Кояшлы ил – безнең ил

 № 137

Гөлназ ӘХТӘМОВА,

Казандагы 175 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– туган ягыбыз турында булган белемнәрне киңәйтү;

– укучыларның критик фикерләү сәләтен үстереп, эшчәнлектә актив катнашуларына, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерүгә ирешү;

– туган ягыбызга карата патриотлык һәм горурлык хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: туган ягыбыз тарихына, мәдәниятенә карата патриотлык һәм горурлык хисләре, эшчәнлектә бер-береңә карата ихтирам хисе тәрбияләү;

метапредмет нәтиҗәләре: эшчәнлекне планлаштыра белү, туган ягыбыз турында булган белемнәрне киңәйтү, эзлекле һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, проект эшчәнлеге тәҗрибәсен яклау.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, презентация, Татарстан, Татарстан шәһәрләре рәсемнәре, төрле төсле карточкалар, рәсем.

Дәрестән соң эшчәнлек барышы:

(Укучылар төркемнәрдә укытучыны каршы алалар. Укытучы исәнләшкәннән соң, утырышалар.)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Без бүген сезнең белән «Туган якны өйрәнүчеләр клубы» утырышына җыелдык. (Музыка яңгырый.) Чараны башлап җибәрәбез.

Һай, компьютер хата чыгара. Ул эшләп китсен өчен кодлы сүз әйтергә кирәк. Берәрегез белмиме? (Укучылар да аптырашта.)

Укытучы. Хикмәт  ребуста икән бит. Әйдәгез, бергәләп бирелгән ребусны чишик. (Ребусны чишәләр. Аны чишкәч, «Кояшлы ил – безнең ил» дигән сүз килеп чыга.)

Укытучы. Димәк, укучылар, нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Кояшлы илебез турында,  Татарстан, Казан турында.

Укытучы. Мин сезне автобуста сәяхәткә чакырам. Без бирелгән маршрут буенча хәрәкәт итәрбез. Иң соңгы тукталышта безне нәрсә көтәр?

Укучылар. Хәзинә.

Укытучы. Бу хәзинәне табарга сез әзерме?

Укучылар. Әзер.

Укытучы. Биремнәрне фронталь рәвештә дә, парларда да, төркемнәрдә дә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләгән вакытта үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп, төзек, матур җөмләләр белән җавап бирергә тырышырсыз.

Укытучы. Укучылар, басабыз. Автобуска кереп, урындыктагы яшел төсле карточкаларны  алып утырабыз. Әйдәгез, каешларны каптырабыз. Киттекме?

Укучылар. Киттек.

Укытучы. Укучылар, без нинди тукталышта?

Укучылар. «Уйла, фикерлә» дигән тукталышта.

Укытучы. Ал төстәге карточкаларда сораулар бирелгән. Әйдәгез, парларда киңәшләшеп алабыз.

Башладык. 1 нче пар. Берегез сорауны укый, икенчегез җавап бирә.

1. Татарстан Республикасының башкаласы кайсы шәһәр? (Казан)

2. Татарстанның символларын әйтегез. (Флаг, гимн, герб)

3. Татарстанның беренче һәм хәзерге президентларын атагыз. (Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов)

4. Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә? (Нефть – «кара алтын»)

5. Республикабызның кайсы шәһәрен нефтьчеләр башкаласы дип йөртәләр? (Әлмәт каласы)

6. КамАЗ машиналары республикабызның кайсы  шәһәрендә җитештерелә? Быел бу калада нинди олы вакыйга көтелә? (Чаллыда. Быелның 13 декабрендә Чаллыда КамАЗ заводы төзелеше башланганга 50 ел була.)

7. ТАССР кайчан оешкан? (1920 елда)

8. Киләсе елда республикабызда нинди олы вакыйга көтелә? ( 2020 елның 25 июнендә ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.)

Укытучы. Афәрин, төгәл җавап бирдегез. Инде хәзер юлыбызны дәвам итик. Безне хәзер нинди тукталыш көтә?

Укучылар. «Саннар безгә ни сөйли?» тукталышы.

Укытучы. Дөрес. Төз итеп утырдык. Каешлар турында да онытмыйбыз. Әйдәгез, киттек!

Бу тукталышта безгә Татарстан турында җөмләләр бирелгән, ә саннары төшеп калган. Әйдәгез аларны урыннарына урнаштырабыз. Кул күтәреп җавап бирәбез һәм тиешле урынга күчереп куябыз. Уйлыйбыз.

Башладык.

1. Татарстанның мәйданы: … кв. км

2. Татарстанда 21 шәһәр, 43 район  бар.

3. Республикабызда 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.

4. Халык саны: якынча 3,8  млн. кеше.

5. Республикабызда 173 милләт вәкиле дус һәм тату булып яши.

Саннар: 173, 68000, 4, 3800000, 21, 173, 43.

Җавап: 1. 68 мең; 2. 21, 43; 3. 4; 4. 3,8 млн.; 5. 173.

Укытучы. Афәрин, булдырдыгыз. Киләсе тукталышыбыз нинди?

Укучылар. «Иҗат бакчасында» тукталышы.

Укытучы. Автобуска җайлап утырдык, каешларны каптырабыз. Киттекме? (Автобус тавышы.) Менә «Иҗат бакчасында» тукталышына килеп тә җиткәнбез. Басабыз. Урыннарга утырабыз. Сары төстәге карточкаларны алабыз. Бу биремне төркемнәрдә үзара киңәшләшеп, бирелгән шигырьнең дәвамын язып бетерәсез. Башладык.

Туган ил ул – … (әти-әнием),

Туган ил ул – … (минем гаиләм).

Туган ил ул – … (минем мәктәбем),

Туган ил ул – … (якын дусларым).

Туган ил ул – … (шәһәр,  авыллар),

Туган ил ул – … (елга, урманнар).

Туган ил ул – … (якын туганнар),

Туган ил ул – … (туган нигезләр).

Укытучы. Эшне төгәлләдек. Беренче төркем, әйдәгез әле, шигырегезне укып бирегез. (Үзләре язган шигырьне укып күрсәтәләр.) Афәрин! Икенче төркем, әйдәгез, хәзер сезне тыңлыйбыз. (Икенче төркемдәгеләр үзләре язган шигырьне укып күрсәтә.)

Әйе, укучылар, туган илебез ул – әти-әнидәр дә, туганнар да, дуслар да, мәктәбебез дә, урамыбыз да…

Булдыргансыз! Ә хәзер ике төркемгә дә бирем.

1 нче төркемдәгеләр, сез шигырьне шатлык интонациясе белән, ә 2 нче төркем, сез горурлык белән укып күрсәтегез әле. Башладык. (Ике төркем дә биремдәгечә шигырьне укып бирә.)

Укытучы. Афәрин, чын артистларча укыдыгыз. Ә хәзер, укучылар, бирем бераз катлаулана: бу шигырьләрне рэп итеп җырлап карарсыз.

Ә шулай да сезнең моңарчы рэп җырлаганыгыз бар идеме? Рэп җырлаганда безгә куллар да ярдәмгә килергә тиеш, шулай бит? Без дә, бөтен шартына туры китереп, әйдәгез, җырлап карыйбыз. (Ике төркем дә үз шигырьләрен рэп рәвешендә җыплап күрсәтә.)

Укытучы. Кул чабыйк әле, әнә ничек матур җырладыгыз!

Киләсе тукталышыбыз «Кунакка рәхим итегез!» дип атала. Күз алдыгызга китерегез: сез – экскурсоводлар. Кунакка килгән туристларны Татарстан  белән таныштырырсыз. Моның өчен конвертта бирелгән рәсемнәрне кулланырсыз.

Өстәлдә яткан конвертларны алдык. Ике-өч укучы үз проектын тәкъдим итәр. Сез кунакларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантанага кунакка чакырырга тиеш буласыз. Тукталышларда алган белемнәрне дә кулланып, эшегезне киңәшләшеп башкарырсыз. Башладык. (Документкамера аркылы проектны күрсәтү.)

Укытучы. Әйдәгез, 1 нче төркем. (Чыгышлары тыжлана.) 2 нче төркем, сезне тыңлыйбыз. (Үз чыгышларын тәкъдим итәләр.) Афәрин, бүгенге чарада сез бик актив эшләдегез. Сездән чын экскурсоводлар чыга икән бит. Кул чабып алыйк әле.

Әйтегез әле, һәрбер турист истәлеккә нәрсәләр алып китәргә мөмкин? (Укучылар фикере тыңлана.)

Менә сандыкны ачар вакыт та җитте. Аңарда нәрсәләр яшеренде икән? Әйдәгез карыйбыз. (Сувенирлар: магнит, значок, чынаяк, блокнот һ.б. тартып чыгарыла.) Бу кечкенә генә бүләкләр бүгенге чарабызның истәлеге булып калыр дигән теләктәмен.

Укытучы. Тактада өч дәрәҗәдәге баскыч бирелгән. Бүгенге чарада алган белемнәргә таянып, сез  Татарстан турында кайларда чыгыш ясый алыр идегез?

1. Сыйныфта. 2. Мәктәп күләмендә. 3. Район, шәһәр, республика күләмендә.

Укытучы. Укучылар, бүгенге чарада сезнең актив булуыгызга мин бик шат.Үз-үзегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз. Һәрвакыт шундый актив, ачык булыгыз. Туган телебездә бик матур сөйләшәсез икән. Җавапларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

Шуның белән чарабыз тәмам. Сау булыгыз!