Дустыбыз Тиен –Йомшаккай

№ 144

Зөлфия  ВАФИНА,

Казан  шәһәре татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126  нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы I  квалификация категорияле тәрбиячесе

Гүзәлия ВӘЛИЕВА,

Казан  шәһәре татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126  нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы  югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

— Балаларны акча һәм аның төрләре, хезмәт хакы төшенчәләре белән таныштыру;

— Балаларны кибеттә мөстәкыйль нәрсә булса да алырга өйрәтү. Товар һәм аның бәясен белергә, алган әйбернең ни өчен кирәклеген аңлатып бирергә өйрәтү;

-Экономика элементлары турында белемнәрен үстерү (акча тарихы);

— Балаларның сөйләм телен, игътибарлыгын, кызыксынучанлыкларын; фикерләү сәләтен үстерү;

— Кешеләргә, төрле һөнәр  ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар:

төркем урман кебек бизәлгән – агачлар, чыршылар, кошлар, агач төпләре һ.б.; бормалы юл, хат, карта; “Кибет” сюжетлы-рольле уены өчен җиһазлар, тиен киеме, тиен өе; магнитофон, СD диск, проектор, мультимедия тактасы; капчык – аның эчендә акча, кабырчык; туп; бала саны буенча ак битләр, төсле кәгазь, клей.

Методик алым һәм чаралар:

әдәби сүз, уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара,үстерешле диалог, мактау, мөстәкыйль эш.

Алдан үткәрелгән эш:

бармак уенын өйрәнү, атрибутларны әзерләп кую.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: — балалар, карагыз әле, бүген нинди кояшлы, матур көн!  Бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик.

Кулларга без  тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче: — менә рәхәт булып китте. Балалар, бүген иртән, урман хат ташучысы миңа хат бирде (күрсәтә). Кемнән килгәнен беләсегез киләме?(әйе). Әйдәгез, хатны ачып, укыйк (хатны уку):

“ Исәнмесез, дусларым! Ничек хәлләрегез? Миңа сезнең ярдәмегез кирәк иде. Минем янга, урманга, килә алмассыз микән?! Сезнең дустыгыз Тиен- Йомшаккай”.

Тәрбияче:— Балалар, Тиен дустыбызга  безнең ярдәм кирәк икән. Нәрсә булды икән? Барабызмы?(әйе). Балалар,Тиен  кайда яши ул? (Тиен урманда яши). Ә урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк соң, сез беләсезме?(шауламаска, чүпләмәскә, чәчәкләрне таптамаска, агачларны сындырырга ярамый, кошларны куркытырга ярамый һ.б.).  Кагыйдәләрне беләсез икән.Урман бездән бик ерак, шуңа күрә поезд белән барырбыз. Сез ризамы?(әйе). Алайса, үзебезнең поездга утырыйк та, юлга кузгалыйк.

Поездга  утырдык

Сәяхәткә җыендык.

Чух-чух, чух-чух,

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Чух-чух, чух-чух,

Безгә кояш елмая.

Тәрбияче:— менә килеп тә җиттек (балаларны урманда Тиен каршы ала).

Тиен:- исәнмесез, дусларым!  Мин сезне көттем.

Тәрбияче: -исәнме, Тиен дустыбыз-Йомшаккай. Без синең хатыңны алдык та һәм җыелып сиңа килдек.

Тиен: — бик зур рәхмәт, дусларым. Мин бер агач төбеннән менә шундый сәер хат таптым бит әле. Анда төрле рәсемнәр ясалган, сүзләр язылган. Мин һич аңлый алмадым. Сез ярдәм итмәссез микән?

(Балалар хатны карыйлар. Тиенгә аның карта икәнлеген әйтәләр. Тиен белән балалар карта буенча юлга чыгалар)

Тәрбияче: — балалар, карта буенча барсак безгә хәзер кая барырга кирәк?

Балалар: — 5 адым алга атларга.

Тәрбияче: — атладык, хәзер нишлибез?

Балалар: — 3 агачны, 2 куакны үтәбез.

Тиен: — монда ике якка юл китә, безгә кайсыннан барасы?

Балалар: — бормалы юл буйлап барырга.

Тәрбияче: — балалар, сазлыкны ничек чыгабыз?

Балалар: — сазлыкны 6 күч аша сикереп чыгарга кирәк.

Тәрбияче: — килеп җиттек. Каршыда 4 чыршы. Безгә кайсысы кирәк?

Балалар: — Уңнан икенче чыршы астын табарга кирәк.

(Балалар капчык табалар).

Тәрбияче: — ачып карыйк әле, балалар, нәрсә бар микән капчык эчендә (капчыкны ачып карыйлар һәм аның эчендә акча, кабырчык  табалар)

Тиен: -балалар, бу нәрсә соң?(акчага күрсәтеп)

Балалар: акча.

Тиен: — нәрсә соң ул акча?

Тәрбияче: — акча кәгазь яисә тимер була. Аңа төрле рәсемнәр төшерелгән һәм ничә сум икәнлеге язылган. Акчага бик күп әйберләр сатып алып була.

Тәрбияче: — балалар, ә акчага нәрсә сатып алып була сон?( балаларның җаваплары)

Тәрбияче: — балалар, сез акчаны каян алганлыгын беләсезме?

(Балалар үзләренең әти-әниләренең төрле эштә эшләгәнен әйтәләр һәм акчаның хезмәт хакы өчен түләнелгәнен аңлаталар).

Тәрбияче: — әйе, бик дөрес. Акчаны эшләгән өчен, хезмәт хакы итеп бирәләр.

Тиен:— балалар, ә монысы нәрсә?(кабырчык).

Тәрбияче: — балалар, Йомшаккай,  сез беләсезме, акча тарихын, аның ничек барлыкка килгәнен?Беләсегез киләме?(әйе). Әйдәгез бергәләп кечкенә генә фильм карыйк әле (презентация “Акча тарихы”)

Тиен:  бик кызык булды әле бу. Рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: — ә  хәзер бераз ял итеп , бармак уенын уйнап алыйк.

Без саныйбыз акча: бер, ике, өч, дүрт, биш,

Бер, ике — без йорт  өчен түлибез,

Өченчесе – кием алабыз,

Дүртенчесе  ашарга һәм эчәргә була,

Ә бишенчесен без яшереп куябыз.

Тәрбияче: — Йомшаккай, ә син беләсеңме, акча нәрсәгә кирәк?

Тиен: — юк , белмим шул.

Тәрбияче: — балалар, әйдәгез уен  уйнап алабыз “Акча безгә нәрсәгә  кирәк?” дип атала. Мин сезгә туп бирәм һәм сорыйм “Акча безгә нәрсәгә  кирәк?”, ә сез дәвам итәрсез (ашамлыклар сатып алыр өчен, бүләк алу өчен, транспорт өчен, телефон өчен, уенчыклар алырга,  күңел ачарга барырга, фатир өчен  түләргә  һ.б.)

Тиен: -менә хәзер белдем инде. Балалар,сез  күп беләсез икән.

Тәрбияче:  — Йомшаккай, синең кибеттә булганың бармы соң?

Тиен: юк, анда нишлиләр?

Тәрбияче: — балалар, әйдәгез, Йомшаккай  белән бергә кибеткә барыйк. Анда  акчага нәрсәләр сатып алып булганлыгын күрсәтик. Моның өчен без сезнең белән тылсымлы сүзләр әйтик:

 Тирән сулыш алабыз

Күзләрне йомабыз,

Рәхәтләнеп бер әйләнеп

Кибеткә килеп чыгабыз.

Тәрбияче: -менә без кибеттә (балалар белән сюжетлы-рольле“Кибет” уены уйнала. Төрле бүлектә төрле бала сатучы булып эшли.Балалар әйбер карыйлар, аның бәясен сорыйлар, сатып алалар, алган әйберләренең ни өчен алганлыгын аңлаталар)

Тәрбияче: — Йомшаккай, сиңа кибеттә ошадымы соң?

Тиен: — әйе, кибет бик зур була икән. Аннан төрле әйберләр сатып алып була. Бик зур рәхмәт сезгә, дусларым. Менә миндә инде хәзер акчаның нәрсә икәнен белдем, аның белән  нәрсәләр сатып алып булганын да аңладым.

Тәрбияче: — балалар, ә акчаны кая салып йөриләр соң?(балаларның җаваплары).

Тәрбияче: — әйдәгез әле, дустыбыз – Йомшаккайга матур акча букчалары ясыйк (балалар белән бергәләп, музыка астында ак кәгазьдән оригами ысулын кулланып, төсле кәгазьләр белән бизәп  акча букчалары ясау).

Тиен:- рәхмәт сезгә, бик матур булды. Миңа урманыма кайтырга кирәк инде, минем кышка әзерләнәсем бар. Сезне тагын кунакка көтеп калам (Тиен  саубуллашып чыгып китә).

Тәрбияче: — балалар, безгә дә бакчабызга кайтырга вакыт инде. Әйдәгез, поездга утырып, юлга чыгыйк.

Поездга без утырдык

Кайтырга без җыендык.

Чух-чух, чух-чух,

Кайтырга без җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Чух-чух, чух-чух

Менә кайтып та җиттек.

Тәрбияче: -балалар, бүгенге эшчәнлегебез  ошадымы сезгә?(балаларның җаваплары).  Нәрсәләр белдегез?(балаларның җаваплары). Без әле тагын урманга Тиен дустыбыз  янына барырбыз. Ул үзе дә безне бик күп нәрсәләргә өйрәтер.