Тормышның кадерен белегез!

№ 140

(Бөек Җиңүгәбагышланган  әдәби-музыкаль кичә)

Һиндия ӘХМӘТҖАНОВА,

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Ислам.Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар! Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Туган илебезне яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында  баш ияргә, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерергә җыелдык.

Рәмис.Җиңү көне! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 нче елның чәчәкле май аен онытырга мөмкинме соң?  Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез.

Лилия.1941нче ел, июнь…

Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә.

Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы.  10 нчы  классны тәмамлаучы  бер төркем егетләр-кызлар су буеннан кайтып килә.

 Корбанова А. Уртага йөгереп чыга.

— Беләсезме, дусларым, киләчәктә мин укытучы булачакмын. Үземнең бөтен гомеремне балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирәчәкмен. Укытучы – нинди олы һәм изге исем. Шул исемгә тап төшермичә, армый-талмый халыкка хезмәт итү – минем иң зур хыялым. Әти-әнием дә киләчәктә мине укытучы итеп күрергә тели.
Гыйләҗев. Ә мин туган авылымда калам. Әти-әнием инде өлкәннәр, аларны ташлап бер җиргә дә китәсем килми. Әтиемне ял иттерәсем килә. Мөгаен, мин аның урынына тимерчелектә эштә калырмын. Картлык көннәрендә  рәхәтләнеп ял итсеннәр . Җитмәсә, әле мин гаиләдә төпчек бала.
Галиева Ә. Ә мин – табибә булачакмын. Ә сезне мин, кадерле дусларым, гомерем буе яратып  яшәрмен. Минем авыруларга ярдәм итәсем, аларны терелтәсем, киләчәккә ышанычларын уятасым килә. Юлыгыз Казанга төшсә, һич икеләнми, минем яныма килегез. Мин сезгә кайда яшәвемне хәбәр итәрмен.
Бикзод. Ә мин очучы булачакмын. Очучыларны Оренбург очучылар мәктәбендә әзерлиләр икән. Мин үз хезмәтемне яратырга, үземдә ихтыяр көче тудырырга телим.
Басыйров.Мин дә туган авылымда калам. Дусларым, безнең туган авылыбыз бик матур бит. Аның шифалы һавасы, җиләк-җимешкә бай үзәнлекләре генә дә ни тора!  Юк, мин бер җиргәдә китмим. Әнием дә ялгыз. Аңа да ярдәм кирәк. Минем дә укыйсым, зур кеше буласым килә. Ләкин вөҗданым әниемне, туган авылымны ташлап китәргә ирек бирми. Сәламәт кешегә авылда да эш бетми.
Вальс
«Священная война» көе яңгырый. Левитан тавышы. Егетләр  солдат береткаларын кияләр.
Егетләр жырлыйлар :

Ал кисәргә, гөл кисәргә

Үтмәс кайчыларыбыз.

Киләсе ел бу айларда

Булмас кайсыларыбыз.

Без урамнан үткән чакта

Күтәрелде томаннар,

Дөнья хәлен белеп булмый,

Сау булыгыз, туганнар.

1 нче алып баручы:

Егерме ике.Июнь.

Кырык бердә

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.
(«Озатып вокзаллар каршында” җыры башкарыла). 

1 нче алып баручы: Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…
2 нче алып баручы: Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Ана:

Сугыш елларында канлы яу кырына

Озаттым мин күз нурларын.

Кояш баткан якта, гомерлеккә сакта

Калды ирем, калды улларым.

Һаман әле, һаман, өмет өзмим тәмам.

Көндә карыйм кайтыр юлларга,

Биреп бөтен көчен, уңыш яулар өчен,

Кайтырлар күк туган якларга.

ГыйләҗевКыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта без унсигез яшьлек егетләр идек.Егетләр, карагыз әле, сөйгән ярым миңа кулъяулык җибәргән.
Басыйров:  Кулъяулык дигәннән, дустыбыз Хәлилнең генә язмышы бик аянычлы булды. (Кесәсеннән Хәлилнең кулъяулыгын тартып чыгара). Егетләр, бу бит дустыбызның сөйгәненнән калган бердәнбер истәлек.  Әле кичә генә ул безнең белән иде.

 

 

Гыйләҗева: (Кулъяулыгын егеткә сузып)

Сиңа гына атап чиккән идем,

Мәхәббәтем салып җепләргә.

Ал чәчәкләр тик син, дигән идем,

Сынау килде безнең хисләргә.

Кулъяулыгым сакла хәтер итеп,

Сагынганда алып карарсың.

Онытма син мине, ерак китеп,

Сөюемне шуннан аңларсың.

Егет: Дошманны җиңеп кайткач, гөрләтеп туй ясарбыз әле.

Кыз: Әйе, мин шул өмет белән генә яшәрмен.

Егет: Син мине онытмассыңмы? Вәгъдә!

Кыз: Мин сине мәңге онытмам, кадерлем. Вәгъдә!

Басыйров: Эх, дусларым! Бүген ул да, яулык та Гөлчәчәк янына кире әйләнеп кайтмас.
1 нче алып баручы: Кайту турындагы уйлар хыялда гына кала. Кызганыч, күпләр ят җирдә мәңгелеккә ятып калды.

Яралы гармун. Әнгам Атнабаев.

(Поэма дан өзек)

Әтиемнең тавышы көр,

Аның моңы бар иде.

Ул җырлаган вакытларда

Киң урамнар тар иде.

Һәм уфтанып куяр иде:

-Гомер юлым уңмады.

Хыялландым, кулларыма

Гармун тотып булмады.

Улым, сиңа васыятем,

Гармун алып бирәмен.

Уйнаганыңны да күрсәм,

Үкенмичә үләмен.

Уйнарга мин тиз өйрәндем,

Булды микән

Сәләтем я талантым,

Илһам кошы күңелемдә

Җәйде микән канатын.

Мин гармунны уйнамадым,

Гармун үзе уйнады.

Мин шатлансам – ул шатланды,

Мин еласам – елады.

Аяз көнне  яшен суккан

Кебек булды бер җәйдә…

Әтиемне агач басты.

Ул әйтте җан биргәндә:

— Улым, дөнья сиңа кала,

Дилбегәне ал, — диде, —

Зиратка барган чакта

Гармун уйнап бар, — диде.

Әти сүзе,  димәк — закон ,

Нишләтәсен – уйнадым.

Гармунымны да елаттым

һәм үзем дә еладым.

Әти үлде дип тормады,

Тормыш барды үзенчә –

Карт-корылар картларски,

Яшьләр үзе көенчә.

Әнә шулай әкрен генә

Яшәп яткан чагында

Кинәт

Сугыш ачып җибәрде бит

Фашизм дигән үләт.

Атна-ун көн үтмәгәндер,

Миңа да хәбәр килде.

Ир-егетнең бурычы шул –

Сакларга тиеш илне.

Аннан -моннан җыендым да,

Аркага капчык астым;

Һәм кулыма гармун алып,

Телләрен өзә яздым:

— Гармунымны тартам әле,

Моң таралсын далага.

Беркем кермәс кебек иде.

Фашист керде арага.

 

Яуга киттем.

Үзем белән

Алдым гармунымны да.

Ул – кешенең тугры дусты

Бөтен гомер юлында.

Тальянымны төрле якта,

Төрле чакта уйнаттым.

Үзем кебек солдатларны

Елаттым да җырлаттым.

Ә беркөнне атакага

Күтәрелер алдыннан

Иптәш политрук агай

Үтеп китте янымнан:

«Дәүләтбаев дустым, диде,

Гармуныңны ал, диде.

Атакага барган чакта

Алдан уйнап бар»,- диде.

Кулымдагы гармунымның

Киердем күрекләрен.

Йөрәк түрендә йөрегән

Авыл көен җиппәрдем.

-Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Каршы килгән дошманнарны

Таптап китәргә кирәк.

Байтак дуслар егылса да,

Егып салдык дошманны,

«Дәүләтбаев та үтәде

Политрук кушканны», —

Дип уйлап та өлгермәдем,

Шартлап мина ярылды,

Ут ялкыны атып бәрде

Кулымдагы гармунны.

Искә-оска киләлмичә

Ятканнан соң беравык.

Үземне капшап карадым,

Алай-болай яра юк.

Һушны җыеп торып бастым,

Тирә-якны күзлимен:

Тирә-якны күзлимен шул,

Гармунымны эзлимен.

Аһ, менә ул! Сузылып ята –

Сыңар канат шикелле.

Миңа тия торган ярчык

Тишеп кергән күреген,

Күректә дә тукталмаган –

Тишеп кергән бер телен.

Тугры дустым гармуныма

Рәхмәт әйтәм хәзер дә.

Саклады мине ярадан,

Бәлки үлемнәндер дә.

Гыйләҗева. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте.Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.Ә халык барыбер тырышты.  Тыл батырлары  фронтка  олаулары-олаулары белән икмәк озатты . Ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр.

Нәбиуллина.

Кара икмәк.

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.

Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен.

Бер телеме өчен кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен.

Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:

Йөз граммлап аны бүлгәннәр,

Кош теледәй шул граммнар өчен

Сугышканнар, хәтта үлгәннәр.

Шул чакларны онытабыз бугай,

Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез.

Беребез дә күктән төшмәгәнбез.

Кара икмәк ашап үскәнбез.

Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,

Без ашыйбыз хәзер калачын,

Тик калачның тәмен белер өчен

Без онытмыйк аның карасын.

Без онытмыйк җәйге челләләрдә

Җиң сызганып кемнәр иккәнен,

Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең –

Кара җирнең кара икмәген.

Сугыш башланып, берничә көн үтүгә үк, авылга “кара кәгазьләр” килә башлады. Түбән очтан киткән Зиннәтулланың җаны иң беренче булып коелды. Бөтен авыл җыелып кайгырды.

Ә бөркөнне шундый хәлгә тап булдым. Күршедәге Хәтирә карчык җыелып торган хатын-кызларга

—                     Ирләрегезгә “җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый ул.

—                     Ничек инде, ничек?

—                     Ничек булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә “җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни исемле. Фәхриме? Хәзер Фәхриҗан дип сөйләш. Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке – Мөхәммәтҗан.

Чынлап та, бу “җан” дигәннәре кешене саклый икән. Минем әткәйдә дә “җан” бар – шуңа да ул исән! Безнең авылда сугышка киткән Сәлимҗан, Галимҗан, Тимерҗаннар да исән. “Җан” кергән бер генә кеше дә үлмәгән булып чыкты. Шул көннән башлап, фронттагы бөтен ир-атлар да “җан”лы булдылар. Кара кәгазьләр дә килү кимеде.

Минем әткәйдән “кара кәгазь” килмәде. Әнә шул “җаны” саклагандыр инде. Тик… ул әйләнеп тә кайтмады. “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килде. Хәбәрсез югалу үлү дигән сүз түгел бит әле?! Бәлки исәндер, бәлки исәндер дип сугыш беткәнче өметләнеп яшәдек.

Ак бабай

Һәр татар авылында шундый бер Ак бабай була. Авылның мулласы, кирәк икән пәйгамбәре, иң акыллы кешесе. Безнең авылда шундыйларның берсе – Хикмәтуллакарт.

Безнең Ак бабай чын Ак бабай иде. Ул үзенең акылын беркемгә дә көчләп такмый, авыл тормышына яшәргә өйрәтеп йөрми, бары тик якын  кеше булып, туган булып янәшәдә генә яши.

Гадәттә,Ак бабай иң кыен чакларда пәйда була. Кырык икенче елга чыкканда кыш бик авыр килде. Бер бөртек икмәк юк. Дошман һаман илнең эченәрәк керә, авылда ачтан, суыктан үлүчеләр арта. Менә шул мәлдә авылның ягылмаган клубында колхоз җыелышы бара. Хикмәтулла карт үзенең сүзен башлый.

—                     Җәмәгать, мине дә тыңлагыз әле… Авыр, бик авыр. Тәннәр генә түгел, җаннар өши. Кеше җаны коела, адәм җаны коела торган вакыт… Бу кадәр авыр сынауның кеше башына төшкәне юк әле. Сүзем дә әнә шул турыда. Ходай Тәгалә җибәргән сынау дип кабул итик бу кыенлыкларны һәм шуны онытмыйк: Ходай адәм баласына җиңә алырлык кына сынаулар бирә. Ходай язган булса, бу сынауны да үтәрбез, күңелебезне төшермик, йөрәгебезне юкка ярсытмыйк, газиз туганнарым минем!

Бөтен авыл өчен әйтә алам: Ак бабайның бу сүзләре безне ары табан яшәтеп алып китте. Яшәүгә дәрт, киләчәккә өмет уятты.

1 нче алып баручы: Менә шулай, авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмый­ча, Җиңү көнен якынайттылар алар.

1945 нче елның 9 нчы маенда озак  көткән  Жинү  көне   килә. Жиңү  шатлыгы  белән бергә ачы хәсрәт, сагыш та алып  килә ул. Толлар, ятимнәр бу  сагышны  гомерләре  буе  күнелләрендә  йөртәләр.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле  өлкән буын кешеләребез! Сезнен арада  сугыш   жилләре кагылмаган  кеше  бармы икән? Берәүләрегез  сугыш  утында булса, икенчеләрегез  тылдагы  авыр  хезмәтне,  ачлыкны  башыннан үткәргән, өченчеләрегез  әтисезлек  хәсрәтен  гомер буе  кичергән.  Сугыштан  сонгы авыр  хезмәт, ятимлек  сезнең   күңелләрне  катырмаган, рухыгызны  сындырмаган.

Без, яшь  буын, сезнең   тормыш    сөючәнлегегезгә, кешелеклелегезгә, эшчәнлегегезгә   сокланабыз.  Рәхмәт,  сезгә!

 

Бүген бәйрәм- тугызынчы май,

Бөек Җиңү бәйрәме.

Ветераннар кулларында

Алсу чәчәк бәйләме.

Күз яшьләре йөзләрендә,

Аларда – кайгы, шатлык.

Югалтулар һәм әрнүләр,

Җиңүләр һәм батырлык.

Алар яуда ятып калган

Дусларны искә ала.

Шул истәлек күңелдәге

Яраларга тоз сала.

Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,

Кояш тора сихри елмаеп.

И ходаем, кирәк түгел сугыш!

Күз яшьләре түкмик, еламыйк.

Юк, кирәкми, без сугышка каршы.

Теләмибез кан, яшь коярга!

Алсу таңнар һәркөн сызылып атсын,

Кошлар кайтсын туган якларга.

 

 

Әниләрнең чәче агармасын

Безнең кайгы белән бу җирдә.

Юк, кирәкми, сугышлар чыкмасын,

Яшик әле озак без бергә!

Яшик җирдә, безнең эзләр калсын,

Без бит көчле бергә булганда.

Хөрмәт итә белик яшен- картын,

Күктә кояш балкып торганда.

1 нче алып баручы:Әйе, һәр кеше күңелендә бер теләк: илләр имин булсын, сугыш утлары кабынмасын, кешеләрнең гомерләре өзелмәсен, толлар һәм ятимнәр күз яше түгелмәсен иде!

Бер баланың әбисе сөйли. Әгәр дә сезнең әбиегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән, белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, балалар!