ө һәм е хәрефләре
(I сыйныфта татар теле дәресе)
Люция ГАНИЕВА,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Материал: Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле,1 нче сыйныф өчен дәреслек (54 – 55 нче битләр), мөстәкыйль эш дәфтәре (42 нче бит), методик ярдәмлек.
Җиһазлау: дәрескә презентация, компьютер, карточкадагы биремнәр, плакат ясау өчен рәсемнәр, тест биреме.
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.
Предметара бәйләнешләр :әйләнә- тирә дөнья.
Эшне оештыру төрләре: фронталь, парлап, төркемнәрдә.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
предмет буенча: ө һәм е хәрефләренең язылу урыннарының язылышын аңлый һәм дөрес язылышын практикада куллана белү;
метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.
Эшчәнлек максаты: укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү.
Белем бирү максаты: ө һәм е хәрефләре кергән сүзләрне сөйләм телендә куллана, авазны ишетеп таный һәм аны дөрес итеп яза белүне формалаштыру.
Тәрбияви: укучыларда,сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, үзара дуслык, иптәшлек хисләре, пөхтәлек тәрбияләү.
Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру:
шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;
регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү;
коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;
танып-белү: информация туплый, элек алган белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.
Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр бүлегендә кыскартылып бирелгән гамәлләр:
ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Дәреснең технологик картасы
Дәрес
этаплары |
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр |
IДәресне оештыру, мотивация | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру
–Исәнмесез, укучылар ! Кәефләрегез ничек соң?
– Күтәренке кәеф белән татар теле дәресен башлыйбыз. |
Шигырьне хор белән әйтәләр:
– Исәнмесез, саумысыз! Кояшлы иртә кебек, Тукай теле – анам телен, Өйрәнергә дип килдек
|
КУУГ: сыйныф-ташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
|
II. Актуальләштерү
III. Уку мәсьәләсен кую |
1. Сорауларга җавап бирү:
– Без үткән дәрестә нәрсә өйрәндек? – Бу хәрефләр турында нинди кагыйдә беләбез?
2. Карточкалар белән эш – Укучылар, КОНЭРС структурасы ярдәмендә алдагы дәрестә алган белемнәрне тикшерик –Һәрберегезгә карточка-лар бирәм, нокта урынына төшеп калган хәрефне язасыз. Язган хәрефегез туры килгән почмакка килеп басасыз. (э хәрефе языла) (е хәрефе языла) – Эшебезне РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә дәвам иттерик – Ни өчен э хәрефе языла дип уйлыйсың? Фикереңне парларда бер-берегезгә әйтәсез
– Фикерләрегезне тыңлыйк әле – Укучылар, бүгенге дәрес-тә нәрсә турында өйрәнәчәкбез, беләсегез киләме? – Табышмакларның җавапларын табарбыз (Төлке һәм өрек турында табышмаклар әйтү.) (1 – 2 нче слайдлар) – Төлке турында без нәрсәләр беләбез? – Бүгенге дәрескә дә Төлке туташ кунакка килгән. Ул үз исемен дөрес итеп язарга өйрәнергә тели. Аңа булышабызмы?
|
– Сүзләрдә э-е хәрефлә-рен дөрес язарга – э хәрефе – сүз башында, ә сүз уртасында һәм ахырында е хәрефе языла
Укучылар биремне үтиләр,үзләре сайлаган почмакка басалар.
Укучылар парлашып чираттан бер-берсенә фикерләрен әйтәләр
Укучылар җавабы
Укучылар табышмакларның җавапларын табалар Укучылар төлке турында белгәннәрен сөйлиләр
—
– Булышабыз |
ТБУУГ: э-е хәрефләре турындагы кагыйдәне искә төшерү
РУГГ: кагыйдәне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү
ШУУГ: үзмаксат кую ТБУУУГ: логик фикерләү КУУГ: үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү
|
IV. Уку мәсьәләсен чишү | – Бу сүзләрне иҗеккә бүлегез
– Беренче иҗекне әйтегез – Нинди сузык аваз ишетелә? – Икенче иҗектә нинди сузык аваз ишетелә? – Бу авазлар язганда нинди хәрефләр белән күрсәтелә икән? – Әйтелеше белән язылышы арасында нинди аерма күрәсез?
|
Укучылар җабавы:
төл-ке, ө-рек,сөл-ге Укучылар слайдтан сүзләрнең аваз һәм хәреф схемасын карыйлар
Укучылар нәтиҗә ясый – ө-е хәрефләрен язарга өйрәнәбез, ө хәрефе сүзнең беренче иҗеген-дә генә языла, калган иҗекләрдә ө авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла |
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру
КУУГ |
Ял минуты | Укучылар хәрәкәтләр ясый | ||
V. Яңа материалны аңлату | 1. Дәреслек белән эш
– 55 нче битне ачтык. Төлке туташның сүзләрен укып карыйк 2. Дәфтәрдә эш – Дәфтәрләрне ачтык, ма-тур язу күнегүе язабыз
– Димәк, дәфтәрләрне чиста, пөхтә тотарга кирәк – Нинди сүз өйрәнгән кагыйдәгә туры килә? |
Бер укучы кагыйдәне укый
Укучылар «Дәфтәр –укучының көзгесе» мәкален тактадан күчереп язалар. Мәкальнең мәгънәсен аңлатып, нәтиҗә ясыйлар Сүзне табып, кагыйдәгә туры килгән хәрефләр астына төсле карандашлар белән сызып куялар. Бер-берсенең эшен тикшерәләр |
ТБУУГ
ШУУГ
|
VI. Белемнәрне беренчел ныгыту | 26 нчы күнегү өстендә эш | Укучылар нокталар урынына ө-е хәрефләренең тиешлесен куеп, шигырьне күчереп язалар | РУУГ: үзконтроль, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү |
Ял минуты | Хәзер «Сүз әйт» уенын уйнап, ял итеп алабыз | Укучылар бер-берсенә туп бирәләр, тупны биргәндә [ө] авазы булган сүз әйтәләр | |
VII. Мөстәкыйль эш | Тест биремнәре
Укучыларның эшләренең дөреслеген тикшерү |
Укучылар биремне мөстәкыйль эшли | ШУУГ: үз мөм- кинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
РУУГ: эшлән-гән эшнең нәтиҗәсен билгеләү |
VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту
|
– РАФТ структурасын кулланып эшлибез
– Без, сезнең белән ике төркемгә бүленеп, плакат ясыйбыз. Рәсемнәр арасыннан бүгенге темабызга туры килгән предмет рәсемнәрен тактага куябыз, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез – Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзибез
|
Укучылар, рәсемнәрне сайлап, плакатка урнаштыралар. һәр төркемнән бер укучы сүзләрне әйтеп чыга, нәтиҗә ясый
Укучылар җөмләләр төзеп әйтә. Шул җөмләләр арасыннан берсенең схемасын тактада төзиләр |
КУУГ: коллек-тивта эшләү ШУУГ: бер-береңә ярдәм итү
ТБУУГ: җөмлә- не модельләш-терү
|
IX. Дәрескә йомгак ясау. Рефлексия | – Укучылар, без бүген нәрсә өйрәндек?
– Хәзер мин сезгә смайликлар өләшәм. Сез бүгенге дәрестәге үзегезнең эшегезне бәяләгез – Сезгә дәрес ошадымы? (Смайликларда күрсәтү.)
|
Укучылар үз фикерләрен әйтә
Укучылар бүгенге дәрестәге эшчәнлек-ләрен смайликлар ярдәмендә бәяли |
РУУГ: үз эшчәнлегеңне бәяләү
|