Мин әнигә булышам

№ 148

(Татар теле. V сыйныф. Рус төркеме)

Гөлүзә ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Казандагы 113 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бурычлар:

– «Мин әнигә өстәл әзерләргә булышам» структурасы белән танышу, «Нишләргә булышасың?» соравына җавап бирә белү;

– өйдәге ярдәмеңне әйтә, сораулар  бирә белү, фикерләү, сайлап ала белү күнекмәләрен үстерү;

– үзара хезмәттәшлек итә белү; әти-әнигә карата ярдәмчел, игелекле булу.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү

1. Татарча җөмләләр белән җавап бирү.

– Исәнмесез, балалар!

– Мин – Гөлүзә Габдрахман кызы. Ә синең исемең ничек?

– Бүген нинди көн?

2. Фонетик күнегү үткәрү

Ә-әни-әби-әнигә-әбигә

Ө-өй-өйне-өйгә

Ү-үз-үзем-сүз

Җ-җый-җыям

Һ-һәм-һәр-һәрбер

Ң-аңа-миңа-сиңа

Прослушайте и укажите словосочетание, лишнее в логическом ряду.

Идән себерә, савыт-саба юа, тузан сөртми, идән юа.

Укытучы. Ни өчен әлеге сүз артык дип уйлыйсыз? Почему вы думаете, что это слово лишнее? Дөрес, чөнки тузан сөртми юклык формасында бирелгән.

III. Уку мәсьәләсен кую

Булышчы

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым! Һаман бетми!

Әнием, кил, булышчы! (Роберт Миңнуллин)

Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам. (Лиана Әмирханова)

Укытучы. Димәк, темабыз нинди инде?

Укучылар. Әнигә булышу.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Укучылар төркемнәре белән А-4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге картаны тутыралар.

А) Нәрсә ул инфинитив? Ул нинди сорауларга җавап бирә? «Мин өйдә булышчы» темасына 4 сүз язалар. 5мин. вакыт бирелә.

а) -рга, -ргә;

ә) -ырга, -ергә;

б) -арга, -әргә;

в) -ярга, -яргә.

Укы, яз, кил, җый.

Тузан суырт, эшлә, ю, ки.

Укучылар командаларында партнерлары белән киңәшләшәләр, өстәмәләр кертәләр.

V. Ныгыту өлеше

Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә.

– Сез бу эшләрне эшлисезме? Кайсыларын эшлисез? (Укучылар әйтәләр.)

Физминут

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

VI. Яңа теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

1. Дәреслектәге 3 нче күнегүне эшләү (57 нче бит).

2. Спроси у друга помогает ли он маме по-татарски:

– мыть пол;

– пылесосить;

– поливать цветы;

– выносить мусор.

3. Спросите у партнера как зовут маму, сколько лет, помогает ли он маме?

– Син әниеңә булышасыңмы?

– Әйе, мин әниемә булышам.

4. Тест.

Дөрес тәрҗемәне сайлап ал. (Буш шакмакларда молодец сүзе килеп чыгарга тиеш.)

  1. нишләргә?

л) что делает?

м) что делать? Что сделать?

н) что сделает?

2) булышчы

о) помощник

п) помогает

р) был

3) идән юарга

к) мыть посуду

л) мыть пол

м) подметать пол

4) идән себерергә

н) мыть пол

о) подметать пол

п) протереть пыль

5) әнигә булышырга

в) мама помогает

г) помог маме

д) помочь маме

6) нишләргә булышасың?

г) помог

д) что сделал

е) что помогаешь делать

7) мин өйдә булышчы

х) я иду домой

ц) я помощник в доме

ч) я убираюсь в доме

VII. Рефлексия

– Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Без әнигә нишләргә булышабыз?

VIII. Өй эше бирү

Укытучы. Кемнең кызыл төстәге «+»лары күбрәк, I вариант эшен язсын, кемнең зәңгәр «+»лары күбрәк – II вариант, сары төстәге «+»лары күбрәк булганнар III вариант биремне үтәргә тиеш була.

I вариант (кызыл). «Минем ял көнем» темасына, инфинитивлар кулланып, кечкенә хикәя язарга.

II вариант (зәңгәр). «Мин өйдә булышчы» хикәясен тулыландырырга.

III вариант (сары). Карточкалардагы җөмләләргә кушымчалар ялгап язарга.

Мыть посуду

Вытирать пыль

Пылесосить

Чистить картошку

Полить цветы.

Артык булганнарын аерып язарга.

  1. Идән себерергә
  2. Идән юарга
  3. Телевизор карарга
  4. Савыт-саба юарга
  5. Тузан суыртырга
  6. Урамда озак йөрергә
  7. Тузан сөртәргә
  8. Кием үтүкләргә
  9. Өйдә сикерергә, йөгерергә
  10. Чүп ташларга
  11. Урын җыярга
  12. Гөлләргә су сибәргә