Дус булыйк

№ 143

Зурлар төркемендә татар халкының умартачы һөнәре белән таныштыру эшчәнлеге)

Алия СӘЙФЕТДИНОВА,

Казанның татар телендә тәрбия һәм белем бирүче  катнаш төрдәге  366 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларны  дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, умартачы һөнәре белән таныштыру.

Бурычлар:

—                     Балаларның “  дуслык” турындагы белемнәрен ныгыту.

—                     Балаларның балның файдасы турындагы белемнәрен камилләштерү,

умартачы һөнәре белән таныштыру, эшнең нечкәлекләренә  төшендерү.

—                     Яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, диалогик сөйләм үстерү.

Тәрбияви бурычлар:  .

—                     Балаларда дуслык, бердәмлек, ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

—                     Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

—                     Умартачы һөнәре турында балаларның белемнәрен арттыру.

—                     Балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

—                     Балаларны ярдәмчел булырга өйрәтү, бер-беренә булышу теләге уяту.

Җиһазлау: урман макеты, умартачының эш җиһазлары, умартачы битлеге,кәрәзле бал, сыек бал .

Методик алымнар: сорау бирү,ситуация тудыру,матур әдәбият  әсәре уку, мактау.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

  1. Әй Яңа көн, яңа көн

Син исәнме? Мин исән,

Кояш исән, Ай исән!

Мин сөенәм син килсәң. (Ф. Яруллин)

  1. Җир исән дә, ил исән

Анам биргән тел исән.

Җир өстендә гөл булып,

Ай үсәсен көн үсәм! (Ф. Яруллин)

  1. “Кар бөртеге” дигән

Бакчага мин йөримен.

Көн дә анда баруымны

Бик сөенеп телимен.

  1. Апалар мине яратып,

Һәр көн каршы алалар.

Көндез уйнап, белем биреп

Кич озатып калалар.

  1. Йөри безнең бакчага

Бик күптөрле балалар

Төрле – төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

  1. Безнең авазлар яңгырый

Тирә – юньгә.

Әйтерсең лә бәхет юрый

Туар көнгә.

35й2

Тәрбияче: Балалар,  мин иртән бакчага килгәндә Әмир белән Айсылуның бергәләп килүләрен, ә Әмирнең Айсылуның курчагын күтәрешеп баруын күрдем. Без алар турында нинди балалар дия алабыз?

Бала: Алар дуслар.

Тәрбияче: Әйе дөрес, искә төшерик әле ,дуслык турында без нинди

кагыйдәләрне беләбез?

—                      Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил;

—                      Дустыңның шатлыгын бүлеш;

—                      Дустың белән тату уйна;

—                      Дустың белән уенчыкларны бүлеш;

—                      Дустыңнан көлмә;

Тәрбияче: Сезне дуслык урманына чакырам. Анда барып җитү өчен биремнәр үтәргә кирәк.

       Тәрбияче:  Дуслыкның төрләрен дә санап китик әле.

—                      Милләтләр арасындагы дуслык;

—                      Өйдәге дуслык;

—                     Төркемдәге иптәшләр белән дуслык;

—                      Хайваннар белән дус булу;

—                      Китап белән дус булу.

Тәрбияче: Без укыган әкиятләрдәге дуслык төшенчәсе турында да әйтеп китик әле.

—                      “Шалкан” әкияте —   бергәләп, дус булып кына шалканны тартып чыгардылар.

—                      “Чукмар белән Тукмар” әсәрендә – аерым торып дуслыклары ныгыды.

—                      “Куян кызы” – Куян кызының аягы авырткач ,аңа тиен булышты.

—                     “Кызыклы шәкерт” – бала белән Акбай үзара  дус яшиләр.

—                      “Бала белән күбәләк” шигырендә – бала һәм күбәләкнең дуслыгы.

Тәрбияче: Без сезнең белән дуслар, ә дуслар кыю да, белемле дә булырга тиешләр. Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Уен “Капма – каршысын  әйт!” – дип атала.

батыр  – куркак                        тәмле – тәмсез

       ялкау – тырыш                        җылы – салкын

зур – кечкенә                          көчле – көчсез

       дус – дошман                          кыю – куркак.

Тәрбияче: Ягез әле,  “чын дуслар”ны ялган дустан ничек аерып булганны карыйк         (проекторда рәсемнәр)

Чын дус                                Ялган дус.

Тәрбияче: Дуслык турында мәкальләрне дә искә төшереп  китик әле.

-Ялгыз агачны, җил сындыра.

—  Кешеләрнең көче – дуслыкта.

—  100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын. (Татар халык мәкале).

Уен: “Агач, чәчәк, җимеш”.

Уен кагыйдәсе: уртадагы бала чәчәк исемен әйткәч, балалар чүгәлиләр; куак исемен әйткәч, кулларын бер-берсенең җилкәләренә куялар; агач исемен әйткәч, аяк очларына басып, кулларын югары күтәрәләр.

-Мәк ,миләүшә-балалар чүгәлиләр.

-Карлыган.чия-басып.кулларын бер-берсенең җилкәләренә куялар.

-Тал.имән,усак-аяк очларына басып.кулларын күтәрәләр.

Тәрбияче: Балалар, урамда елның кайсы вакыты әйтегез әле?  -Яз

Тәрбияче: Ә яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Кар, эри, сулар ага, кошлар кайта, аю йокысыннан уяна.

Тәрбияче:Чыннан да инде аюлар да яз җиткәнне сизеп өннәреннән чыктылар. Аю Әппәс безгә кунакка килмәкче иде дә, авырып киткән икән. Без аңа ничек — ярдәм итә алырбыз соң?

Бала: Ул бал ярата. Бал табыйк.

Бал корты:Без –з –з, әйдәгез, мин сезгә юл күрсәтәм. Миннән калмагыз.

(умарталыкка килеп чыгалар)

 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, без умарталыкка килеп җиткәнбез бит.(Урман  эчендә умарталык күренеше).

Сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

Тызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый. (бал корты)

Әйе, бик дөрес әйттегез.(Тәрбияче күрсәтеп сөйли)

Бал – бик күп төрле авыруга дәва. Ул шулай ук аш – су өлкәсендә, косметологиядә дә киң кулланыла,

Прополис – бал кортлары җыйган коңгырт, яшел төстәге файдалы масса. Ул шулай ук дәва өчен хезмәт итә. Аны җылытып та кулланалар, чәйнәп тә файдасын күрәләр  (Умартачы чыга)

Умартачы бабай : И, кунаклар бар икән. Исәнмесез, балалар, әйдәгез битлекләр киегез, кортлар чыкмасын. Мин сезне умартачының кораллары белән таныштырып китим әле. Менә бу – пычак, аның белән кәрәздәге әзер балны кырып аласың. Ә менә монысы – тубал, анда аерылган кортларны җыеп аласың. Аннан җыелган кортларны умартага күчерәсең. Бу-демар.Ул бал кортларын куркыту , читләштереп тору өчен кирәк. Кызык  бал кортлары тормышы .!

1 бала:Умартачы бабай, без аюга булышып бал эзли идек.Булышмассыз микән ?

Умартачы бабай: Бик теләп, балалар,менә үзегезгә дә һәм дустыгызга да бал .Рәхәтләнеп сыйланыгыз әле.

(Күбәләк очып килә)

Күбәләк: Әйдәгез, үзем илтеп бирәм.

Тәрбияче: Рәхмәт, күбәләк. Балалар менә нинди ул дуслык. Инде Аю шатланыр һәм терелер.Без аңа сәламәтлек телибез. Умартачы бабай сиңа да зур рәхмәт!Балалар дуслык турында әле без күп сөйләшербез , ә хәзер “Әйдә, дустым ,биергә” уенын уйныйк .

(Бергә).        Без- бәхетле, шат балалар,

Уйныйбыз әйлән – бәйлән.

Азат  әйдә, бие парлап,

Кемне сайларсың икән?

  Азат:         Әминә янына киләм,

Аңа кулымны бирәм.

Әйдә Әминә, чык уртага,

Бергә биибез, диям.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән дуслык турында сөйләштек.Үзебезнең дустыбызга да булыштык.Сез бу хакта өйдә кемнәргә сөйләрсез икән? (Балалар җавабы.)

Балалар, һәрчак шулай дус яшик, әйдәгез бергәләп  бал  белән чәй эчәргә төркемгә барыйк.