчен кичә)
Лилия МОРТАЗИНА,
Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!» дигән канатлы гыйбарә Бөек Ватан сугышы елларына карата әйтелә. Әмма бүгенге балалар, яңа буын бу елларның әһәмиятен аңлыйлармы? Ул алар тарафыннан тарихи ераклыкта калган бер вакыйга буларак кына кабул ителмиме? Бу сорауга җавап бирү һәм проблеманы чишүнең әһәмияте бик зур. Без, укытучылар, кайбер очракта яңа буын белән эшләвебезне онытып, традицион метод һәм алымнарга өстенлек бирәбез, бигрәк тә бәйрәм-чараларны, берничә яңача элемент, мәсәлән, презентация карауны өстәп, традицион калыпта үткәрү күзәтелә. Шуны истә тотып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараны уен-ярыш рәвешендә үткәрергә тәкъдим итәм. Җитди темага сөйләшүне уен калыбына күчерү мондый чараның кыйммәтен киметү генә түгел, арттыра да, чөнки, беренчедән, бүген иң әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләшү дә уен формасында оештырылу тенденциясе хакимлек итә, икенчедән, уен һәм уенга әзерлек укучыларның белем һәм күнекмәләр алу мотивациясен арттыра. Галимнәр, мәсәлән, Е.Кудрявцева бүгенге көндә белем алуда яңа уеннар әзерләү өчен ачык технологияләр рәтендә «Диңгез явы» («Морской бой») уенын атыйлар. Уенның кагыйдәләре укучыларга яхшы таныш. Командалар, чиратлап, координаталарны атыйлар (Б1, В4 һ.б.), корабка «тидергән» очракта командага сорау бирелә, дөрес җавап яңадан «ату» мөмкинлеген бирә. Күбрәк балл җыйган команда җиңүче буларак игълан ителә.
Әзерлек эше. Укытучы тарафыннан «Яу кыры» плакаты әзерләнә. Ул кулдан яисә электрон рәвештә эшләнә ала. Шакмаклар каплана, чара вакытында укучылар координаталарны атаган саен ачыла бара. Презентация әзерләнә. Презентациядә уен-чара дәвамында кирәкле күрсәтмәлелек урын ала. Мәсәлән, орден-медальләр турындагы сорау бирелгәндә, берничә орден һәм медаль сурәте яктыртыла һ.б. Укучыларга «өй эше» бирелә. Алар көндәш командаларга тема буенча ике сорау әзерләргә тиеш була. Чарага әзерлек этабында укучылар белән төбәк тарихы музеена экскурсия оештыру отышлы.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышының илебез тарихында калдырган җуелмас эзе булуын аңлау.
Бурычлар:
метапредмет:
– Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматны эзләү, системалаштыру;
– төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
– төркем эчендә һәм көндәш төркем белән эшләгәндә коммуникатив компетенция формалаштыру;
шәхескә юнәлтелгән:
– укучыларда ил тарихы, төбәк тарихы турында белем алу мотивациясен булдыру;
– ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү.
Чараның барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Сезне яу кырында сәламләргә шатмын! Без сугышка каршы, әмма безнең явыбыз белемле һәм сәләтлеләр, туган як һәм аның тарихын яратучылар бәйгесе рәвешендә оештырыла. Ә игътибарыбыз үзәгендә – илебез тарихының иң аянычлы, куркыныч еллары – Бөек Ватан сугышы. Илебез тарихында бу сугыш нинди роль уйный? Халкыбыз иң авыр сынауны ничек үткән, Бөек Җиңүне ничек якынайткан? Бүген шушы һәм башка сорауларга җавап эзләрбез.
II. Төп өлеш
Укытучы. Укучылар, ә хәзер «Әгерҗе ватанпәрвәрләре» һәм «Каһарманнар варислары» командалары арасындагы ярышны ачык дип игълан итәм.
«Әгерҗе ватанпәрвәрләре» командасы, координаталарны атавыгызны сорыйм. (Алга таба, команда дөрес җавап бирсә, тагын бер координатаны атый, корабка «тидерә» алса, яңадан биремне башкара. Команда кирәкле координатаны атый алмаса, сүз икенче командага бирелә. Эшкәртмәдә алга таба минем тарафтан төзелгән кооринаталардагы биремнәр күрсәтелә. Биремнең бер өлешенә генә җавап бирелсә, 1 балл, тулы җавап 2 балл белән бәяләнә.)
Г2 координатасы. Сез дошман корабына тидердегез. Шакмак эчендәге бирем: шигырьне тыңлагыз, авторын һәм исемен атагыз. (Укучыларга М.Җәлилнең «Бүреләр» шигырен тыңларга тәкъдим ителә, аудиоязманы шушы сайттан табарга була: https://lightaudio.ru/mp3/муса%20җәлил)
Д2 координатасы. Герой-шәһәр дип нинди шәһәрләрне атыйлар? (Халкы сугыш елларында массакүләм батырлык күрсәткән шәһәрләргә герой исеме бирелә.)
Б5 координатасы. Ничә герой-шәһәрне беләсез? (13 шәһәр)
К1 координатасы. Миллионлаган каһарманнарыбыз сугыш елларында орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә сез алар арасындагы аерманы беләсезме? (Орденның статусы югарырак, орден кешеләргә дә, шәһәрләргә дә бирелә, медаль бары кешеләргә генә бирелә.)
Е2 координатасы. Бөек Ватан сугышы елларында районыбызның Җиңүне якынайтуга керткән өлеше турында сөйләгез. (Әгерҗе тимер юлының сугыш елларындагы роле, халыкның шушы өлкәдәге эшчәнлеге, шулай ук сугышта катнашкан якташлар турындагы чыгыш көтелә.)
Ж2 координатасы. Картинаның авторын һәм исемен әйтегез. (Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы күрсәтелә.)
З2 координатасы. Беренче Җиңү парады кайчан оештырыла? (1945 елның 22 июнендә.)
Б5, Ж5 координаталары. Көндәш командага биремегезне тәкъдим итегез.
Д4 координатасы. Фотосурәтләр арасында герой-шәһәрне таныгыз, аның турында нәрсәләр беләсез? (Казан, Ленинград (Санкт-Петербург), Түбән Новгород сурәтләре бирелә, Ленинград фотосурәте сайлап алыныр дип көтелә.)
Д5 координатасы. Татар язучыларының Бөек Ватан сугышына багышлап язган әсәреннән үзегез иң яратканын атагыз. (Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте, М.Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләре, укучыларга программа буенча да таныш башка әсәрләр дә атала ала.)
Б8 координатасы. Фотосурәтләрдәге һәйкәлләрнең кайсылары сезгә таныш? Алар турында ниләр беләсез? (Казандагы М.Җәлил, Мәскәүдәге «Билгесез солдат кабере», Яхромдагы «Перемилов биеклеге» һәйкәлләре сурәтләре күрсәтелә, һәр җавап өчен 1 балл куела, укучыларның җаваплары укытучы тарафыннан тулыландырыла.)
Бөек Җиңү хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителә, командага 1 балл куела.
III. Нәтиҗә чыгару. Җиңүче команданы билгеләү
IV. Рефлексия
Укучылар чарадан алынган тәэсирләр белән уртаклаша.