Татарстанның үзенчәлекле табигать һәйкәле

№ 138

(Квест уен)

Фәридә НАСРЕТДИНОВА,

Апас районы Апас урта мәктәбенең югары квалификация категорияле география-биология укытучысы

Чараның максаты һәм бурычлары:

белем бирүдә: «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» темасы буенча VIII сыйныф укучыларына тарих, география, әдәбият, биология фәннәреннән мәгълүмат бирү;

үстерелешле: укучыларның текст белән эшли белүләренә ирешү, мәгълүматны структуралаштыра белергә өйрәтү, үзара контроль һәм үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләре булдыру;

тәрбияви: укучылар тарафыннан өйрәнелә торган материалны аңларга ярдәм итү.

Кичә барышы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Бүген без Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы буйлап «поезд белән сәяхәт»кә чыгарбыз.

Мәгълүм булганча, 2020 елның 13 апрелендә бу тыюлык оештырылуга 60 ел була. Безнең чарада ике – «Җитезләр» һәм «Тапкырлар» командалары катнаша. Һәр ике команданын да капитаннары белән таныш булыгыз. Беренче тукталышта командаларга маршрут картасы бирелә. Сәяхәтебездә, һәр тукталышта туктап, көтеп алучылар әзерләгән төрле бирем һәм сорауларга җавап бирәчәкбез. Безне бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган очрашулар көтә. Барлык биремнәрне үтәү өчен сездән тырышлык, белем сорала. Иң сонгы тукталышта сезне тәмле сюрпризлар көтәчәк. Сәяхәтебез кызыклы һәм уңышлы үтәр, дип уйлыйм. Алга, дуслар!

1 нче тукталыш  – «Кем тизрәк»

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы 1960 елның 13 апрелендә республикабыздагы Идел аръягының табигать комплексларын саклау һәм өйрәнү максатында оештырылган. Тыюлыкның саклау зонасы эчендә XVII гасыр тарихи-архитектура һәйкәле булган Раифа Богородица ирләр монастыры урнашкан. 2005 елдан башлап тыюлык Бөтендөнья биосфера резерватлары челтәренә кертелгән. Ул ике өлештән тора: беренче өлеше – Раифа участогы Яшел Үзән районында. Икенче өлеше – Куйбышев сусаклагычы акваториясен үз эченә алган Саралан участогы Лаеш районында урнашкан. Тыюлыкның гомуми мәйданы 10 мең гектарны тәшкил итә.

Бирем. «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» сүзтезмәсенә кергән хәрефләрдән бер минут эчендә яңа сүзләр язарга. Кайсы команда күбрәк сүз яза, шул команда бу тукталышның җинүчесе булып санала.

Көтелгән җаваплар: Дәүли, тыю, юл, үләт, юк, тык, кат, так, үт, тәүлек, ак, дәү, әти, дәү әти, аю, тыл, тамада …

2 нче тукталыш – «Кем зирәгрәк»

Саралан участогы киң яфраклы урманнар зонасына керә. Биредә хайваннарны табигый шартларда күзәтүе уңайлы. Саралан участогының төп истәлеге – Халыкара Кызыл китапка кертелгән елга каракошы (аккойрык бөркет). Күзәтү өчен елга каракошын күрерлек, акчарлаклар, тилгәннәр һәм башка кошлар очышыннан сокланырлык, ермак аша йөзеп чыгучы поши, кондыз, хәтта янутсыман этне күрерлек урын ясалган.

Бирем. Тыюлык турында фактлар кертеп, биш җөмлә язарга (дөрес фактлар китерелергә тиеш).

Көтелгән җаваплар:

1. Идел-Кама тыюлыгы 1960 елның 13 апрелендә төзелә.

2. Беренче өлеше – Раифа, икенче өлеше – Саралан.

3. Раифа участогы – Татарстанның Яшел Үзән районында.

4. Саралан участогы Лаеш районында урнашкан.

5. Саралан участогының төп истәлеге – Халыкара Кызыл китапка кертелгән елга каракошы (аккойрык бөркет).

3 нче тукталыш – «Кем тапкыррак»

Раифа участогы табигать бергәлекләренең күптөрлелеге белән билгеле: биредә чагыштырмача зур булмаган мәйданда тайга, ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы табигый кече зоналарының барлык төп урман экосистемалары очрый. Биредә урманнар киселмәгән диярлек, урман утыртмаларының яше 200 – 300 елны тәшкил итә. Участокта карст процессларының үсеш үрнәге булган күлләр, шулай ук сфагнум мүкле сазлыклар, бозлы дәвер реликтларының резерватлары бар.

Бирем. Татарстанның көнчыгышындагы тыюлык ике зонадан тора. Алар ничек атала? 1 минут эчендә бирелгән иҗекләрдән шушы сүзләрне табарга.

һәм, са- ө- фа, лан, и- ра- ле- ра- ше,

 

Көтелгән җавап: Раифа һәм Саралан өлеше.

4 нче тукталыш – «Табигатебез – рәссамнәр иҗатында»

Раифа участогы территориясендә мәйданы 3,5 гектар тирәсе булган искиткеч матур дендрарий очратырга мөмкинсез. Биредә 500 дән артык төр үсемлек үсә: ул – Идел буендагы иң зур табигать коллекциясе. Килүчеләр өчен Раифада табигать музее ачылган, биредә тыюлыкның илледән артык үзенчәлекле тереклек иясен күреп була. Әлеге музей лекцияләр үткәрергә һәм видеофильмнар күрсәтергә мөмкинлек биргән мультимедиа техникасы белән дә җиһазландырылган.

Бирем. Күренекле бер якташ рус рәссамыбыз респуликабыздагы  икенче бер табигать һәйкәле – «Түбән Кама» милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен үз заманында картиналарында тасвирлы. Бирелгән ребустан чыгып, рәссамның исем-фамилиясен атагыз.

 

     в    1      2                         3     2    3    2    2

2             6     10                        5     7    5    2   10

Җавап: Иван Шишкин.

5 нче тукталыш – капитаннар ярышы. «Татарстанны беләсезме?»

1 нче бирем. Татарстан ничә регион белән чикләнә? Белемнәрне җигеп, саннар арасыннан дөрес җавапны табарга.

8; 13; 9; 7.

Җавап: 8.

2 нче бирем. Регионнарны санап чыгыгыз һәм картадан күрсәтегез.

Җавап: Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе, Мари Эль Республикасы, Оренбург өлкәсе, Чувашия Республикасы.

6 нчы тукталыш – командалар бәйгесе. «Татарстанны беләсезме?»

Бирем. Бирелгән хәрефләр җыелмасыннан Татарстанның иң биек ноктасын табарга.

а ы т ч т у р а

Җавап: Чатыр тау.

7 нче тукталыш – «Торган төбәгеңне беләсеңме?»

Әй, Апасым, Апасым!

Синдә күнелгә рәхәт,

Бик матур да, бик батыр да

Булганың өчен рәхмәт!

1 нче бирем. Апас районы нинди районнар белән чикләнә?

Җавап:  Буа, Тәтеш, Кайбыч районнары.

2 нче бирем. Бу сүзләргә кергән хәрефләрне дәвам итеп, нинди дә булса биологик атамалар язарга.

Көтелгән җавап: мәсәлән,

Бронх, улотрикс; атавизм.

Тонус, әрем, таллом, елан, шампиньон.

Күксагыз, алма, йомырка, баш мие, ылыс, чәчәк.

8 нче тукталыш – «Идел-Кама тыюлыгы үсемлекләре»

Катнашучыларның һәрберсенә кул формасындагы яшел төстәге кәгазь бирелә. Шул кәгазьгә алар Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгындагы булган үсемлекләрнең исемнәрен язарга тиеш (бер кәгазьдә –бер сүз). Сүзләр кабатланырга тиеш түгел, кәгазьләрне конуска ябыштырып, чыршы китереп чыгырга.

Алып баручы. Без, ниһаять, максатка ирешеп, сонгы тукталышка килеп җиттек. Күргәнегезчә, бу тукталышта урманнан килгән кышнын иң ямьле кунагы – чыршы утыра. Шушы чыршы төбендә сезне тәмле  сюрпризлар көтә.

Бүгенге квест уенында катнашкан һәрбер укучыга рәхмәтемне белдерәм һәм зиһен сандыгыгызны күп мәгълүматлар белән баеткансыз, дип ышынып калам. (Талгын музыка яңгырый.)