Балаларны милли рухта тәрбияләү

№ 128

Алия ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 397 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балалар бакчасында сабыйларны үзебезчә – саф татарча, милли рухта тәрбияләү буенча фикерләрем, эш формаларым белән уртаклашасым килә. Сүземнең башында шуны әйтеп  үтәм: бары тик туган телен хөрмәт иткән, үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белгән, милли хисләр белән янып йөргән тәрбияче генә ана теленә мәхәббәт тәрбияли, үзендә булган шул хисләрне әти-әниләргә, балаларга җиткерә ала. Яшерен-батырын түгел, татар төркеме булса да, хәзер балаларның күбесе – татар булып та үз телен белмәгән яки катнаш гаиләдән.

Яңа төркемгә 3 яшьлек сабыйларны кабул иткәч, иң әүвәл ата-аналар җыелышы уздырам. Анда әти-әниләр арасында җылы мөнәсәбәт тудыру, аларны берләштерү өчен уеннар (“Танышу”, “Матур теләкләр”) оештырам.  Әти-әниләр бер-берсе белән дус, тату булган очракта гына алар белән эшләве, уртак тел табуы җиңел. Беренче җыелышта ук татар төркемендәге барлык ата-аналарга (нинди милләт вәкиле булуына карамастан) күрешкәндә әйтелә торган  матур сәламләшү сүзләрен (“Исәнмесез!”, “Хәерле иртә!”, “Хәерле кич!” һ.б.) өйрәтәм һәм шуларны көн саен  әйтүләрен үтенәм.

Әти-әниләрне дуслаштыру, төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итү өчен киңәш-табыш  һәм осталык дәресләре уздыру минем эш рәвешемә әйләнде. Аеруча яратып файдаланыла торган  эш формаларын атап китәм:

  • бәйрәм чараларында куллану, бүлмәне бизәү өчен бергәләшеп төрле эшләнмәләр ясау;
  • төркемдәге сабыйлар һәм аларның әти-әниләре белән бергә  балалар өчен татар телендә куелган спектакльләргә йөрү;
  • башкалабызның  истәлекле урыннары, анда яшәгән күренекле милләттәшләребез белән таныштыргач, материалны ныгыту, истә калдыру өчен әти-әниләр белән бергә экскурсияләр оештыру.

Сабыйлар һәрвакыт шатланып, рәхәтләнеп үзләренең  кичерешләре белән уртаклаша. Балалар ясаган рәсемнәрдән, төрле чараларда төшерелгән фотосурәтләрдән даими рәвештә күргәзмәләр әзерләнә.

Мине бик гаҗәпләндергән тагын бер нәрсәгә тукталмый булдыра алмыйм: күпчелек әти-әни,  Казанда татар гаиләсендә туып-үсүенә карамастан, татар театрларына барып, аларда бер генә спектакль дә карамаган! Кайчагында гаиләләре белән бергәләп татар театрына алып баруыма ата-аналарның рәхмәте, сөенүе балаларыныкына  караганда да күбрәк була.

Эшемнең тагын бер изге максаты – балаларда, әти-әниләрдә үзебезнең милли хисләрне тәрбияләү, онытыла барган  гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне искә төшерү. Ә искә  төшерергә әлбәттә кирәк. Безнең бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, үзебезнең йола, гореф һәм бәйрәмнәребезне яңадан торгызу өчен һәркайсыбыздан җиң сызганып эшләү таләп ителә.

“Тәрбия – гаиләдә”, – дип әйтергә яратабыз. Ә чынлыкта ничек соң?  Эштән арып-талып кайткан әти-әниләрнең күп очракта балалар белән уйнарлык та, җырларлык та, хәтта йоклар алдыннан әкият укырлык та хәле калмый. Шуңа күрә мин, камил тәрбия ысулы булган халык авыз иҗаты белән сабыйларны без – тәрбиячеләр ничек тә күбрәк таныштырырга тиеш, дип уйлыйм.

Нарасыйлар әниләреннән: “Бакчада Алия апа безне йоклатканда бишек җыры җырлый, ә син, әни, бишек җырларын беләсеңме?” – дип сорый икән, мин моңа бик сөенәм, чөнки бу вакытта без балалар аша ата-аналарны да тәрбиялибез.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  туган көне хөрмәтенә үткәрелгән “Тукай иленә сәяхәт” дигән бәйрәмебездә әниләр бик теләп аның “Бишек җыруы”н  җырлады һәм шигырьләрен сөйләде. Әтиләр “Туган тел” бәйрәмендә “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкарды. Сабыйларның йөзендә исә әйтеп бетергесез шатлык, тантана, горурлык хисләре иде.  Әлбәттә,  һәр бәйрәм алдыннан әзерлек алып барыла. “Әти-әниләр өчен” дигән стендка үткәреләсе бәйрәмнең тарихы, башкарыласы җырларның, уеннарның сүзләре эленә.

Халык бәйрәме – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чаралардан берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре бар. Алар халыкта милли горурлык хисен тәрбияләп кенә калмыйча, шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьлек тойгысы да тудыра. Шул максаттан чыгып, бакчада  “Нардуган”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, “Каз өмәсе” уздырабыз. Юрау йоласы бик ошагангамы, әллә 8 Март, Яңа ел кебек гел бертөрле бәйрәмнәрдән туйгангамы, “Сөмбелә”дән соң балалар: “Иң шәп бәйрәм булды!” – дип куанды.

Ә инде “Нәүрүз” үткәргән  көнне иртән сабыйларның: “Безнең бәйрәмгә кояш та ничек елмая!” – дип килеп керүе аларның гына түгел, минем дә күнелемне күтәрде. Җылы, шат кәеф белән бәйрәм көнен милли ризыгыбыз гөбәдия пешерүдән башладык. Бәйрәм барышында әти-әниләренең гармунга кушылып җырлап-биеп килеп керүе балалар  өчен куаныч та, көтелмәгән бүләк тә булды. Авылга кайткач, шул өйрәнгән Нәүрүз такмакларын әйтеп йомырка да җыйган әле кайберләре. Шәһәрдә яшәүче оныкларының борынгы такмакларны белүенә әбиләре бик сөенгән.

“Каз өмәсе” уздыргандагы кичерешләрне әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмый —  аны шунда утырып карау кирәк. Ул кичәне без бергәләшеп өчпочмак пешерү серләрен өйрәнүдән башладык (Бәйрәм азагында  хуш исле, тәмле  милли ризыгыбыз белән рәхәтләнеп сыйландык аннары!). Өмә  барышында балалар рәхәтләнеп уйнап, каз йолкыса, әтиләр май канаты сыпырып, әниләр исә тизәйткечләр, такмаклар, мәкальләр әйтеп ярышты. Бәйрәм барыбызга да бик ошады, әти-әниләрнең ихлас рәхмәтен ишетү миңа да бик күңелле булды. Тырышып эшләгән эшнең нәтиҗәсе күренсә, күңелгә искиткеч рәхәт бит!

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: йолаларны, гореф-гадәтләрне искә төшерергә миңа әнием ярдәм итсә, кирәкле шигырьләрне мин Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова, Халисә  Ширмән кебек яраткан шагыйрьләрем иҗатында табам.  Газиз  милләтемне саклап калу, каныбызга, җаныбызга сеңгән бәйрәмнәрне, йолаларны яңадан торгызу, сабый балаларны милли рухта тәрбияләү  өчен даими эзләнергә, тырышырга туры килсә дә, бу миңа искиткеч канәгатьләнү, үземнең яраткан эшем белән горурлану хисе бирә, яңадан-яңа уңышларга ирешерлек канат куя!