Табигатьтәге күптөрлелек. Табигатьнең кешеләр өчен әһәмияте

№ 123

(Әйләнә-тирә дөнья. III сыйныф)

Гөлшат ТАҖИЕВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: табигатьнең гаҗәеп күптөрле булуын дәлилләү.

Бурычлар:

– табигатьтәге күптөрлелек, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру;

–укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән танышуны дәвам иттерү;

– күзәтүчәнлек, нәтиҗә чыгара белүне үстерү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

ШУУГ: уку материалына танып-белү кызыксынучанлыгы формалаштыру; табигатьне сакларга кирәклеген аңлау.

ТУУГ: төп мәгълүматны аеру, нәтиҗә чыгара, укылган яки тыңланган

мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү, тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, сүзлекләр, электрон  ресурслар  куллану.

КУУГ: монолог, диалог төзи белү, фикерләрне төгәл җиткерә белү.

РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру, эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләм.

Эшне оештыру төрләре: индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, сынлы сәнгать, рус теле.

Җиһазлау:  сюжетлы рәсемнәр (табигать күренешләре), компьютер, экран, проектор, презентация, магнитофон, тест, карточкалар, рәсемнәр, кроссворд, плакат, схема (кластер), кәрзин, үзбәягә карточкалар.

Материал: дәреслек (Плешаков А.А. Әйләнә-тирә дөнья, 1кисәк, 3 класс, 4 – 7 битләр.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру.

Эшкә кызыксыну тудыру

Максат:

укучыларда дәрескә кызыксындыру тудыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

–Хәерле  көн, укучылар!

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә.

Матур кызлар, менә дигән  егетләр! Сез дәрескә  әзерме?

Күзләр белән бер-беребезне  сәламлик әле

 

 

 

 

 

 

 

 

Әйе

 

Матур итеп, бер-берсенә  карап елмаялар

Дежур укучы рапорты
II. Актуальләштерү

Максат:

үткән темаларны искә төшерү   һәм кабатлау

–Үткән ел өйрәнгән темалар буенча алган белемнәрне искә төшерү

ТЕСТ

Кушымта 1

Тестлар эшлиләр

Үзбәя өчен критерийлар:

хатасыз эш – «5» ле

1 – 2 хата булган эшкә – «4» ле

3 – 5 хата булган эшкә  –«3» ле

эшләнмәгән эш – «2» ле

Кроссворд  чишү.

– Тактага карагыз. Кроссворд буенча эшләп алырбыз. Монда бер сүз, безгә шуны табарга кирәк. Әйдәгез, шул кроссвордны чишик һәм дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез турында белербез. Сүзләрнең тәрҗемәсен хәрефләп, шакмакларга язабыз

б о л ы т  
      к а з  
  б а л ы к
к и ш е р  
б ә р ә ң г е  
  һ а в а  
  т а ш  
к ә г а з ь    

 

Сүзләрне укыйлар, тәрҗемәсен язалар:

Рәсемле карточкалар:

 

111111ОБЛАКО

 

 

 


1. Облако – болыт

2. Гусь – каз

3. Рыба –  балык

4. Морковь – кишер

5. Картофель – бәрәңге

6. Воздух – һава

7. Камень – таш

8. Бумага – кәгазь

 

– Димәк, бүген нәрсә  турында сөйләшәбез? – Табигать турында
III. Уку мәсьәләсен кую

Максат: яна материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

– Ә нәрсә соң ул табигать?

Бу сорауга фикерегезне мин биргән карточкаларга язасыз. Язган карточкаларны кәрзингә саласыз.

«Кәрзин» ысулы (критик фикерләү технологиясе)

631

– Дәрес ахырында сез язганнарны укырбыз.

Карточка

 

Нәрсә ул табигать?

Табигать ул-…….

«Табигать тавышлары» аудиоязмасы яңгырый.

– Без барыбыз да –табигать балалары. Табигать ул –безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра. Ул безне сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра. Дөньяны яшәтүче тиңдәшсез Кояш һәм болын чәчәкләре өстендә уйнап очучы күбәләкләр; төнге күкнең серле йолдызлары һәм җир өстен каплап үскән хәтфә үлән; иксез-чиксез дәрьялар һәм үзләре кечкенә генә, ләкин эшчән кырмыскалар… Болар барысы да –табигать. Мондый күптөрлелек кемне генә сокландырмый һәм гаҗәпләндерми

 

 

 

 

 

Укытучыны тыңлыйлар

– Дәресебезнең темасы: «Табигатьнең күптөрлелеге һәм табигатьнең кешеләр өчен әһәмияте»  

 

Бергә дәреснең темасын атыйлар

– Роберт Миңнуллинның «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» дигән сүзләре дәрескә эпиграф булыр. Дәфтәрләргә дә язып куярбыз  

 

 

 

 

 

Дәфтәрләрдә эш

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: үз фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп җиткерә белергә өйрәтү

– Укучылар, бүген сөйләшә торган табигать сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шулар белән танышып китик әле. Экранда китерелгән билгеләмәләр белән танышалар, кычкырып укыйлар:

1. Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материал дөнья. Җир планетасы.

2. Характер.

3. Өстен көч, Тәңре (Ходай) мәгънәсендә.

4. Билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы климаты

Дәреслек буенча эш (1 нче кисәк, 4 – 5 битләр) 1. Уку күнегүләре: абзацлап, бүлеп уку

2. Калын хәрефләр белән язылган җөмләне дәфтәрләргә язу.

– Сез ничек уйлыйсыз, бу Җир байлыкларын барсын да нинди тылсымлы бер урында очратып була икән соң?

 

Күзләрне йомып, башларны партага кул өстенә салып, урман тавышлары чыгарган аудиоязманы, укытучы укыган шигырьне тыңлыйлар

 

Башны күтәрәләр, УРМАН сүзен әйтәләр.

Слайдта урман рәсеме күрсәтелә.

Шигырь уку:

Шаулый анда һәрбер агач

Көчле җилләр искәндә,

Үләнендә пешә җиләк

Кояш нуры төшкәндә.

Ямьле язлар килү белән

Чут-чут сайрыйлар кошлар,

Тиен керпе, бүре, куян

Йөриләр бер сукмактан.

– Урманда тагын үсемлек һәм хайваннардан башка тагын нәрсә очратырга була? Җәй көне без урманга нәрсә җыярга барабыз? Укучыларның фикерләре

Слайдта  рәсем (Урманда гөмбәләр)

– Урманда гөмбәләр ни өчен кирәк?

Яңа мәгълүмат: черемә ясарга булыша

Укучылар фикере
– Урман нәрсә ул?

Урман ул – үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнар бергәләшеп уртак тормыш белән яшәүче табигый бергәлек

Укытучы әйткән җөмләләрне дәфтәрләргә язу
Шушы бергәлекне зур төркемнәргә- патшалыкларга бүләләр.

– Дәфтәрләргә язылганны кабат укып чыгып, КЛАСТЕР төзик

КЛАСТЕР

 

 

– үсемлекләр патшалыгы

– хайваннар патшалыгы

– гөмбәләр патшалыгы

– бактерияләр патшалыгы

– Яңа сүз – БАКТЕРИЯ. Алар – бик кечкенә генә организмнар. Алар бөтен җирдә – суда, һавада, хәтта авыз эчендә яшиләр. Алар бик вак, микроскоп ярдәмендә генә күрергә була.  

 

 

 

Микроскопны күзәтәләр

Ял минуты Бергәләшеп, җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә,

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи,

Күбәләкләр очалар.

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган,

Тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып,

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына арылган.

Бару хәрәкәтләре

 

Уң кулларны өскә күтәреп селкиләр.

Кулларын як-якка җәеп селкиләр.

Кулларны өскә күтәреп селкиләр, шул вакытта башны да хәрәкәтләндерү.

Чүгәләп йөриләр

 

Торалар, өскә карыйлар

Атлыйлар

Акрын гына урыннарына утыралар

V. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Максат: куелган уку мәсьәләсенә җавапны  команда белән чишү юлларын эзли белергә өйрәтү

– Хәзер мин, Энҗе Авзалованың  шигырен укырмын. Шигырь «Бу гүзәллек яшәрме?» дип атала. Шигырьне игътибар белән тыңларга кирәк һәм аның биргән сорауларын истә калдырырга тырышыгыз:

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

– Нинди матур шигырь, минем белән килешәсездер. Күпме сорау? Нинди сораулар? Тиз генә тикшереп алыйк, бер-беребезгә ярдәм итик

 

 

 

Укучылар шигырьне игътибар белән тыңлыйлар, укытучы биргән биремне язып барырга да мөмкин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сорауларны санап чыгалар.

Иптәшләре әйтеп бетермәгәнне тулыландыралар

– Авторга кушылып, минем дә сезгә, укучыларым, бер сорау бирәсем килә:

– Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?

 

 

 

Укучыларның фикерләре

– Хәзер аз гына уйнап алырбыз. Диалог формасында телдән җавап.

Сез, экология белән кызыксынучы укучылар буларак, журналистка интервью бирәсез.

 
– Нәрсә соң ул ЭКОЛОГИЯ?

– Экология ул – йорт турындагы фән. Безнең искиткеч зур һәм шул ук вакытта кечкенә генә планетабыз бөтен кешелек өчен уртак йорт булып тора.

 
– Хәзер класс өч төркемгә  бүленә.

1 нче төркем сорауларга җавап бирә, димәк  ИНТЕРВЬЮ.

 

 

 

 

 

 

Үзбәя

Бер укучы – эколог. Ул тулы, матур, анлаешлы җаваплар бирә. Команда булыша.

Икенче укучыбыз – журналист. Кулындагы сорауларны аңлаешлы итеп укып, җавапларны рәхмәт әйтеп кабул итә

 

Сораулар:

-Бүгенге көндә төп экологик проблема нинди?

-Табигатьне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Мәктәп укучылары нинди акцияләр (күмәк эшләр) үткәрәләр?

-Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк?

-Чиста табигать өчен кем җаваплы?

 

 

 

 

 

 

 

 
2 нче төркем тыңлый-тыңлый проект эше, плакат ясый

 

 

Үзбәя

Конвертта бирелгән  материалны (рәсемнәр, сүзләр, сүзтезмәләр) үзләре теләгәнчә плакатка ябыштыралар
3 нче төркем дә тыңлап, бирелгән рәсемне буяу эшен башкара

Үзбәя

Буялырга тиеш рәсемнең төсләре тиз генә уйланылып, матур, тигез итеп буяла
– Укучылар, 2 нче һәм 3 нче төркемнәргә эшләрне интервью тәмамланганчы  эшләп бетерү кирәк булачак  
– Афәрин, укучылар өч төркем дә бик тырышып эшләрне башкарды.

– Бирелгән интервью, чыгарган газетабыз, ясалган рәсемебез нинди теманы яктырта?

 

 

 

 

– Табигатьнең кешеләр өчен әһәмияте һәм аны саклау – безнең бурычыбыз

– Бик дөрес. Шушы фикерегезне ныгытып, дәреслекнең 6 нчы битендәге текстны укыйбыз  

Укучыларның уку күнегүләре

– Дәрес башында куйган «Нәрсә ул табигать?» соравына җавап биреп, кәрзиннәргә салган идек. Хәзер шуларны алып укып карыйк әле. Дәрес башында табигать турында.безнең нинди фикерләр булды икән?  

 

 

 

 

Кәрзиннән сорауга җавап язылган карточкаларны алалар һәм укыйлар

Сюжетлы рәсемнәр буенча эш. (табигать күренешләре чагылдырылган рәсемнәрне күзәтү)

– Дәресебезнең эпиграфын искә төшереп, бирелгән рәсемнәрне күзәтик әле. Анда язылган сүзләргә туры киләме?

 

 

 

 

Эпиграфны укыйлар:

«Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым».

– Әйе, без бу фикер белән килешәбез. Матурлыкны, сафлыкны бөтенебез дә тырышып сакласак, якласак, табигатебез рәсемдәге кебек булачак

– Әйе, табигать гүзәл, матур, ләкин аны сакларга кирәк.

«Табигатьне ничек сакларга кирәк?» дигән сорауга фикерләрегезне тыңлыйк.

(Класс ике төркемгә бүленә.)

– Плакатка үз фикерләрегезне язарга кирәк

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзбәя

 

 

Плакатка язалар

Табигатебез матур һәм чиста булсын өчен ….
Нишләргә кирәк Ярамый (нишләмәскә кирәк
Урманнарны сакларга Агачларны сындырмаска
Кошларга оя ясарга Теләсә кая чүп ташламаска
Чәчәкләр үстерергә Кош ояларын туздырмаска
Табигатьне сакларга Чәчәкләрне өзмәскә
Чишмәләрне карарга Елга буйларын пычратмаска
Агачлар утыртырга Хайваннарны табигатьтән аермаска

 

– Димәк, табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Сез, укучылар – безнең киләчәгебез. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз. Табигатьне яратыгыз  
VI. Рефлексив бәяләү

Максат: эш барышында үз-үзләренә бәя бирә белүләрен үстерү

– Ярар, укучылар, бүгенге дәрестә өйрәнгән материалны ныгытып, СИНКВЕЙН төзеп карыйк. Синквейнны ни икәнен беләбез. Ул биш юллык рифмалашмаган шигырь юллары.

Синквейн темасы: табигать

 

 

 

 

Үзбәя

1нче юл. Табигать

2 нче юл (2 сүз сыйфат) Гүзәл, бай

3нче  юл (3 фигыль)

Яшәтә, туендыра, саклый

4 нче юл (җөмлә яки сүзтезмәләр, әйтемнәр 4 сүздән тора)

Табигать гүзәлле, могҗиза, тылсым

5 нче юл (1 нче юлга синоним)

Йортыбыз

Төзелеп беткән шигырь юлын укып күрсәтәләр

1. Дәрескә йомгак ясау Мин дәрестә … белдем

Миңа дәрестә… ошады

Мин үземне … мактый алам

2. Бәяләү Укучылар үз эшчәнлекләренә  бәя бирәләр
3. Өй эше:

1. «Табигать – безнең әйләнә-тирәбез» дигән темага хикәя язарга.

2. Дәреслекнең 6 – 8 нче битләрен укырга, сорауларга җавап бирергә

Өй эшләрен язып алалар
«Табигатьне саклагыз! (З.Минһаҗева сүзләре, В.Әхмәтшин көе) җыры янгырый, экранда акрын кына табигать күренешләре чиратлаша Укучылар, җырга кушылып, җырлап, презентацияне карыйлар

 

КУШЫМТА  1

Тема. Табигать.

1. Нәрсә ул табигать?

а) кеше кулыннан ясалган әйберләр; ә) безне чолгап алган һәм безнең ихтыярдан башка тереклек итүче әйберләр; б) безне чолгап алган барлык әйберләр.

2. Табигать нинди була?

а) тере табигать һәм тере булмаган табигать; ә) тере табигать кенә була.

3. Тере булмаган табигатькә нәрсә керә?

а) карга; ә) өстәл; б) кар.

4. Нокталар урынына сүзләр куй.

Үсемлек тамырлары … сулыйлар. Алар туфрактан … һәм анда эретелгән … суыралар.

5. Хайваннар – алар …

а) кошлар, бөҗәкләр, балыклар, кәлтә еланнар, еланнар, ташбакалар, бакалар, суалчаннар;

ә) кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, кәлтә еланнар, еланнар, бакалар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

б) кешеләр, кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

6. Кайсы хайван – балык?

а) дельфин; ә) бегемот; б) карп.

7. Кайсы хайваннар үсемлекләр белән туклана?

а) сыер, бегемот, жираф; ә) бүре; төлке, кабан дуңгызы; б) поши, тюлень, кит.

8. Әгәр кешеләр төлкеләрне юк итсәләр, «арыш-тычкан-төлке» чылбыры белән нәрсә булыр?

а) тычканнар күбәер, уңыш кимер; ә) тычканнар күбәер, уңыш артыр; б) башта тычканнар артыр, ә аннан соң, уңыш кимеп, тычканнар да азаер.