Милләтемнең онытылмас хәзинәләре
№ 151
(Мәктәпкә әзерлектөркемендә күңел ачу чарасы)
Венера ГАРИПОВА,
Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат. Балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту. Аларның сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгаруга ирешү, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлар. Милли киемнәр, балалар санынча түбәтәй, җилем, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану, татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.
Сүзлек эше: музей, калфак, түбәтәй, сандык, алъяпкыч, күлмәк, читек.
Алдан үткәрелгән эшләр: мәктәп музеена экскурсиягә бару, татар халык киемнәре рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, татар халык киемнәрен ябыштыру, бизәү.
Чара барышы
Тәрбияче. Әби-бабаларыбыз мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме, әкият итеп сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән,инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге- тастымалларыбыздамы? Балалар, бүгенге кичәбезнең төп максаты – вакыт җилләре белән саргая, онытыла барган кыйммәтле байлыкларыбызны , милли йолаларыбызны кабат искә төшерү.
1 нче бала.
Иң изге хисләремне мин
Туган телемдә аңлатам,
Шуна күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2 нче бала.
Туган телем минем – татар теле,
Минем өчен бу тел кадерле.
Борынгыдан килгән йолалары,
Гореф-гадәтләре бик серле.
Тәрбияче. Шигырьдә әйтелгәнчә, татар халкының гореф-гадәтләре бик серле, аның үзенен йолалары, жырлары, биюләре, милли киемнәре бар. Әйдәгез әле, без чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән серле сандыгыбызны ачып җибәрик.
3 нче бала.
Әбиемнен матур сандыгы
Кызыктыра мине күптәннән,
Ачыйк әле әбекәйнең сандыгын.
Яшь буынга мирас булып,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Тәрбияче. Бу гүзәл әйберләргә күз салыйк әле: һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле. Ашыкмыйча гына карыйк әле ул ядкарьләрне. Сокланыйк, ерак тарихыбызны якынайтыйк. (Сандыкны ача, түбәтәй ала, слайдлар күрсәтелә.)
Тәрбияче.Балалар, нәрсә бу?
Балалар.Түбәтәй.
Тәрбияче.Түбәтәйне кемнәр кия, балалар?
Балалар.Әтиләр, бабайлар, малайлар.
Тәрбияче.Түбәтәй сәйләннәр белән матур итеп бизәлгән. Әбиләребез, аны кич утырып, чигү җепләре белән дә бизәгәннәр.
Балалар, миндә түбәтәй рәсемнәре дә бар. Әйдәгез, бу рәсемнәр буенча да сөйләп китик әле.
(Түбәтәй рәсеме буенча тасвирлап сөйләү.)
4 нче бала. Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә hәм кырыйларына урнашкан.
5 нче бала. Миндә кара төстәге түбәтәй, ул кызыл төстәге лалә hәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә кырыйларына урнашкан.
(Әзер орнаментларны түбәтәй шаблонына ябыштыру.)
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, нинди матур түбәтәйләр килеп чыкты.
6 нчы бала.
Бигрәк матур түбәтәе,
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя,
Чын әкият иленнән.
Тәрбияче. Балалар, без бит түбәтәй белән уен беләбез. Әйдәгез, уйнап алабыз.
(“Түбәтәй” уены уйнала.)
Тәрбияче.Сандыкта тагын нәрсәләр бар икән? Ачып карыйк әле. (Күлмәк ала.) Бу нәрсә, балалар?
Балалар.Күлмәк.
Тәрбияче.Бик дөрес, балалар. Бу – татар хатын- кызларынын милли күлмәге. Ул матур итеп, бәбәй итәкләп тегелгән, безнен кызларның өстендә дә татар халкынын милли күлмәге.
7 нче бала.
Матур изү бизәп тора
Күлмәгенең күкрәген.
Диңгез суы кебек тора
Дулкынланып итәге.
Тәрбияче(калфак ала).Бу нәрсә, балалар?
Балалар.Калфак.
Тәрбияче.Кемнәрнең баш киеме ул?
Балалар.Әбиләрнең, әниләр, кызларның баш киеме.
Тәрбияче.Калфакны энҗе-мәрҗәннәр белән бизәгәннәр, чиккәннәр.
8 нче бала.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр.
9 нчы бала.
Сандыкта ятты озак
Әбием чиккән калфак.
Ул калфакны әбием
Кадерләп кигән һәрчак.
Тәрбияче.
Милләтемнең нуры анда,
Ука, чугы, чәчәге.
Кадерләп сакла, балам,
Әбиеңнең калфагын.
Тәрбияче.Серле сандыкны тагын ачыйк әле. Нәрсәләр бар икән тагын? (Сандыктан алъяпкыч ала.) Нәрсә бу, балалар?
Балалар.Алъяпкыч.
Тәрбияче.Алъяпкычны кемнәр кия?
Балалар.Кызлар, апалар кия.
Тәрбияче.Балалар, алъяпкыч матур төсле чигү җепләре белән бизәлгән, шулай ук кул белән эшләнгән. Аны хәзерге вакытта да күлмәк өстеннән кияләр, сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә киеп чыгыш ясыйлар, бииләр, жырлыйлар. Бүген безнең кызлар да матур чигүле алъяпкычлар кигәннәр.
10 нчы бала.
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Тәрбияче (сандыктан алкалар, беләзекләр, чулпылар ала). Болар – бизәнү әйберләре. Алканы барыбыз да белә. Ә менә болары – беләзекләр. Алар матур итеп чүкеп бизәлгән, аны хатын-кызлар кулга кигән. Чулпыларны исә әбиләребез чәчләренә куйганнар, чәчләрен үргәннәр.
11 нче бала.
Чың-чың итеп чыңлыйлар
Толымнарда чулпылар.
Иңбашына хәтле төшкән
Матур көмеш алкалар.
Тәрбияче.Әбиләребез, әлеге бизәнү әйберләрен киеп, кичке җырлы-биюле уеннарга йөргәннәр.
(«Уфа-Чиләбе» дигән җырлы-биюле уен уйныйлар.)
(Тәрбияче читекләр күрсәтә.)
12 нче бала.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Гармун тавышы ишетсә,
Егет биеми калмас.
Уйнап торган читекләрдән
Кызлар күзләрен алмас.
(Читек кигән малай һәм кыз “Бииләр итек-читекләр” җырына татарча бию башкара.)
Тәрбияче. Кадерле дуслар, балалар! Кичәбез ахырына якынлашты. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
На входе в экзаменационные пункты будет проводиться обязательная бесконтактная термометрия всех участников и организаторов. Участники с повышенной температурой и симптомами респираторных заболеваний в ППЭ допускаться не будут. Во всех ППЭ будут установлены дозаторы с антисептическими средствами. По возможности в помещениях ППЭ также могут быть установлены обеззараживатели воздуха. Будет обеспечено соблюдение социальной дистанции между участниками не менее 1,5 метров.