Урманга сәяхәт
№ 124
(II сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәне буенча класстан тыш чара)
Альбина АТЛАСОВА,
Түбән Кама районы Каенлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат. Укучыларда туган як табигатенә кызыксыну, сак караш булдыру; укучыларның урман турындагы күзаллауларын киңәйтү, табигатьне саклау хисе тәрбияләү.
Укытучы. Хәерле көн, балалар. Бүгенге кичәдә нәрсә турында сүз барачагын белү өчен табышмакларның җавапларын табыйк.
1) Яз килсә киенә,
Көз килсә, чишенә. (Агач)
2) Язын күңел күтәрә,
Җәен ышыклый,
Көзен ашата,
Кышын җылыта, —
Ул нәрсә? (Урман)
Укытучы. Дөрес, балалар. Бу – урман. Без урман буйлап сәяхәткә чыгабыз. Урман җирне матурлый, һаваны чистарта. Урманнарны җир шарының үпкәсе дип тә атыйлар.
(Ишек шакыйлар. Белмәмеш керә)
Белмәмеш. Исәнмесез, балалар. Мин – Белмәмеш. Мин берни дә белмим. Минем дә агачлар турында, урман турында беләсем килә. Мине дә үзегез белән алыгыз әле.
Укытучы. Алабызмы, балалар? Урманга барганчы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Белмәмеш син кагыйдәләрне игътибар белән тыңла. Бу кагыйдәләрне һәркем белергә һәм үтәргә тиеш.
1 нче укучы: Урманда чәчәкләрне өзәргә, агач ботакларын, куакларны сындырырга ярамый. Таныш булмаган гөмбәләрне яисә агулы гөмбәләрне тибеп-таптап йөрергә ярамый. Аларның бик күбесе урманда яшәүче җәнлекләр өчен дару була.
2 нче укучы. Кош ояларына кагылырга ярамый. Кош ояларына кеше кагылса,ояда утырган әнкә кош оясын бөтенләйгә ташлап китә. Ояда калган кош йомыркалары яисә кош балалары һәлак булырга мөмкин..
3 нче укучы. Кырмыска ояларын туздырырга ярамый. Югыйсә, кырмыскалар, салкыннар башланганчы өйләрен төзәтеп бетерә алмыйча, һәлак булырлар.Урмандагы җәнлекләрне һәм кошларны тотып өйгә алып кайтырга ярамый. Алар кыргый хайваннар. Аларның өйләре – урман.
4 нче укучы. Урманны пычратырга ярамый. Урман һәрвакыт матур булсын өчен анда чүп-чар ташларга кирәк түгел.
Укытучы. Әйдәгез, юлга кузгалабыз. Җырлап барсак юлыбыз кыскарак булыр.
(Әхмәт Рәшитов сүзләренә, Луиза Батыр-Болгари музыкасына “Кояшлы ил” җырын башкаралар.)
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.
(Тактада урман күренеше күренә.)
Укытучы. Менә, балалар, урманга килеп тә җиттек. Зинһар, урманда кычкырышмагыз, шаулашмагыз. Урман – ул күп кенә кыргый хайваннарның йорты. Без тавышлансак, аларга комачауларбыз, аларны куркытырбыз.
5 нче укучы.
Менә авыл урманы:
Һәркем ярата аны.
Монда бик күп агачлар,
Сайрыйлар сандугачлар.
Белмәмеш.
Ай-яй, бик куе урман,
Ничек болай зур булган?
Мин йөрергә дә куркам.
Күп төрле агачлары, —
Ничек диләр аларны?
Укытучы. Әйдәгез, балалар, Белмәмешне агачлар белән таныштырыйк әле.
6 нчы укучы. Имән – иң нык агачларның берсе. Имән 30 – 40 метрга кадәр үсә. Аның яшәү озынлыгы 300 елдан алып 400 елга кадәр булырга мөмкин. Имәнне төзелеш материалы итеп кулланалар. Чөнки ул черүгә тиз бирешми.
7 нче укучы.
Ә менә бусы – каен.
Үсә һәр урман саен.
Үсә бик озын буе,
Ак кәгазь кебек тузы.
Каеннның озынлыгы 30 метрдан алып 45 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ә кәүсәсенең юанлыгы метр ярымга кадәр була ала. Каен агачы йомшак агачлардан санала. Бу агачтан фанера, чаңгылар, агач уенчыклар, шкатулкалар әйбәт ясала. Каен бөресеннән һәм чәчәкләреннән дару ясыйлар. Каен агачы иң матур агачларның берсе. Аның турында җырлар да җырланыла. (Укучылар “Ак каен” җырын башкаралар (З.Ярмәки сүзләре, халык көе)
Яфрклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар,.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә,
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә..
8 нче укучы.
Ә менә бусы – юкә.
Юкә ул чәчәк төсле
Һәрвакытта хуш исле.
Бал кортлары киләләр,
Аңа безелдәп кенә,
Иң тәмле балын җыеп
Алып киләләр безгә.
Юкә агачы – бик яхшы агач. Аның яфраклары йомшак, чәчәге хуш исле, ботаклары як-якка таралып үсә, юкә агачы күләгәсе астында салкынча була. Бал кортлары юкә чәчәгеннән хуш исле бал җыялар. Кешеләр юкәнең чәчәген дару итеп кулланалар.
1 нче укучы.
Ә менә бусы чыршы.
Чыршы була ылыслы.
Яшел ул кышын, җәен,
Арттыра урман ямен.
Чыршының биеклеге 100 метрга кадәр булырга мөмкин. Чыршы агачыннан ясалган скрипкаларның тавышлары аеруча матур була. Чыршы кәгазь, картон ясау өчен әйбәт материал Чыршының өлгергән орлыклары урман кошларына һәм кимерүчеләргә яхшы азык.
Белмәмеш.
Агачлар зур үссеннәр,
Күп булып үрчесеннәр,
Ямь бирсеннәр урманга.
Урман кешеләргә – файда.
Укытучы. Күрдеңме инде, Белмәмеш, урманда күп төрле агачлар үсәләр. Агачлардан тыш монда тагын күп төрле куаклар, гөмбәләр, чәчәкләр, җиләкләр үсә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең “Шүрәле” әкиятенең башында урман турында болай дип язган:
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Урманда җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга ярый. Ләкин чәчәкләрне өзәргә, ботакларны сындырырга, урман җәнлекләрен кыерсытырга ярамый. Урмансыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Урман безгә бик күп нәрсәләр бирә. Нәрсәләр бирә соң ул безгә?
2 нче укучы. Урман безгә өйләр бирә, өстәл-урындыкларны, карандаш-линейкларны, чана-чаңгыларны агачтан ясыйлар. Без укыган китаплар, без яза торган дәфтәрләр барысы да агачтан ясала. Хәтта агачтан тукыма да ясыйлар. Димәк, агач безне киендерә дә.
3 нче укучы.
Безнең урман – урман менә,
Аңа җитү кайда ул!
Моңлы да ул, шомлы да ул,
Серле дә ул, бай да ул.
Аланнары табын кебек,
Рәхәтләнәм сыена:
Җиләк дисәң, учлап сипкән,
Гөмбә дисән, җый гына!.
Укытучы. Урманда йөреп ардык. Азрак ял итеп алырбыз, “Аю-бүре” уенын уйнарбыз.
(Аю-бүре” уенын уйныйлар. Бер бала аю (бүре) булып читкә баса. Калганнары урманга “җиләк җыярга” китәләр. )
Укытучы. Дуслар, кая барасыз?
Балалар. Кара урманга барабыз.
Укытучы. Кара урманда нишлисез?
Балалар. Кура җиләк җыябыз.
Укытучы. Җиләк белән нишлисез?
Балалар. Җиләктән как коябыз.
Укытучы. Бүре килсә нишлисез?
Балалар. Урман буйлап чабабыз. (Җырлыйлар)
Җиләк җыям, как коям,
Дәү әнигә бүләккә,
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
(Бүре яшеренгән җиреннән чыга, балаларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була)
Белмәмеш. Карагыз әле, нинди матур чыршы! Бу чыршыны Яңа ел бәйрәменә кисеп алып кайтсаң әйбәт була инде.
4 нче укучы. Юк, Белмәмеш, алай эшләргә һич тә ярамый. Чыршының сүзләрен тыңлап кара әле.
Чыршы сүзе (Җәүдәт Дәрзаман)
Сез Яңа ел каршылыйсыз,
Сезнең өчен яңа ул.
Ылыслардан шәмнәр булып
Минем гомер яна ул!
Шулай минем йөрәк яна
Яңа елга кергәндә,
Балта-пычкы тотып килгән
Кешеләрне күргәндә.
Сезгә бәйрәм! Әйлән-бәйлән!
Уйныйсыз да көләсез.
Ә бит юкса, кисү белән,
Үләсемне беләсез.
Ә барыбер көләсез…
Бу соравым – әйләнәмдә
Җырлап йөргән җырчыга:
Сезнең чыршы бәйрәмегез
Бәйрәм микән чыршыга?!
Бәйрәм түгел чыршыга…
Укытучы. Кешеләр декабрь аенда никадәр чыршыларны кисеп, табигатькә зыян китерәләр. Агачны кисүе бик тиз, ә агач үссен өчен ничәмә еллар кирәк. Без барыбыз да чыршы кисә башласак, урманда чыршы калырмы соң? Киселгән чыршы бәйрәм көннәрендә генә өйдә утыра, аннары аларны кешеләр чыгарып ташлыйлар. Иң яхшысы: кибеттән ясалма чыршы алып кую. Ясалма чыршыны бәйрәм үткәч җыеп куеп, берничә ел дәвамында кулланырга була. Ә кечкенә чыршылар урманда зур булып үсәргә тиеш. Менә шул турыда җыр башкарыйк әле.
(Дина Мигдал көе һәм сүзләренә чыршы турында җыр башкаралар)
Ёлочке не холодно зимой.
Я узнала маленький секрет:
Ёлочке не холодно зимой!
И не надо ёлочку, маленькую ёлочку
Забирать к себе домой.
И не надо ёлочку, маленькую ёлочку
Забирать к себе домой!
Я узнала маленький секрет:
Ёлкам очень весело в лесу.
Маленькие ёлочки, маленькие ёлочки
Я от вырубки спасу.
Маленькие ёлочки, маленькие ёлочки
Я от вырубки спасу!
Маленькие ёлочки мои
Стать большими елями хотят.
Пусть они в лесу растут,
Новый год встречают тут
Много-много лет подряд.
Пусть они в лесу растут,
Новый год встречают тут
Много-много лет подряд!
Вы узнали маленький секрет:
Ёлочкам не холодно зимой!
И не надо ёлочки, маленькие ёлочки
Забирать к себе домой.
И не надо ёлочки, маленькие ёлочки
Забирать к себе домой!
Укытучы. Нинди матур җыр! Чыршыларның да, башка агачларның да үсәселәре килә. Агачлар үсә икән, димәк урман яши. Ә кешеләр урманнарны кисеп табигатькә зур зыян салалар. Урманнар киселгән җирдә кырлардан мул уңыш алу кими, инешләр юкка чыга, елгалар саега. Ә инде урманда яшәүче хайваннар бөтенләй юкка чыгарга мөмкиннәр.
Илебез урманнарга бик бай. Безнең илдә ылыслы урманнар да, киң яфраклы урманнар да, катнаш урманнар да бар. Урманы булгач, агачлары күп булгач, урманны кисүчеләр дә бар. Кеше үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә урманнарга зур зыян китерә: урман урынына заводлар төзи, карьерлар казый. Кеше урманны кысрыклый, юкка чыгара.
5 нче укучы (Шәүкәт Галиевның “Кеше урман кисә” исемле шигырен укый).
Кеше урман кисә.
Кеше урман кисә…
Алдан-арттан кисә,
Уңнан-сулдан кисә.
Кисә, һаман кисә,
Бигрәк яман кисә,
Кеше урман кисә.
Эшләр кайнап тора,
Балта уйнап тора!
Ә кәккүк кычкыра,
Моңаеп кычкыра –
Урман бетә, дип,
Ниләр көтә, дип…
Кеше тыңлап ттора,
Кеше сорап тора:
– Күпме яшәрмен,
Кәккүк, санап кара?
Кәккүк болай дип
Әйткән шул чакны:
– Яшәрсең урман
Яшәгән чаклы…
Балта туктап тора,
Кеше уйлап тора…
Укытучы. Хөкүмәтебез урманнарны саклар өчен төрле чаралар кабул итә. Урманнарны рөхсәтсез кисүләрне тыялар, киселгән урыннарга яңа урманнар утырталар. Ә урман бик игелекле. Ул безгә агачлар, үләннәр, чәчәкләр бүләк итә. Әгәр дә без йөргән урманны начар кешеләр таптап, сындырып бетермәгән булсалар, ул әле безгә күп итеп төрле-төрле җиләк-җимешләрен, чикләвекләрен, гөмбәләрен дә бирә. Урманны тыңлый белергә, анда үсүчеләргә, яшәүчеләргә мәрхәмәтле булырга кирәк.
Белмәмеш. Рәхмәт сезгә. Мин урман турында күп нәрсәләр белдем. Урман безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Урманнар – табигатебезнең иң гүзәл урыннары. Безгә дә урманнарны саклауга үзебезнең өлешне кертә алабыз. Моның өчен урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк, агачлар утыртуда катнашырга кирәк.
(Айдар Минһаҗев сүзләренә, Әлфия Һадиева музыкасына “Гүзәл туган ягыбыз” җырын башкаралар”)
Гүзәл туган ягыбыз
Кая гына юнәлсәк тә,
Юлыбыз көлеп тора,
Рәхәтебезне курегез,
Әйдәгез, диеп тора.
Кушымта:
Искитәрлек гузәл бит ул
Туган ягыбыз.
Бәхетле шул, әй бәхетле
Балачагыбыз!
Әкияттәге шикелле
Чәчәкләре, гөлләре.
Сыйланыгыз, дип җиләкләр
Кулга төшә үзләре.
Кушымта.
Бер дә туеп булмый икән
Коенып суларыңда
Рәхмәт сиңа, туган ягым,
Безнеке булганыңа.
Кушымта.