Химия – төрле фәннәрдә

№ 143

(«Үз уеным» предметара интеллектуаль уены)

Алмазия РӘХИМОВА,

Актаныш районы Чалманарат төп мәктәбенең I квалификация категорияле география һәм биология  укытучысы

Максат. Укучыларның фәннәр буенча белемнәрен мавыктыргыч формада киңәйтү, фәнгә кызыксыну тәрбияләү; укучыларның коллективта аралашу күнекмәләрен, тел байлыгын үстерү.

Җиһазлау. Ручкалар, ак кәгазъ битләре, презентация, ноутбук, проектор.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезгә «Үз уеным» бәйгесен тәкъдим итәбез. Бүгенге уенда «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командалары көч сынаша. Рәхим итегез, дуслар! (Командалар сәхнәгә чыга.)

Алып баручы. Ә хәзер хөрмәтле жюри членнары белән таныштырам. (Таныштыру.)

Бүген бездә яшь химиклар

Тир түгеп көч сынаша.

«Зирәкләр» һәм «Тапкырлар»

Белемлелектә ярыша.

Кемдер җиңә, кем җиңелә –

Ярыш шулай була гел.

Җиңү яулау җиңел түгел,

Шуңа син җиңелә дә бел, – дип мин командаларга мөрәҗәгать итәм. Һәм сүзне үзләре белән таныштыру өчен «Тапкырлар» командасына бирәм.

Рәхмәт. Ә хәзер сүз сезгә, «Зирәкләр» командасы.

(Командаларның үзләрен яклавы.)

Уен кагыйдәләре. Уен ике раундтан һәм финал өлешеннән тора. Һәр раундта 4 тема уйнатыла. Әлеге темалар бишәр сорауны үз эченә ала. Һәр сорауга аерым балл бирелә.

Уенда «Капчык эчендәге мәче» һәм «Аукцион» тамгалы сораулар да бар. Әгәр уенчыга «Капчык эчендәге мәче» эләксә, ул аны каршы якның үзе теләгән бер уенчысына тапшырырга тиеш. Алып баручы «Капчык эчендәге мәче»нең темасын әйтә, ә бу тема туры килгән уенчы раундтагы иң түбән яки иң югары бәяне сайлый. Уенчы сорауга, һичшиксез, җавап бирергә тиеш. Аның җавапсыз калуы дөрес бирелмәгән җавап буларак бәяләнә.

Беренче ставканы «Сорау-аукцион»ны ачкан уенчы куя. Әгәр аның хисабындагы бәя (сумма) сорауның билгеләнгән (номиналь) бәясеннән азрак булса, ул шушы бәягә генә уйный ала. Уенны дәвам итеп, калган ике уенчының иң аз суммага ия булганыннан җавап сорала. Беренче ставкада сорауны ачкан уенчыдан башкалары, уенның теләсә кайсы вакытында «пас» дип, «сату»дан (торгтан) чыга ала. Әгәр игълан ителгән ставкалар кайсы да булса уенчының агымдагы хисап суммасыннан югарырак булса, әлеге уенчы үзеннән-үзе «сатуда» катнашудан төшеп кала.

«Акыллы бул, бирешмә! Көндәшеңнән калышма!» девизы астында уеныбызның беренче раундын башлыйбыз.

I раунд

  1. Д.И. Менделеев.

1. Менднлеев туган шәһәр. (Тобольск)

2. Югары уку йортында ике ел укуының сәбәбе. (Авыру булуы)

3. Фәнни эшләренең ничә проценты химия фәненә багышланган? (10)

4. Нәрсә ул Менделеев чәршәмбесе? (Чәршәмбе көнне Менделеевлар гаиләсенә күренекле кешеләр: композиторлар, галимнәр, шагыйрьләр җыела торган булган.)

5. Кызы Люба рус халкының бөек шагыйренә кияүгә чыга. Ул шагыйрь кем? (Александр Блок)

II. Периодик таблица.

1. Химик элементларның периодик таблицасында кайсы химик элементның даими урыны юк? (Водород)

2. Мәрмәр, акбур, известьташ арасында нинди охшашлык бар? (СаСО3)

3. «Капчыктагы мәче»: химия һәм галимнәр.

200 – Антуан де Сент-Экзюпери үзенең «Кешеләр плпнетасы» дигән китабында бу матдә турында: «Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине сурәтләп тә булмый. Сине тормыш өчен кирәк дип әйтү генә аз, син – үзен тормыш», – дип яза. Сүз нәрсә турында бара? (Су)

500 – Бу химик элемент физика, химия, медицина өлкәсендә халыкара премия фонды төзү өчен 33 млн. швейцария кроны васыять итеп калдырган швед галиме хөрмәтенә атала. Ул нинди элемент? (Альфред Нобель хөрмәтенә нобелий дип аталган химик элемент.)

4. Кайсы элементларның валентлыгы юк? (Затлы газларның)

5. Периодик таблицада 118 элемент бар. Кеше тарафыннан ничәсе ясалган? (28)

  1. Приборлар.

1. Пробиркалар белән штатив.

2. Саплы киле.

3. Төрле авырлыктагы герләр белән үлчәү.

4. Петри чынаягы.

5. Бүлү бүрәнкәсе.

IV. Химия – көнкүрештә.

1. Әлеге матдә ак төстә, элеккерәк заманда алтын бәясенә торган. Күп илләрдә казнаны тулыландыруда төп чыганак, төп сату предметы булып саналган. Ул матдә өчен күрше халыклар арасында үзара сугышлар барган. Сүз кайсы матдә хакында бара? (Натрий хлориды)

2. Көмеш төсендә, җиңел, тиз эрүчән металл. Аның җиңел булуы кабель, савыт-саба, самолетлар ясауда кулланырга мөмкинлек бирә. (Алюминий)

3. Табигатьтә бу матдә сары төстәге ятма хәлендә табыла. Ул зәңгәрсу төстәге ялкын булып яна. Аны иң көчле кислоталарның берсен табу өчен кулланалар. (Кургаш)

4. Шәмәхә төстәге кристаллик матдә. Аның эремәсе агуланган вакытта ашказанын юдырту максатында кулланыла. Ул таркалганда януга ярдәм итүче газ бүленеп чыга. (Марганцовка)

5. Аукцион (иң югары бәяне куйган команда җавап бирә). Бу матдә кан агуын туктату, бактерияләргә каршы тору үзлегенә ия, даруханәләрдә сатыла. Лаборатор шартларда аңардан кислород табып була. (Водород пероксиды)

(I раундка нәтиҗәләр ясала. Концерт номеры тәкъдим ителә.)

II раунд. Химия – тарихта.

1. 1821 елның 5 маенда Изге Елена утравында бөек француз полководецы һәм дәүләт эшлеклесе, Франция императоры Наполеон I Банопарт вафат була. Швед стоматологы Стен Фарсхувуд Наполеонны агулап үтергәннәр дип фаразлый, чөнки ул Банопартның чәчендә бу химик элементны таба. Сүз нинди химик элемент турында бара. (Мышьяк)

2.  Борынгы заманнардан ук хатын-кызлар косметика кулланган. Руста бу күп очракта җиләк соклары, үлән төнәтмәләре булган. Мисал өчен, чәчләрен суган кабыгы төнәтмәсе белән буяганнар, битләрен кызыл чөгендергә кызартканнар. Ә кашларын каралту һәм битләрен агарту өчен нәрсәдән файдаландылар икән? (Корым, акбур)

3. Аукцион. Кешелек тархында металл белән бәйле берничә дәвер карала. Шуларның иң беренчесе (б. э. к. 4 – 3 мең ел) фәнни телдә энеолит дип атала. Бу периодта таштан ясалган хезмәт кораллары өстенлек итә, металлдан ясалганнары да очрый. Сүз нинди металл һәм гасыр турында бара? (Бакыр, бакыр гасыры)

  1. Алхимия. Алхимиянең башлангыч чорында металлпланета символикасы формалаша. Ул вакытта билгеле булган җиде металл аерым бер күк җисемен билгели. Күк җисемнәрен һәм аларны билгеләүче металларны туры китерегез.

Көмеш            Юпитер

Терекөмеш     Ай

Бакыр               Сатурн

Алтын             Меркурий

Тимер               Кояш

Аккургаш          Марс

Кургаш            Венера

Җавап. Көмеш – Ай. Терекөмеш – Меркурий. Бакыр – Венера. Алтын – Кояш. Тимер – Марс. Аккургаш – Юпитер. Кургаш – Сатурн.

  1. Сугыш кырында Т-34 танкларын күргәч, немец белгечләре  аның бронясының ныклыгына шакката. Немец химиклары бу танкларны өйрәнеп, рус бронясына үтә ныклык бирүче металлны ачыклый. Сүз нинди металл турында бара? (Никель)

III рауд. Химия һәм биология.

  1. 1.                 Бу «авыру» затлы металлар төркеменә керүче химик элемент белән бәйле. Күбрәк Төньяк Америка халыклары «авырган» дип саналса да, башка материкларда, хәтта Евразиянең Себер өлешендә яшәүчеләр дә бу «авыру»дан интегә. «Авыру»ның иң нык чәчәк аткан вакыты Бразилиядә 1690 – 1923  елларга туры килә. Сүз нәрсә турында бара? (Алтын)
  2. 2.                 «Капчыктагы мәче». Төрле төстәге кан химиясе.

200 – Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерә. «Кызыл кан» сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек. Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала, һәм боларның барысы да төрле организмнарның кан составына керүче үзгә химик матдәләр аркасында.

Сорау. Кеше һәм күпчелек умырткалылар канына кызыл төсне нәрсә бирә? (Канга әлеге кызыл төсне структурасында тимер атомнары булган гемоглобин бирә.)

500 – Күпчелек кешеләр кан сүзен ишетү белән кызыл төсне күз алдына китерә. «Кызыл кан» сүзтезмәсе гадәти, ачык әйбер кебек. Шуңа да карамастан, кызыл төс канның бердәнбер төсе түгел. Кан зәңгәр дә, яшел дә, шәмәхә дә, хәтта төссез дә була ала, һәм боларның барысы да төрле организмнарның кан составына керүче специфик химик матдәләр аркасында. Сигезаяклар, үрмәкүчләр, кыслалар һәм чаяннарның каннары зәңгәр төстә.

Сорау. Бу ни өчен шулай? (Аларның кан пигменты булып  гемоглобин түгел, ә гемоцианин булуы моның сәбәпчесе булып тора. Гемоцианинда тимер урынына бакыр (Cu2+.)

  1. 3.                 Кычыткан, бал корты һәм кайбер медузаларның чагуы органик кислота хәрәкәте белән бәйле. Иң беренче ул бөҗәк агуында табыла һәм шул бөҗәк исеме белән атала. Сүз кайсы бөҗәк һәм кислота турында бара? (Кырмыска кислотасы)
  2. 4.                 Бу матдә организмдагы барлык сыеклык составына керә. Судагы 0,9% лы эремәсе физиологик эремә дип атала. Ул нәрсә? (Аш тозы)
  3. 5.                 Галимнәр бу матдәнең канда артуының ми активлыгы белән бәйлелеген ачыклаган. Күп кенә акыл ияләрендә ул нормадан югарырак була. Юкка гына «моча в голову ударила» дигән гыйбарә барлыкка килмәгән. Сүз нәрсә турында? (Мочевина (карбамид)

IV рауд. .Химия һәм география.

1. Кайсы химик элемент үзендә Европа ярымутравы исемен йөртә (Скандий – Скандинавия ярымутравы)

2. Европа белән Азияне аерып торучы бугазның бер хәрефен алыштырсаң, нинди химик элемент исемен табып була? (Босфор – фосфор)

3. Дөнья кисәкләре хөрмәтенә кайсы химик элементлар аталган? (Америций – Америка, европий – Европа)

4. Кайсы химик элементларда елга исемнәрен укырга мөмкин? (РаДон, нильсборий, индий, полоний)

5. Аукцион. Илләр хөрмәтенә аталган химик элементларны атагыз. (Германий – Германия, франций – Франция, полоний – Польша, рутений – Россия, галлий – Франция)

V рауд. Химия һәм астрономия.

  1. 1.                 Ай хөрмәтенә аталган химик элемент. (Селен – грек теленнән тәрҗемәсе – ай)
  2. 2.                 Астероидлар хөрмәтенә аталган химик элементлар. (Палладий – Паллада, церийЦерера)
  3. 3.                 Кояш хөрмәтенә аталган химик элемент. (Гелий – Гелиос грекчадан – кояш, борынгы грек алласы)
  4. 4.                 Планеталар хөрмәтенә аталган химик элементлар. (Нептуний –Нептун, теллур – Җир (латин телендә), плутоний – Плутон, уран – Меркурий (тиз хәрәкәт итүче рим алласы)
  5. 5.                 Бу астрономик билгеләр белән планеталар һәм Галәмдәге башка җисемнәрне атый. Алхимиклар шулай ук бу тамгалар белән химик элементларны да билгеләгән. Нинди күк җисемнәре һәм химик элементлар турында сүз бара?

ʘ – Кояш. Ͻ – Ай. ♂ – Марс. ♀ – Венера.

Җавап. ʘ – Кояш – Au. Ͻ – Ай – Ag. ♂ – Марс – Fe. ♀ – Венера – Cu.

(Концерт номеры тәкъдим ителә.)

Финал

(Экранда җиде тема бирелә. Һәр команда үзенә ошамаган темаларны берәмләп алып куя бара. Ахыргы (финал темасы) буенча сорау биреләчәк һәм аңа 30 секунд эчендә җавапларны язып күтәрергә кирәк. Сорау куелганчы, уенчылар үз ставкасын билгеләргә тиеш була. Аның суммасы җыелган баллар суммасыннан артмаска тиеш.)

1. Хайваннар турында. Бу хайван тәңкәне, кадакны һәм хәтта авыр мичкәне дә тәпиләре ярдәменнән башка да җирдән күтәреп ала ала. (Фил)

2. Химия – безнең өйдә. Бу элемент агарту һәм чистарту матдәләрендә бар. Ул ак тукымаларның аклыгын кайтару һәм дезинфиция өчен кулланыла. (Хлор)

3. Химия һәм математика. Суның моляр массасы күпмегә тигез? (18 г/моль)

4. Химия һәм әдәбият.  А.С.Пушкинның:

«И дале мы пошли – и страх обнял меня…

Тогда услышал я (о диво!) запах скверный,

Как будто тухлое разбилось яйцо,

Иль карантинный страж курил жаровней серной», – дигән шигырь юлларында күкертнең нинди кушылмасы турында сүз бара? (Сероводород – къкертле водород)

5. Символлар. Кайсы агачны Россиянең символы дип атыйлар? (Каен агачын)

6. Үсемлекләр. Фотосинтез вакытында үсемлекләрдә барлыкка килә торган газ. (Кислород)

Йомгаклау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

(Концерт номеры тәкъдим ителә.)

Алып баручы. Шуның белән бүгенге ярышыбыз тәмам. Барыгызга да укуыгызда, тормышыгызда уңышлар телим. Бүгенге ярышта бик яхшы катнашкан һәм җиңү яулаган … командасы …  белән бүләкләнә.

Икенче призлы урында – … командасы. Аларны да чын күңелдән тәбриклибез һәм … тапшырабыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, киләсе бәйгеләргә кадәр сау булыгыз!