Минем дустым

№ 146

(Татар теле. VI сыйныф. Рус төркеме)

Римма ФӘТХУЛЛОВА,

Алексеевск районы Биләр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. «Минем дустым» темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар:

 – укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

– тыңлап-аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

– танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

– аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреснең предмет нәтиҗәсе:

дустың турында сөйләргә, тискәре, уңай характер сыйфатларын аерырга өйрәнү;

– дуслык турындагы сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү; бәйләнешле сөйләмне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү.

Дәреснең метапредмет нәтиҗәсе:

 логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү һәм үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

Дәреснең шәхси нәтиҗәсе:

дус, тату яшәргә омтылу, дусларына ярдәмгә килергә кирәклеген төшенү;

– кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышану.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова дәреслеге (6 нчы сыйныф), презентация, ноутбук, экран, проектор, колонкалар.

Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

(Талгын гына музыка уйный. Матур көй.)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр барыгызга да! Бер-беребезгә карыйбыз, елмаю бүләк итәбез. Ә хәзер бер-берегез белән исәнләшегез.

– Исәнме, дустым.

– Хәлләрең ничек?

– Кайда булдың?

– Мин сагындым.

– Син килдең?

– Мин бик шат.

Укытучы. Укучылар, сезнең алдыгызда – тылсымлы тартма. Әлеге тартма ачылсын өчен сезгә дәрестә игьтибарлы һәм актив булырга кирәк булачак.

Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез кечкенә чәчәкләр, ди. Яңгыр чәчәкләрне үстерә, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында чәчәкләр үсә. Матур чәчәкләр янында күбәләкләр, бал кортлары оча. Чәчәкләр матурлана. Алар кояшка тартыла. (Музыка тына.)

Укытучы. Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә бер-берсенә тартыла. Бу дөньяда ялгыз яшәү бик авыр. Безгә гел якыннарыбызның, дусларыбызның янәшәдә булуы кирәк.

Хәзер без сезнең белән мультфильм карап үтәрбез. Игътибар итегез: анда нинди җөмлә  кабатлана икән?

Әлеге мультфильм кем шигыре буенча эшләнгән? Шигырьнең авторы кем?

II. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Укучылар, мультфильмда нинди җөмлә кабатланды? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе, бу мультфильмда «Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән» дигән җөмлә берничә тапкыр кабатланды.

– Сез ничек уйлыйсыз, тату сүзенең мәгънәсе ничек икән?

– Мультфильмда Гали белән Кәҗә бер-берсе белән дусмы?

Укучылар. Дус.

Укытучы. Димәк, укучылар, тату сүзенең синонимы дус була. Без бүген нәрсә турында сөйләшербез инде?

Укучылар. Дуслык турында.

Укытучы. Сез миңа үзегезнең дусларыгыз турында сөйләрсез. Димәк, дәресебезнең максаты нинди була инде?

Укучылар. Үзеңнең дустың турында татарча сөйләп бирергә өйрәнү.

Укытучы. Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5).

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4 (на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4).

В) Әйбәт эшләдем, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3 (на уроке хорошо работал, но от помощи товарища не откажусь – 3).

Фонетик күнегү.

Укытучы. Фонетик күнегү ясап алыйк әле. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз

Ның-ның-ның – минем дустымның

Ма-ма-ма – минем дустыма

Ны-ны-ны – минем дустымны

Нан-нан-нан – минем дустымнан

Да-да-да – минем дустымда

Укучылар, бу фонетик күнегүдә килеш кушымчаларын кабатлап чыктыгыз. Ул сезгә җөмлә төзегәндә кирәк булачак.

III. Белемнәрне актуальләштерү

– Әйдәгез, дуслашабыз.

– Синең исемең ничек?

– Минем исемем – …

– Ә сезнең дусларыгыз бармы?

– Әйе.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, дәреслекнең 61 нче битен ачыгыз. 3 нче күнегүдәге таблицаны файдаланып, дустыгыз турында сөйләгез әле. Әзерләнер өчен бер минут вакыт бирелә. Вакыт китте.

(Ком сәгате яки «тик-так»аудиода сәгать текелдәве тавышы.)

Укытучы. Урыннарыгыздан торасыз, үзегезгә пар табасыз һәм бер-берегезгә дустыгыз турында сөйлисез. Кемнең чәче озынрак, шул сөйли башлый. Встаем, находим пары, и расскажем друг-другу о своем друге. Начинает тот у кого волосы длиннее.

– Син иптәшеңә нәрсә сөйләдең?

– Рәхмәт, утырабыз.

IV. Белемнәрне иҗади куллану һәм эзләп табу

Укытучы. Укучылар, ә яхшы дуслар, чын дуслар нинди була соң?  (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Укучылар , сезнең алдыгызда сары кәгазьдә сүзләр язылган. Чын дуска туры килгән сыйфатлар янына «+» тамгасы куеп чыгыгыз әле. У вас на партах лежат карточки желтого цвета. Качествам присущим настоящим друзьям ставите «+».

Вакыт бирелә. (1 мин.)

Ә хәзер битләрегезне алышыгыз. Тикшерәбез. (Нәтиҗә ясала. Бер укучы укып чыга.)

Ял итү. Физминут

(«Итекләр-читекләр» көенә бию.)

Укытучы. Хәзер төркемнәргә биремнәр бирәм. Башта барыбыз да тыңлыйбыз. Сначала все выслушаем задания.

1 нче төркемгә. Югалган дусның тышкы кыяфәте буенча фоторобот ясыйсыз. По приметам нужно нарисовать фоторобот друга.

«Аның чәче озын, кара төстә, күзләре зәңгәр. Өстендә яшел футболка, кызыл итәк. Кулында зәңгәр туп».

2 нче төркемгә. Кирәкле репликаларны куясыз, шаблон буенча танышырга өйрәнәсез. Вы знакомитесь, нужно спросить у незнакомого как его зовут и предложить ему подружиться.

– Исәнме.

– …

– Синең исемең ничек?

– …

– Ә минем исемем – …

– Әйдә, дуслашабыз!

– Мин риза, әйдә.

– Син кайда яшисең?

– …

– Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

– …

3 нче төркемгә. Сезнең алдыгызда рәсемнәр һәм 9 шакмаклы бит. Иң уртадагы шакмакка дустыгызның исемен языгыз. Ә тирә-ягындагы  шакмакларга аңа туры килгән рәсемнәрне ябыштырып чыгыгыз һәм сөйләргә әзерләнәсез. Выбираете нужные картинки, подходящие для вашего общего друга. Приклеиваете их, и расскажете.

Һәр төркемнән бер укучы чыгыш ясаячак. Эшне башладык. Приступаем к выполнению задания.

(Укучылар чыгышы. Башкалар игътибар белән тыңлый.)

Укытучы. Булдырдыгыз. Молодцы!

Хәзер бәяләү битләрегезгә карагыз. Үзегезгә билге куегыз. (Билге кую.)

V. Өй эше

I вариант. Сүзләрне урыннарына куеп, җөмләләр төзергә.

II вариант. Бирелгән ситуация буенча җөмләләр төзеп язарга.

III вариант. «Минем дустым» темасына инша язарга.

Укытучы. Хәзер, бәяләү битләрегезгә карагыз. Үзегезгә билге куегыз.

VI. Дәрескә йомгак ясау

– Бүген дәрестә нәрсә белдек?

– Син нишли беләсең?

– Мин татарча сөйләшә беләм.

VII. Рефликсив бәяләү этабы

– Без бүген дәрестә дуслык турында сөйләштек.

– Без бүген дәрестә уйнадык, яздык, сөйләдек.

– Без бүген дәрестә дустым турында сөйләргә өйрәндек.

– Без бүген дәрестә тәрҗемә иттек, җөмләләр төзедек.

– Дәрестә миңа авыр булды.

– Дәрес миңа ошады.

Рәхмәт, миңа (в ладожки)! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт Сезгә! Рәхмәт барыбызга да! (Серле тартмада – йөрәк рәсеме.) Дусларыгызның кадерен белегез. Йөрәкләрен яраламагыз!

(Саубуллашу.)