Дөнья – яшел гүзәллек

№ 151

(V класс укучылары өчен сыйныфтан тыш уку дәресе)

Миләүшә ЗАРИПОВА,

Арча районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗатында табигатьне саклау темасы.

Максат:

– шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатында табигатьне саклау проблемасының яктыртылышын ачыклау;

– укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

– балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемалар белән таныштыру.

Җиһазлау. Плакатлар:

1. «Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә-тирәне чолгап алган нәрсәләрне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр» (Ризаэддин Фәхреддин);

2. «Дөнья – яшел гүзәллек. Берәү аннан тиешлесен генә алса, шуның бәрәкәте булыр, әмма нәфесе теләгән нәрсәгә баш-аягы белән чумган кешегә кыямәт көнне уттан башка бүтән нәрсә юк» (Хәдис);

3. «Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк» (Кәрим Тинчурин); презентация, китаплар күргәзмәсе, бик матур табигать күренеше сурәтләнгән рәсем.

Дәрес барышы

I. Кереш өлеш

Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы. Балалар, бер-берегезгә кулларыгызны бирегез әле. Менә, балалар, безгә кулга-кул тотынышкач, рәхәт һәм җылы булып китте. Шулай бит? «Елмая, көлә кояш. Сез дә елмаегыз әле бераз!» Бер-берегезгә карап, елмаеп алыгыз әле. Сезнең елмаю башкаларга да күчсен. Менә хәзер бигрәк тә күңелле булып китте. Бер-беребезне сәламләдек, әйдәгез, хәзер табигатебезне сәламлик. Моның өчен безгә тәрәзәдән карап торган табигатебезгә елмаерга кирәк.

II. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, мин сезгә хәзер бер текст укып күрсәтәм. Ул текст Габделхәй Сабитовның «Кайнар туфрак» исемле китабына кереш итеп язылган.

«Кешеләр!

Минем язганнарны укыгач, сездә бер агач, һич югы бер чәчәк утырту теләге уянса, үземне бәхетле санар идем.

Бу – минем девизым, һәм мин аны йөз кат, мең кат кабатларга әзер.

Табигать дигәнебез, әлбәттә, урман-сулар гына түгел. Җирдәге һәр тереклек иясе – һәр бөҗәк, һәр кош, һәр җәнлек – табигать баласы. Агачлар, куаклар, кырдагы чәчәкләр, күлдәге камышлар – барысы да гүзәл табигатьнең илаһи могҗизалары.

Адәм баласы тумышыннан соңгы сулышына кадәр шулар белән аерылгысыз бәйләнештә. Күзең синең кояш яктысына ачылган, авызыңнан иң элек аккош баласы тавышы чыккан, тәүге җырларың тургайлардан моң алган. Көмеш күлләрдә йөзеп, челтер чишмәләр суын үскәнсең. Урман аланнары сиңа, мул итеп, татлы җиләкләр биргән, куаклар, сиңа дип, яшел керфекле тук чикләвекләр өлгерткән.

Онытмадыңмы шуларны?

Җир-Анага рәхмәт йөзеннән җылы туфракка берәр орлык күмгәнең бармы? Шул хакта уйланыйк, дип яздым әсәрләремне».

Тексттан күренгәнчә, безнең бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр?

Укучылар. Табигать турында.

Укытучы. Укучылар, бүген табигатьне, кешелекне, Җир шарын саклап калу – дөньяда иң мөһим проблемаларның берсе. Табигатьне саклауның иң кичектергесез эш икәнлегенә без дә сезнең белән төшенергә тиеш. «Табигать» диюгә, без үзебезнең туган-үскән җирне, әйләнә-тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез. Әйе, халык туган якны, аның табигатен ямьле булганга, эчәр суы, туенырга – ризык, киенергә –кием, җылынырга агач, газ биргәне өчен ярата. Табигать – кешенең яшәү урыны. Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә рухи азык та кирәк. Табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, ул – табигать баласы. Аңа, тереклек итү өчен, Җир, Су, Һава, Кояш кирәк. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан-туры экологиягә бәйле.

Бүгенге дәресебездә без табигатьне саклау темасына язган балалар әдипләре иҗаты белән танышырбыз. Һәр төркемгә берәр әсәр бүлеп бирелде. Ә хәзер һәр төркемгә мин сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез. Җавапларыгыз тулы булсын.

III. Төп өлеш (төркемнәрдә эшләү)

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайны үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылында яшәвебез һәм Яңа Кырлай мәктәбендә укуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Шагыйрь үзенең «Исемдә калганнар» әсәрендә: «Бу Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным…», – дип юкка гына язмагандыр. Чынлап та, табигатьнең бөтен гүзәллеген ул авылыбызда тойган: урманында җиләк, чикләвек җыйган, болынында аунаган, суында коенган, печән җыешкан, туйганчы уйнаган-чапкан. Шулар турында бик күп әкият-хикәят ишетеп, язарына илһам алган. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Тукай яшәгән заманда  табигатьне саклау проблемасы булды икән? Бу турыда безгә 1 нче төркем укучылары җавап бирер. (Әзерләнү өчен сораулар укучыларга алдан биреп куела.)

1 нче төркем укучысы. Тукаебыз яшәгән заманда әле бу проблема турында хәзерге кебек зурдан кубып сөйләмәгәннәрдер.Чөнки әле ул вакытта  табигать бу кадәр кадерсез булмаган, кешеләр табигатьтән алынган ризыклар белән тукланганнар, табигый киемнәр кигәннәр. Беренче карашка, Г.Тукай әсәрләрендә табигатьне саклау проблемасы арткы планда калган кебек күренә. Ләкин шулай да аның әсәрләрен күңел биреп укысаң, анда табигатьне, аның мифик затларын, бөҗәкләрне сакларга кирәклеге әйтелгән фикерләрне табасың.

Укытучы. Г.Тукайның кайсы әсәрләрендә табигатьне саклау мәсьәләсе күтәрелә дип уйлыйсыз? «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрендәге Шүрәле һәм Су анасы кебек геройлар табигатьне саклауга өлеш кертәләрме?

1 нче тәркем укучылары. Аның «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләреннән, «Туган авыл», «Бала белән күбәләк», «Туган җиремә» кебек шигырьләреннән табигатькә сакчыл караш кирәклеген аңларга була. «Шүрәле» әкиятендә Шүрәле урман хуҗасы, аның сакчысы итеп сурәтләнә. Әгәр дә урманнар хуҗасыз булса, аларны теләсә ничек киссәләр, бүгенге көндә алар бик аяныч хәлдә булырлар иде. Ләкин әле урманнарыбыз безне саф һава белән тәэмин итәрлек хәлдә. «Су анасы» әкиятендә дә автор, безнеңчә, сулыкларны чиста тотарга чакыра. Чөнки Су анасы – сулыклар иясе, инешләрне саклаучы. Ул бары тик чиста суда гына яши ала. Бүгенге көндә безнең сулыкларыбыз нык пычранган, һәм анда Су анасы яши алмас иде, дип уйлыйбыз.

Укытучы. Г.Тукай табигатьтә тереклек итүче бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр турында да күп язган. Кайсы шигырьләре безне уйланырга мәҗбүр итә соң?

1 нче тәркем укучысы. «Бала белән күбәләк» шигырендә күбәләк үзенең табигатьнең бер яклаучысыз җан иясе булуын әйтә. Аның табигатьтә бик кирәкле үз урыны бар. Күбәләк киң кырлар, чәчәкле болыннар, саф һава ярата. Ул кешеләрне миһербанлы булырга, табигать мәхлукларын сакларга өнди. Күбәләкнең:

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа! –

дигән сүзләре һәркемнең күңелендә калырга тиеш.

Укытучы. Г.Тукай әсәрләрен укыганда игътибар иттегезме икән, ул күп шигырьләренең күбесен кайсы җан ияләренә атап язган?

1 нче төркем укучысы. Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. «Карлыгач», «Карга», «Кошларга», «Кошчык», «Күгәрчен», «Фатыйма белән Сандугач» шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.

Укытучы. Ә хайваннар дөньясы белән танышмы безнең Тукаебыз?

1 нче тәркем укучылары. Г.Тукай хайваннар дөньясына да битараф түгел. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. «Бичара куян» әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала, һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә.

«Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем», –

 ди ул.

Укытучы. Г.Тукай иҗаты буенча нинди нәтиҗәгә килдегез?

1 нче тәркем укучылары. Әгәр дә яшәү рәвешебезне, табигатькә карашыбызны үзгәртмәсәк, киләчәк буыннар өчен «Шүрәле асрап ята торган кара урманнар да», күбәләкләр очып уйный торган киң болыннар да, Су анасы йөзәрлек инешләребез дә әкияләребездә генә калачак. Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга тиеш.

Укытучы. Дөрес, укучылар! Бөек шагыйребез Г.Тукай балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү мөһим дип санаган һәм сезнең өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч әсәрләр язган. Ә хәзер Г.Тукайның бер шигырен тыңлап китик.

(Ике укучы Г.Тукайның «Фатыйма белән Сандугач» шигырен сөйли.)

Укытучы. Табигатьне саклау темасына язган әдипләребез күп безнең. Шулар арасында Гариф Галиев исемле балалар язучысы да бар. Язучы-прозаик, драматург Гариф Закир улы Галиев хәзерге Татарстан Республикасының Азнакай районы Урманай авылыннан. Сугыштан соңгы елларда Гариф Галиев балалар өчен күп яза. Аның әсәрләре арасында табигать, җәнлекләр дөньясы турында әкиятләр дә бар. Сез аның кайсы әсәрләрен укыдыгыз? Аларда нәрсә турында язылган?

2 нче тәркем укучысы. Без аның «Айлар алышынганда», «Кошлар җыелышы», «Тимеркүкнең югалып торуы», «Аю агачлар белән сөйләшә» кебек әсәрләрен яратып укыдык. Бу әсәрләрендә автор бигрәк тә агачларның, кошларның кешеләргә, табигатькә китергән файдаларына басым ясый.

Укытучы. «Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятен искә төшерегез. Анда нәрсә турында сүз бара?

2 нче төркем укучылары. Аның «Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятендә карт Аю Куркак куянны туктата да гәп корып җибәрә: агачлар белән ниләр сөйләшкәнен яздырасы килә, әмма теге бичараның ни дәфтәре, ни карандашы юк икән… Аю һич тә аптырап калмый: «Урманда яшә дә, карандаш белән дәфтәр тапма, имеш!» – дип кенә җибәрә һәм аларны ничек ясарга икәнлеген өйрәтә. Ә инде Куян «култык астына зур дәфтәр кыстырып, җилкәсенә чыбыркы сабы хәтле күмер карандаш салып» килгәч, Аю, һәр агач янына тукталып, хәл-әхвәлен сораштыра башлый. Каен-Каюмов та, Усак-Усманов та, Юкә-Юнысов та, Зирек-Зиннәтов та, Карама-Карамышов та, Элмә-Әлмөхәммәтов та, Чыршы-Шәрипов та, Имән-Ибәтев тә үзләренең урманда яшәү максатларын, кешеләргә нинди-нинди файда китерүләрен сөйләп бирәләр.

Укытучы. Ә агачтан кемнәр нинди файда күрә?

2 нче төркем укучылары. Чәчәкләреннән умарта кортлары бал җыя. Кошлар ботаклар арасына оя ясап яшеренә һәм балаларын үстерәләр, матур тавышлары белән күләгәсендә утырган кешеләрне тынычландыралар. Кешеләр, агачларны утын итеп ягып, өйләрен җылыта. Агач эшкәртү фабрикасында җиһаз ясыйлар. Агачтан көймә, очкычлар эшләгәндә файдаланалар.

Укытучы. Гариф Галиевнең тагын нинди әсәрен яратып укыдыгыз?

2 нче төркем укучылары. Аның «Кошлар җыелышы» дигән әкияте дә «Аю агачлар белән сөйләшә» әсәренә бик охшаган. Бу әсәрдә Җил Чыпчыкка кошларның нинди файда китерүләре турында белергә куша. Җыелышта кошлар үзләре турында сөйлиләр. Алар күбрәк бөҗәкләрне юк итеп файда китерәләр. Кайбер кошлар үзләренең матур сайраулары белән кешеләрне шатландыралар.

Укытучы. Бу ике әсәр дә, безгә табигатьне сакларга кирәклеген төшендерүдән тыш, агачлар һәм кошлар турында күп мәгълүмат бирүе белән дә әһәмиятле. Ә хәзер Г.Галиевнең «Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятеннән өзек тыңлап үтик. (Бер укучы «Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятеннән өзек укый.)

Укытучы. Безнең өченче төркем укучылары Габделхәй Сабитов иҗаты буенча әзерләнде. Габделхәй Вәли улы Сабитов Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туып үскән. Г.Сабитовның исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул үз әсәрләрендә табигать, кошлар, хайваннар дөньясы турында сөйли, кешеләрне экологияне сакларга, үсемлекләр, хайваннар дөньясына сизгер булырга чакыра. Аның «Туган җир туфрагы»,  «Урман кызы Таңсылу», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләре, әкиятләре табигатебезнең матурлыгы турында. Укучылар, шушы әсәрләр арасыннан сез иң яратып укыган әсәр кайсысы һәм анда нәрсә турында сүз бара?

3 нче төркем укучылары. Безгә аның иң ошаган әсәре «Йолдыз яктысы» булды . Бу әсәрдә авыл малайлары, урманнан агып чыккан инешне буып, электр станциясе ясамакчы булалар. Әпләй атлы малай куаклар арасында кош оясына юлыга. Анда алты кош баласы әниләренең ашарга алып кайтканын көтә. Менә әниләре дә авызына чикерткәләр кабып кайтып җитә. Әпләй кошларны малайларга да күрсәтми. Ояны тузгытырлар дип курка. Әгәр дә су күтәрелсә, бу кош оясы су астында калырга тиеш була. Бу уй Әпләйгә өйгә кайткач та тынгылык бирми. Әнкә кошның балаларын шулкадәр яратуына исе китә аның. Үз әнисенең, Әпләйнең тамагын туйдыру өчен, көн-төн тырышканлыгы күз алдына килә. Әпләй, куркуына да карамастан, төн уртасында урман аша буа янына чаба. Буаны ерып җибәргәч кенә, аңа бик рәхәт булып китә. Шушы кечкенә генә кошчыкларны коткарганга, ул үзенә тагын бер кушамат тагасыларын, малайларның мыскыл итәселәрен дә белә. Ләкин ул намусы кушканча эшли: кош балаларын саклап кала. Әпләй киләчәктә дә бик миһербанлы бала булып үсәр.

Укытучы. Г.Сабитовның тагын кайсы әсәрендә авылларыбыздагы яшеллекне саклау мәсьәләсе күтәрелгән?

3 нче төркем укучылары. Безнеңчә, бу – Г.Сабитовның «Өянкеләр бөре яра» исемле әсәре булырга тиеш. Аның әлеге әсәре хатлар рәвешендә язылган. Сөмбел исемле кыз Советлар Союзы Герое Сәфәр Имашевка хат яза. Ул аңа, мәктәпкә кермичә, авылдан китеп баруы өчен үпкәсен белдерә. Ләкин Сәфәр Имашев үз хатында авылны тутырып үскән өянкеләрнең киселеп бетүенә йөрәге әрнүен яза.  Сөмбел җавап хатында геройга авылны яшелләндерергә, күп итеп өянкеләр утыртырга сүз бирә. Бу әсәрне укыгач, авылыбызның табигатенә бөтенләй икенче күз белән карый башлыйсың.

Укытучы. Дөрес. Ә хәзер «Йолдыз яктысы» әсәреннән бер өзек тыңлыйк. (Өзекне бер укучы сәнгатьле итеп укый.)

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗаты белән генә таныштык. Татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә дә табигатьне саклау турында мәкальләр, әйтемнәр очратасың (түбәндәге мәкальләрне презентациядән укыту: «Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?», «Суның кадере – чишмә корыгач», «Су башындагы – саф су эчәр, коерыгындагы – куерак су эчәр», «Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән», «Гөлең чәчәк атмаса, кояшка үпкәләмә»).

Укытучы. Халкыбыз табигатьне саклау буенча үзен төрле язылмаган законнар белән чикли белгән. «Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер», «Җимешен аша, ботагын сындырма», «Кошларны рәнҗетмә, каргарлар», «Бер дә юкка үлән йолкып йөрсәң, кулың корыр», «Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар», «Баканы үтермә, кайгыдан башың чыкмас», «Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең», «Урман үстер, ачлык күрмәссең».

Укытучы. Күрәсезме, укучылар, халкыбызны, шагыйрьләребезне, язучыларыбызны табигатьнең пычрануы бик тә борчый икән. Алар табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кушалар?

Укучылар.

– Урманнарны сакларга;

– кошларга оя ясарга;

– чишмәләрне карап торырга;

– чүпләрне теләсә кая ташламаска;

– агачларны сындырмаска һ.б.

Укытучы. Ә хәзер тактага күз салыгыз әле. Анда бик матур табигать рәсеме эленгән. Табигатьне шулай матур итеп саклау өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Укучылар.

– Миһербанлылык;

– сакчыллык,

– матурлыкны аңлый белү;

– кешелеклелек;

– шәфкатьлелек һ.б. (Укучылар үзләре әйткән сыйфатларны рәсемне әйләндереп яза баралар.)

IV. Йомгаклау. Билгеләр кую

Укытучы.Табигатебезне саклау турында язган әдипләребез күп. Без бу дәрестә аларның берничәсенең иҗатына гына тукталдык. Шулай да шактый кызыклы мәгълүматлар алдык. Әйе, табигать белән безнең сәламәтлегебез тыгыз бәйләнгән. Табигатебез иркен сулаганда гына без сәламәт була алабыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен, табигатебез дә чиста булырга тиеш. Шулай булгач, без табигатебезне һәрвакытта да сакларга тиеш булабыз. Сезне табигатьнең чын дуслары булырсыз, дип ышанып калам. Барыбызга да сәламәтлек телим.