Борынгы Һиндстанның табигате һәм кешеләре

№ 138

(V сыйныфта тарих дәресе)

Алсу ХӨСНУЛЛИНА,

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Максат: Борынгы Һиндстанның географик урнашуы, Һиндстанның табигате, халкының кәсепләре турында тулы күзаллау булдыру.

Бурычлар:

– текст өстендә эшләү, материалны системалаштыра белү күнекмәләрен, тарихи картадан информация таба белергә өйрәтү;

– борынгы һинд мәдәниятенең казанышларына, һинд халкына карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа белем ачу.

Җиһазлау: глобус. Презентация, ноутбок, проектор, контурлы карталар, атласлар, биремле карточкалар, дәреслек (Вигасин А.А., Годер Г.И., Свенцицкая И.С. Борынгы заман тарихы. – Казан, 2013), Годер Г.И. Боынгы заман тарихы буенча биремнәр һәм мисаллар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн барчагызга. Елмаеп, бер-беребезне сәламлик. Хәерле сәгатьтә! (1 нче слайд)

II. Белемнәрне актуальләштерү. Үтелгән дәрес материалын кабатлау

Сораулар өстендә эшләү.

– Көнбатыш Азиядә нинди борынгы өч дәүләт булган? Аларның исемнәрен әйтегез. (Вавилон, Мидия. Лидия)

– Елгаара өлкәдә яшәүчеләр аяк астындагы табигый материалны киң файдаланган. Хәтта беренче кеше сыннары да аңардан ясалган. Бу нинди материал? (Кызыл балчык)

– Кайсы дәүләттә беренче тапкыр металл акча коя башлаганнар һәм кайчан? (Беренче акча коя башлаган дәүләт – Лидия. Акчаны б.э.к. VII гасырда коя башлаганнар.)

III. Яңа белемнәрне үзләштерү

Укытучы. Без бүгенге дәрестә «сәяхәт»кә чыгарбыз.

Өйрәнеләчәк ил турында бик күп легендалар сакланган. Бу илне «Әкияти тылсымлы ил» дип йөртәләр. Иң мөһиме – мәдәнияткә бай һәм үзенә җәлеп итә торган ил турында сүз булыр. Без нинди ил турында сөйләшербез икән?

Укучылар. Һиндстан хакындадыр.

Укытучы. Әлбәттә, укучылар. Безне бүген Һиндстан үзенә сәяхәткә дәшә. (2 нче слайд)

Димәк, безнең бүгенге темабыз – «Борынгы Һиндстанның табигате һәм халкы». Чөнки иң башта илнең табигате, аның кешеләре, аларның яшәү рәвешләре хакында белергә кирәк. Максатыбыз – борынгы Һиндстан турында күбрәк белү.

1. Дәфтәрләрдә эш.

«Борынгы Һиндстанның табигате һәм кешеләре» дигән дәрес темасын дәфтәрләренә яздырту. (3 нче слайд)

Укытучы. Укучылар, Һиндстан дигәч, нәрсә сезнең күз алдыгызга килә?

Укучылар. Һинд кинолары, һинд чәйләре.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, бергәләп борынгы Һиндстанга сәяхәткә кузгалыйк. Моның өчен без берничә станциядә тукталыш ясарбыз.

1 нче тукталыш – «Могҗизалы Һиндстан табигате» (4 нче слайд)

Укытучы. Командаларга бүленәбез. Барлыгы биш конверт, димәк, биш команда. Алдыгызда – конверт. Конвертны ачабыз. Һәр командага конверт эчендә кисәкләрдән торган мозаикалар бирелгән. Биш минут вакыт эчендә сез картинаны тезеп бетерергә тиешсез. (Командалар эшкә керешә.)

Укытучы. Укучылар, нинди картиналар килеп чыкты?

Укучылар. Һималай тавы, Һинд һәм Ганг елгалары, джунгли урманнары.

2. Дәреслек белән эш.

Укытучы. Әйдәгез, хәзер дәреслек белән эшлибез. (95 – 96 нчы битләр. 1 – 2 нче пунктлар.)

– Һиндстан кайда урнашкан?

– Һиндстанның төньягында нинди тау урнашкан?

–Һиндстанда нинди мул сулы ике елга бар?

– Һәр елның июль һәм август айларында бу елгалар үзләрен ничек «тота»?

– Джунгли нәрсә ул?

– Джунглида кунарга калган кеше нинди җиләк-җимешләр белән туклана алган?

– Джунглида нинди хәвеф-хәтәрләргә очрарга мөмкинсең?

Укучылар.

Һималай тавы дөньядагы иң биек тау булып санала. Ул Һиндсанның төньягында урнашкан. Бу тауга менәсегез килер идеме? (5 нче слайд)

Һиндстанда мул сулы ике елга бар. Алар – Һинд һәм Ганг елгалары. Бу елгалар изге саналган. (6 нчы слайд)

Джунгли – бик күп агач, куаклыклар үскән урын ул.

Укытучы. Дәреслек һәм өстәмә чыганаклардан файдаланып, джунгли турында кызыклы мәгълүматлар табарга өйгә эш итеп бирелер. (7 нче слайд)

Физминутка (Укучылар, басып, физик күнегүләр эшли.)

Без барабыз, барабыз,

Һиндстанга барабыз.

Башны иябез алга, ә аннары артка.

Джунглига килеп җиттек,

Лианаларга мендек.

Ә аннары чүгәлибез,

Тсс! Еланнар чага күрмәсен.

Джунглидан үттек,

Борнашка кайтып җиттек.

2 нче тукталыш – «Сорау һәм җавап». (8 нче слайд)

Укытучы. Сезнең алдыгызда кәгазьләр куелган. Һәрбер командага – текстлар, шул текстка карата сораулар бирелгән, Текстны укып чыкканнан соң, сорауга җавапны тексттан табарсыз.

1 нче текст. Борынгы Һиндстанда кешеләр нәрсәләр үстергән? (Дөге (гел суда үсәргә тиеш, бездә үсми), мамык, шикәр камышы; корырак җирдә бодай, арпа, чәй үстерәләр; тәмләткечләрдән – борыч, дарчин (корица). (9 нчы слайд)

2 нче текст. Һиндстандагы джунглида нинди хайваннар яшәгән? (Юлбарыс, арыслан, леопард, маймыл, еланнар.) (10 нчы слайд)

3 нче текст. Һиндлылар нинди хайванга табынган? (Филгә. Чөнки филләр авыр йөкләр ташыган, сугышта катнашкан. Фил сөякләреннән төрле әйберләр: бизәнү әйберләре, эш кораллары эшләгәннәр.) (11 нче слайд)

4 нче текст. Һиндлылар ни өчен сыерларны хөрмәт иткән? (Аларча, сыерлар – изге ана.) (12 нче слайд)

IV. Белемнәрне ныгыту

3 нче тукталыш – «Һиндстанны картадан тап» (13 нче слайд)

Атлас ярдәмендә контурлы картада эшләү.

1. Төп елгаларны билгеләгез.

2. Иң биек тауның исемен языгыз.

3. Һиндстан урнашкан елга исемнәрен языгыз.

V. Өй эше

1. Дәреслектәге 20 нче параграфны укырга.

2. «Джунглидагы табигать»  дигән темага хикәя язарга.

VI. Дәрескә нәтиҗә ясау

Билгеләр кую. Рефлексия.

Укытучы. Димәк, укучылар, ни өчен Һиндстан тылсымлы әкияти ил булып санала икән?

Укучылар. Үзенчәлекле мәдәнияткә ия. Иң мөһим шөгыльләре – игенчелек.

Укытучы. Алдыгыздагы карточкаларга үзегезнең бүгенге дәрескә карата фикерләрегезне язып калдырыгыз.

– Миңа бүгенге дәрес … (ошады/ошамады).

– Һиндстан турында мин … белдем.

– Һиндстанга сәяхәткә бара калсам, … күрәсем килә.

Укытучы. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!